Татар китабы йортында «Язучы портфеле» күргәзмәсе ачылды. Анда татар язучыларының уникаль шәхси әйберләре белән танышырга гына түгел, иҗат мохитендә калу мөмкинлеге дә бар.
«Язучы портфеле» – язучының иҗат серләрен ачарга ярдәм итүче, әдипнең иҗади мохитен тоярга мөмкинлек бирүче күргәзмә. Күргәзмә бер генә авторга багышланмаган. Анда төрле язучыларның шәхси әйберләрен күрергә була: Гаяз Исхакыйның Төркиядән кайтартылган эш өстәлен, Габдрахман Әпсәләмов белән Әмирхан Еникинең күзлекләрен, Мөхәммәт Мәһдиев сәгатен... Нурихан Фәттахның язу машинкасында хәтта туган фикерләреңне ак кәгазьгә төшерергә була.
.jpg)
– Музейларда язучыларның типик атрибутлары бар: күзлек, каләмнәр, кулъязмалар. Бик күп язучылар буенча шундый форматтагы коллекцияләр бар безнең. Шуңа күрә Шәриф Камалның портфеленә карап, без мондый портфель белән бәйле күргәзмә ачарга кирәклеген аңладык.
Әмма аның максаты язучыларның аксессуарларын күрсәтү иде. Иң җайлы вариант – аларны витринага тезеп чыгарга да, ябып куярга. Ләкин без башкача эшләргә булдык. Һәм менә музеебыз хезмәткәрләре безнең өчен типик булмаган күргәзмә ясады.
Форматы ачып куелган портфельне хәтерләтә ул: язучы өенә кайткан да, кабинетында сумкасыннан эш коралларын чыгарып куйган. Минемчә, язучының эш дөньясын да, күңел лабораториясен дә күрсәтә ул. Һәм бу күргәзмә безнең музейның да холкына туры килә торган мемориаль. Иң мөһиме: без музей булып та калдык, интерактивлык та бар. Гаяз Исхакыйның өстәлен күптән күрсәтергә теләгән идек. Әлеге күргәзмәдә ул да бар. «Бу бүлмәдә язучылар, галимнәр турында сөйләячәкбез», – диде музей директоры Айдар Шәйхин.
.jpg)
Чынлап та, күргәзмә оештырылган бу бүлмәгә кергәч, язучы моннан яңа гына чыгып киткән кебек. Күргәзмә әнә шундый атмосфера тудырып эшләнгән. Һәм бу сихри атмосферага килеп, креслога (язучы әле генә торып киткән) утырып китап укырга, архив документлары белән танышырга һәм Нурихан Фәттахның язу машинкасында берәр әсәр тудырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк