Һәрберебез яшьлекне һәм энергияне озаккарак сузарга тели. Моның өчен төрле кремнарга бик күп акчалар түгәбез. Ә иң элек җыерчыклар барлыкка китерә торган начар гадәтләребездән арынырга кирәк.
Әлеге проблема бигрәк тә яз, җәй көннәрендә актуаль. Кояшны бик яратабыз, тик безнең тире аны яратмый. Актив кояш нурлары вакытыннан алда картайтканны белсәк тә, махсус кремнар кулланмыйбыз. Аларны бит диңгез буенда, комда ятканда, гына түгел, эшкә барганда да сөртергә кирәк.
Казналыкның һәрвакыт хәрәкәт итеп торуы авыз тирәсендә җыерчыклар чыгара. Монда барысы да гап-гади: маңгаегызны еш җыерасыз икән, анда да сырлар салыначак, һәрвакыт күшәп тору да авыз тирәсендәге тиренең сузылуына китерә.
Майлы битне еш чистартуның бер начарлыгы да юк кебек. Скраб, пилинг, төрле щетка фанатлары кайчак, күз ясыйм дип, каш чыгара. Җыерчыклар чыкмасын өчен нишләргә соң? Әгәр атнага ике тапкыр скраб кулланасыз, битегезне даими рәвештә тоник яки лосьон белән чистартып торасыз икән, болай эшләүне туктатырга вакыт. Косметик чаралар тиренең табигый рh халәтен боза. Нәтиҗәдә, иммунитет төшә. Ә иң мөһиме: бит тиресе корый. Бу исә вакытыннан алда җыерчыклар чыгуга китерә.
Бу алдагы пунктның дәвамы. Әйе, төнгә каршы чистарту чараларын куллану, мицелляр су белән битне сөртү нормаль күренеш, ләкин йокыдан торуга кабат аларга сузылуның кирәге юк. Сез бит «пычранырга» өлгермәдегез! Иртән битне бүлмә температурасындагы су белән юу да җитә.
Урын-җирне ике атнага бер алыштыруның бер начарлыгы да юк. Тик бу мендәр тышына кагылмый. Иң күп бактерияләр анда җыела. Чәчкә сиптерелгән лак, башка косметик чаралар да мендәргә күчә. Ә аннан – сезнең биткә. Химик элементлар тирегә тәэсир итә, нәтиҗәдә, күз тирәсендә җыерчыклар чыга. Мендәр тышын өч көн саен алыштырырга гадәтләнегез.
Йокы туймау башыгызга да китермәгән проблемалар сәбәбе булырга мөмкин. Шуларның берсе – вакытыннан алда картаю. Эш шунда ки: йокы җитми икән, организм, тире күзәнәкләре тернәкләнергә өлгерми. 50 яшьтә дә бик чибәр күренергә телисез икән, төне буе йөрүне онытыгыз.
Күпләребез корсагына ятып, битен мендәргә куеп йоклый. Кайберчакны иртән биттә мендәр тышының эзләре дә кала әле. Хәзер күз алдына китерегез: берничә сәгатькә кан әйләнеше йөреше үзгәрә, ә бу вакытта тире «сытылган» халәттә. Бу – җыерчыклар чыгуга зур сәбәп! Аркада яки ян белән йокларга гадәтләнегез. Тирегә генә түгел, йөрәк-кан тамырлары системасы өчен дә яхшы ул.
Кечкенәдән «битеңдәге бетчәне сытма», дип өйрәтсәләр дә, беребез дә тыңламыйбыз. Ә бит инфекция кертү куркынычы гына түгел, тирене дә җәрәхәтлибез. Соңыннан бу урында җөй, хәтта җыерчык калырга мөмкин.
Өйдә бик җылы һәм коры булу тирене корыштыра. Ярдәмгә бары тик һава дымландыргыч җиһазы гына килә ала.
Монда аңлатып тору да мәгънәсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк