Логотип
Матур булыйк

Томау төшүдән профилактика

«Берничә массаж хәрәкәте шундук хәлегезне җиңеләйтәчәк. Аның өчен әллә ни күп вакыт та кирәкми, кирәк-кирәкмәскә дару да кулланмассыз», – ди массажист Ләйсән САБИТОВА.

Томау төшү белән күпләр интегә. Бигрәк тә кыш айларында. Вакытында дәваламасаң, ул гайморитка ук әйләнергә мөмкин. Массаж ярдәмендә томаулауның беренче билгеләрен җиңеләйтеп була. Ул гаймориттан да профилактика булып санала. Борын куышлыгын массажлау сулыш алуны җиңеләйтә, кан тамырларындагы циркуляцияне яхшырта, алмашу процессларын активлаштыра. «Берничә массаж хәрәкәте шундук хәлегезне җиңеләйтәчәк. Аның өчен әллә ни күп вакыт та кирәкми, кирәк-кирәкмәскә дару да кулланмассыз», – ди массажист Ләйсән САБИТОВА.


  – Имән бармаклар белән спираль рәвешендә массажлый-массажлый, борын яфракларыннан алып күзнең эчке почмагына кадәр менәбез. 
–  Борын сыртын чеметкә-ләп, буйдан-буйга тартабыз.
 – Бер кул белән борын яфракларын, икенче кул белән өске ирен өстендәге тирене тотып, әкрен генә селкеткәләп, «ябышкан» урыннарны «кубарып» чыгабыз. Бу фиброзлардан файдалы.
 – Имән бармаклар белән спираль рәвешендә массажлап, борын яфракларыннан өскә таба менәбез. Күз төбен узып, каш асты, чигә буйлап массажлап, колакка таба барабыз. Әлеге күнегүне ясаганда ук борын аша сулыш алу җиңеләйгәнен сизәрсез. 
  – Бер кул бармаклары белән борын сөяген тотабыз, икенче кул бармаклары белән борын кырыеннан чигәгә таба сыпырабыз. Бу лимфа йөреше өчен файдалы.
 – Бер кул бармаклары белән – маңгай сөяген, икенчесе белән борын сөяге башланган урыннарны тотабыз да капма-каршы якка тартабыз.
 Күнегүләрдән соң бер-берсенә ышкып уч төбен җылытып, борын тирәсенә куеп торабыз.

Бу күнегүләр томау төшкәндә генә түгел, борын тирәсендәге тирән җыерчыклар белән көрәшкәндә дә файдалы. Массажны көн аралаш косметик май белән ясагыз. Матур һәм сәламәт булыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар