Логотип
Мәдәният

«Ак пароход»: күңелгә барып җитә алмаган фаҗига. Әллә без боланда ике центнер ит күрүчеләр генәме?!

Кариев театрында күптән көтелгән вакыйга: республиканың иң кәттә режиссерларының берсе Айдар Җаббаров Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» әсәрен сәхнәләштерде. Инсценировка авторы – режиссерның аерылгысыз иҗатташы Резеда Гобәева.

«Ак пароход» – көчле генә түгел, психологик яктан авыр, катлаулы әсәр. Аның үзәгендә балаларның олылар дөньясына каршы торырлык көчләре булмавы, әкият белән чынбарлыкның бәрелеше, матурлыкны күрә белү белән аны файдага гына кайтарып калдыру арасындагы аерма ята.

Айтматовның малай герое исемсез. Ул олылар дөньясында ялгыз. Аның әтисе юк, әнисе бәхет эзләп ташлап киткән. Үзе дә бер мескен булып яшәгән Момун бабасыннан кала малайның якын кешесе юк. Шуңа күрә ул үзенә икенче бер дөнья төзи. Анда әтисе ак пароходта йөзә, аның янына кайта, малай балыкка әйләнеп, әтисе янына китә ала; ә бабасы сөйләгән Мөгезле Болан-Ана турындагы риваять бу дөньяның изге өлешенә әверелә. Әкият – малайның уены гына түгел. Ул аның чынбарлыктан саклану чарасы.

Айдар Җаббаров спектакленең төп режиссерлык ачышы да, минемчә, нәкъ менә шунда: режиссер Болан ана турындагы риваятьне читтә, «әкият эчендәге әкият» итеп калдырмый. Ул аны спектакльнең актив өлешенә әйләндерә. Резеда Гобәева моның өчен Айтматов әсәренә яңа әкиятләр дә өсти. Бу спектакльгә үзенә күрә икенче бер сулыш бирә.

Малайның әкиятләре олыларның ямьсез дөньясыннан тын алырга мөмкинлек бирә. Орозкулның рәхимсезлеге, Бикәйнең газаплары, Момунның мескенлеге арасыннан кинәт башка дөнья ачыла. Анда матурлык бар, тылсым бар, өмет бар, гаделлек бар. Тамашачы да малай белән бергә шул дөньяга кереп китә. Ләкин спектакльнең төп каршылыгы да шунда туа. Әкият дөньясы киңәйгән саен, чынбарлыкның рәхимсезлеге бераз ерагая.

Спектакльнең сценографиясе инде традицион. Айдар Җаббаров белән рәссам Булат Ибраһимов үзләренең таныш эстетик телләренә тугры калганнар: кара сәхнә, минималь декорация, анда-санда гына урман мүкләре. Бу бушлык малайның дөньясына да, спектакльнең гомуми атмосферасына да туры килә.  Музыка да салмак кына агып тора. Ул авыр вакыйгаларны басынкыландыра, аларга кычкырып бәя бирми. Кайчак ул хәтта малайның әкиятләреннән ишетелгән кебек тоела.

Малай мәктәпкә барырга җыена. Бабасы кантонга килгән кибет машинасыннан мәктәп портфеле алып бирә. Сәхнә буйлап сатучы ролен башкарган Муса Камаловның йөк машинасы тәгәрмәчен әйләндереп килүен күз дә алмый карап тордык. Малай ролен Инсаф Хәләүтдинов башкарды. Роленә махсус үзенчәлек итеп баланың «р» авазын әйтә алмавы алынган. Спектакль буе сәхнәдә булган геройның текстын шушы үзенчәлек белән сөйләп чыгуы җиңел булмагандыр. Ләкин «р» авазын әйтә алмаудан тыш, малайның эчке дөньясы миңа тулысынча ачылып бетмәде. Аның ихласлыгы, куркуы, олылар дөньясыннан качып үзенә әкият төзүе, шул әкияткә чын-чынлап ышануы йөзендә дә, карашында да җитәрлек дәрәҗәдә күренмәде кебек. Ә бит спектакльнең бөтен фаҗигасе ахыр чиктә шушы баланың күзләре аша узарга тиеш түгелме?

Ә менә Балтек кушаматлы эт – спектакльнең чын табышларының берсе. Илназ Хәбибуллин ике сәгать ярым бер сүз дә әйтмәде. Ләкин шул вакыт эчендә ул этнең бөтен дөньясын төзеп өлгерде. Сулыш алуларына, хәркәтләренә, карашына кадәр – барысы да этнеке. Әйтерсең, сәхнәдә күренмәгән чакта Илназ театр тирәсендә берничә кат йөгереп әйләнеп керә. Шәп уен иде. Кызык, кешелек дөньясы турында шулкадәр авыр спектакльдә иң табигый булып этнең уены килеп чыга. Бәлки, моның сере дә шундадыр: Балтек үзен аңлатырга тырышмый. Ул бары тик яши, сизә, курка, шатлана, хуҗасына иярә.

Шәхсән мин спектакльгә Альбина Гайзуллина өчен дә барган идем. Спектакльдә катнашуын белгәч, күңелем белән аңа Бикәй ролен биреп тә куйган идем. Бу образны спектакльнең бер үзәге итеп күз алдына китердем. Айтматов әсәрендә Бикәйнең фаҗигасе бик мөһим. Ул ире – тиран Орозкулдан кыйналып яшәүче бәхетсез хатын. Бала таба алмавы да аның шәхси фаҗигасе генә түгел – иренең аңа карата рәхимсезлеген арттыручы сәбәп тә. Бала таба алмавында ул үз-үзен гаепләп яшәүче дә (монысы иң зур фаҗигасе!) Иң мөһиме: Бикәйнең язмышы Момунның да, малайның да язмышы белән бәйләнгән. Спектакльдә исә Бикәй бу үзәклектән читтәрәк кала кебек. Альбина Гайзуллина үзеннән таләп ителгәнне бик яхшы башкара, әмма образның потенциалы зуррак. Аның газапларын, чарасызлыгын, Орозкулга бәйле булуын тирәнрәк ачарга мөмкинлек бар иде кебек. Бикәйнең фаҗигасе көчлерәк күренгән булса, малайның ахыргы фаҗигасе дә башкача яңгырар иде. Чөнки бу тормыштан бала гына түгел, олылар да котыла алмый.

Орозкул ролендә Илнар Низамиев. Әсәрдәге бу персонаж – көнкүрештәге явызлыкның, көчсезгә көч күрсәтүнең иң тупас чагылышларының берсе. Спектакльдә ул бераз башкача кабул ителә. Ниндидер дәрәҗәдә затлырак та, хәтта йомшаграк та. Бу актерның шәхси сыйфатлары белән бәйле дип уйлыйсым килми. Сәхнәдәге образ – актерның шәхесе түгел, режиссер һәм актер бергә төзегән дөнья. 

Әлбәттә, спектакльнең иң матур образларының берсе – Болан-Ана. Алсу Фәйзуллина аны нәзәкатьле дә, затлы да, вакыт-вакыт уенчак итеп тә тудырган. Башындагы бер метрлы мөгезләре генә дә түгел, боланның бөеклеген күрсәтү өчен махсус таякларга басып озынаюы, шулар белән сәхнә буйлап йөрүе дә истә кала. Ул болан кебек мөгерәмәде. Үзенә хас бормалы, музыкаль тавышлар чыгарды. Болан-Ана спектакльдә риваять кенә түгел. Ул – тере образ. Бу яктан караганда, режиссерның карары уңышлы: малай өчен әкияттәге изге зат чынбарлыкта да яши башлый. Ләкин Болан-Ананың шулкадәр мөстәкыйль булуы спектакльнең төп драматик үзәгенә дә йогынты ясый.Тамашачы кайчак малайның язмышын түгел, Болан анасының эстетикасын, аның әкияләрен күзәтә башлый, хәтта бераз фикер чуалып китә. Ә финалда Болан-Ананың үлеме безне тетрәндерергә тиеш иде…

Момунны театр аксакалы Нуриәхмәт абый Сафин уйный. Бу рольдә башка актерны күз алдына китерү дә кыен.Чын-чынлап Кыбырсык Момун иде ул. Момун – спектакльнең иң катлаулы персонажларының берсе. Момунның иң зур фаҗигасе дә шунда: ул Орозкулга каршы чыга алмый. Кызы өчен дә, оныгы өчен дә түзә. Ахырда шул түземлеге аны малай күзендә хыянәтчегә әйләндерә. Боланга атканнан соң Момунның да дөньясы җимерелә. Ул үз-үзенә хыянәт итә. Дөрес, баласы хакына. Менә шул эчке газапларны режиссер Нуриәхмәт абый кулына болан мөгезе тоттырып, бер ноктага каратып кына уздыра.

Айдар Җаббаров премьера алдыннан биргән интервьюсында спектакльнең үзәге итеп кешеләрнең дөньяны төрлечә күрүен атаган иде. Берәү боланга карап матурлык һәм тылсым күрә, икенче берәү – ике центнер ит.  Бер якта – малайның әкияте, Болан анасы, ак пароход. Икенче якта – Орозкулның көнкүреш дөньясы, файда, көч, ит, акча. 

 «Ак пароход»ның иң зур фаҗигасе – малайның «балыкка әйләнеп китүендә» генә түгел. Ул аның  дөньясының җимерелүендә. Чынбарлык аның әкиятен үтерә. Әмма бу фаҗига эмоциональ ноктага җыелып җитмәгән кебек. Әллә без әнә шул боланда ике центнер ит күрүчеләр генәме? Юктыр. Без боланны күрәбез. Аның тылсымын да аңлыйбыз. Тик театрның бурычы – безгә боланны күрсәтү генә түгел, ә аны атканда, баланың өлкәннәр хыянәтен күтәрә алмыйча үз-үзен үтергәндә йөрәгебезнең авыртып сызылып куюын сизү. «Ак пароход»та шул авыртуны эзләп утырдым. Кызганыч, әмма таба алмадым. Һәм бу уйлануларымда ни өчен таба алмаганыма җаваплар эзләдем бугай. 

Фотолар: Кариев театрының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар