Гап-гади күнегүләр комплесын, иртән һәм кичен, теш чистарткан вакытта эшләсәң, нәтиҗәсен бер-ике айдан ук сизәрсең.
Стоматологлар тешләрне иртән һәм кичен чистартырга кушалар. Күпләребез шулай эшли дә. Тик бу щетка белән урт тирәләрен ике-өч тапкыр әйләнеп чыгу гына түгел. Белгечләр әлеге процедураны кимендә ике минут башкарырга киңәш итә. Бәлки кемдер йөз егерме секундны бик аз вакыт дип саный торгандыр. Тик ул зур булмаган тренировка өчен җитәрлек вакыт. Иртән уятып, кичен алҗыган мускулларны язып кына калмас, фигураңны да матурлатыр. Гап-гади күнегүләр комплесын, иртән һәм кичен, теш чистарткан вакытта эшләсәң, нәтиҗәсен бер-ике айдан ук сизәрсең.
Аяк очларына басу
Аяк очларына басып алудандан җиңел күнегү бар микән. Аны даими һәм дөрес итеп эшләсәң, балтыр мускуллары ныгыр, ботның эчке як өлешен (ә ул хатын-кызларның проблемалы урыннарының берсе) тонуста тотарга ярдәм итәр. Аякларыңны иңсәләрең киңлегендә куй да, бармак очларына бас. Бу вакытта балтыр мускулларыңны катыр. Күнегүне кимендә ун тапкыр эшлә. Шул ук вакытта тешеңне дә ныгып чистартырга онытма.
Алга атлау
Бот һәм арт сан мускулларын тонуста тоту өчен менә дигән күнегү. Аны ясый башлар алдыннан аркаңны турайт һәм эч мускулларыңны катыр. Соңыннан уң аягыңны алга атла да, әкренләп чүгәлә. Уң аягыңның тез башы тубык өстендә булуы зарур. Шул ук күнегүне сул аягың белән дә яса. Һәр аякка бишәр тапкыр эшләү кирәк.
Ярым чүгәләү (приседание)
Гап-гади һәм шул ук вакытта бик файдалы булган күнегү буыннарны «уята», арт сан, аяк мускулларын ныгыта. Аны ясаган вакытта аркаңны туры тоту мөһим. Чүгәләгәндә бот һәм арт сан арткарак китәргә, ә тезләр табаннар тигезлегендә булырга тиеш. Әлеге күнегүне биш тапкырдан башла.
Теннис тубы ярдәмендә массаж
Урындыкка яки ванна кырына утыр да яланаягың белән 30-40 секунд чамасы теннис тубын төрле юнәлешләрдә әйләндер. Бу күнегүне иртән һәм кичен эшлә. Ул буыннар һәм мускуллар өчен файдалы. Моннан кала киеренкелекне бетерү чарасы да. Безнең табан астында бик күп нерв күзәнәкләре урнашкан бит. Теш тә чистартасың, ял да итәсең!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк