Логотип
Матур булыйк

Яз тибындагы хатын-кыз

Язга юл бирегез!

Әгәр бит тирегез аксыл йә шәфталу төсендә (әз-мәз сипкелләр дә бар);
чәчегез алтынсу, алтынсу-көлсу, саргылт-көрән; күзегез зәңгәр, соргылт-күк, көрән, гәрәбә төсендә икән, димәк, сез Гүзәл Уразова кебек Яз хатын-кызлары рәтендә!

Яз хатын-кызына киемендә, макияжда нәфислеген, табигый матурлыгын саклап калу мөһим.

Кием. Йомшак, җылы, ачык төсләр, төсмерләр сайлагыз. Сезгә сары, яшькелт, алсу, күк, җылы фирүзә, әфлисун-сары, ачык әфлисун, алтынсу яшел һәм көрән төсмерләр (алтынсу-көрән, саргылт, фил сөяге төсе). Әлеге тип хатын-кызларны гына әфлисун төсе аеруча күркәм күрсәтә. Кап-кара, ап-ак, куе алсу, җете зәңгәр, соры, куе кызыл, шәмәхә төсләр, салкын һәм караңгы төсмерләр бөтенләй сезгә килешми!

Макияж. Салкын тоннар сезнеке түгел. Иннек-кершәнне кат-кат сала күрмәгез. Төп төс-төсмер үтә күренмәле диярлек – сары гөлчәчәк, тән төсендә, алтынсу төсләр булса яхшы. Бит яңакларына алтынсу-алсу, алтынсу-тән төсендәге бит иннеге тидерегез. Тире төсеннән беркадәр аерырак төсле крем сөртегез. Күзне җиз төсендәге, көрән, шоколад, күрәгә, зәңгәрсу, йә яшел (кара түгел!) каләм белән сызыгыз. Фирүзә, тонык яшел төсмерләр, кояш алган алтынсу төсендәге, алтынсу-көрән, шәфталу йә күрәгә төсмердәге күз буявы сайлагыз. Керфекне коңгырт сары, җылы тондагы күк яки яшел тушь белән буягыз. Кара тушь сезгә килешеп бетмәс. Кашыгызга нәфис көрән каләм сайлагыз. Иренгә җылы төсмерле – җиз, мөшкәт чикләвеге, шәфталу, чикләвек, имбир, алтынсу-кызыл иннек тидереп куегыз. 

Чәч. Сезгә мелирование килешер. Чәчегезне буярга теләсәгез, агалтын, каштан, чикләвек, алтынсу-коңгырт төсләр сайлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эвелина Хромченко куптэн инде бу теориянен дорес тугел икэнен раслады.

    Хәзер укыйлар