Логотип
Матур булыйк

Ябыгырга комачаулый торган биш төп хата

Ябыгырга комачаулый торган 5 төп хата хакында... һәм ничек аларны төзәтергә.

1 нче хата. Сез порцияләр күләмен карап тормыйсыз
Файдалы азыкны чикләнмәгән күләмдә ашарга ярый дип, күпләр ялгыша. Хәтта ярма, каты сортлы макароннар яки баллы җимешләрне чамасыз ашап, бөтен тырышканнарыгыз юкка чыгарга мөмкин.
Ничек төзәтергә
* Кухня үлчәве алып, куллана торган продуктларны үлчи торган булыгыз.
* Көнлек нормадан чыгып китмәс өчен, көндәлек алып барыгыз.
* Истә тотыгыз, таблицаларда 100 грамм эшкәртелмәгән продуктның калориясе күрсәтелгән була, ә ул коры, чи һәм әзер азыкныкыннан бик нык аерыла. Шуның өчен продуктларны йә әзерләгәнче үлчәгез яки инде таблицадан әзер продуктларның калориясен эзләгез. 

2 нче хата. Сез соусның калориясен исәпкә алмыйсыз
Күп кенә ябыгырга теләүчеләр фикеренчә, аз гына соустан азыкның калориясе әллә ни артмый, янәсе. Чынлыкта, сатып алынган соуслар, кагыйдә буларак, бик калорияле һәм майлы: 100 граммда 30 граммга якын май һәм 300 килокалория бар. Азыкка 30 грамм соус өстәп, сез 90 килокалория кулланасыз, аның зур өлеше майлардан гыйбарәт.
Ничек төзәтергә
* Сатып алына торган соусларны табигый тәмләткечләр белән алыштырыгыз. Тәменә зыян салмыйча гына, шулай азыкның калориясен төшерә аласыз.
* Соусларны кире кага алмасагыз, кетчуп урынына табигый томат пастасы сатып алыгыз, ә майонезны ак йогуртлы һәм горчицалы соуска алмаштырыгыз. 

3 нче хата. Сез майсызландырылган продуктларга өстенлек бирәсез
Майсызландырылган сөт продуктлары ябыгырга да булышмый, күбрәк калория куллануга да сәбәпче була. Капның йә савытның тышындагы «майлылыгы 0%» дип язсалар да, майлылыгы нормаль продуктларга караганда, күбрәк ашарга һәм уртача 84 килокалория артыграк алырга мәҗбүр итә ул продуктлар. Аннары алар тукландырмый, ә алардагы витаминнар һәм микроэлементлар начаррак үзләштерелә. Нәтиҗәдә, сез бернинди дә файда алмыйсыз, ә бераздан шундук ашыйсыгыз килә башлый.
Ничек төзәтергә
* Уртача майлылыктагы сөт продуктларын сайлагыз.
* Калориясен генә санамагыз, аксым, май һәм углеводларның күпме булуына да игътибар итегез.
* Этикеткаларны игътибар белән укыгыз: кайбер майсызландырылган продуктларга тәмләндерү өчен шикәр өстиләр, ә ул калорияне арттыра.  

4 нче хата. Сезгә кыздырылган ризыклар ошый
Кыздырганда кулланыла торган үсемлек мае азыкның калориясен бик нык күтәрә.
Ничек төзәтергә
* Башкача әзерләп карагыз: азыкны духовкада яисә парда пешереп була.
* Май салмыйча да кыздырып була торган табаларны кулланыгыз.
* Кыздыру өчен май кулланырга уйласагыз, аны шешәдән табага агызмагыз, таба өслеген майлап кына алыгыз.

5 нче хата. Сез файдалы баллы ризыкларны артык күп ашыйсыз
Еш кына конфет, печеньеларны файдалырак тәм-томга алыштырырга киңәш итәләр: чикләвеккә, кипкән җимешләргә. Әйе, аларда файдалы матдәләр күбрәк, ләкин калория дә аз түгел. Мәсәлән, 30 грамм әстерхан чикләвеге 196 килокалорияга ия, шул ук үлчәмдәге хөрмә җимешендә ул 80 килокалория тәшкил итә.
Ничек төзәтергә
* Җимеш, чикләвек салынган тәлинкәне күз алдыннан алып куегыз.
* Аларны капкалап утыра башлаганчы, порциясен үлчәп, калориясен исәпләп чыгарыгыз.  
* Сәламәт туклануга күчегез, тырышлыкларыгызны юкка чыгара торган хаталарга юл куймагыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар