Сезгә нинди хушбуй кирәк?

Үзегезгә нинди хушбуй кирәкле­ген белергә теләсәгез, тест сорау­ларына җавап бирегез.
  •  Яраткан чәчәкләрегез?
А — лилия 
В — роза 
С — маргаритка
  •  Яраткан исегез?
А — яңа чабылган печән исе 
В — ванилин  
С — чәчәкләр
  •  Ничек ял итәргә яратасыз?
А — диңгездә 
В — кыргый табигатьтә 
С — романтик сәяхәттә
  •  Яраткан туңдырмагыз?
А — лимонлы яисә йогыртлы 
В — шоколадлы яисә кофелы 
С — җиләкле яисә чияле
  •  Яраткан төсегез?
А — яшел, сары
В — кызыл, көрән 
С — ал яисә әфлисун төсле
  •  Нинди эчке күлмәк киясез?
А — бик ачык төсләр
В — кызыл яисә кара 
С — җылы төстәге ефәк

А, В, С җаваплары өч төр хушбуйны тәгаенли. Санап карагыз әле, нинди җаваплар күбрәк булыр. Әгәр җавап­лар тигез күләмдә булса, сезнең хуш­буй ике төр кисешкән урында була­чак.
А — Сафлык һәм җиңеллек
Куе һәм авыр исләр сезнең өчен түгел, сезгә саф һәм җиңел исләр ки­рәк. Бу хушбуйларны көн саен сибенеп йөрергә дә ярый. Җиңелчә лимон, грейпфрут исе бөркелгән бу хушбуй­лар кешегә сафландыргыч көч бирә. Ә хушбуйның исе озаграк саклансын дисәгез, сибенер алдыннан тәнне крем белән дымландырып алыгыз.
В — Үткен һәм дулкынландыргыч
Сез ярсулы кеше, иртәнгә чаклы дәвам иткән шау-шулы кичәләрне бик яратасыз. Шоколад, мускат, ванилин исле көчле һәм тәэсирле хушбуйлар сайлыйсыз. Мондый хушбуйларны көн­дез сөртенергә киңәш ителми. Аларны кичке якта, аеруча беләзек сөягенә сөртү кулай санала.
С — Баллы һәм чәчәкле
Ландыш, лаванда, сирень кебек җи­ңелчә хуш исле хушбуйлар үзләренең романтик стилен күрсәтергә теләгән яшь ханымнарга бик тә килешәчәк.
Ә тагын да куерак, көчлерәк чәчәк исле хушбуйлар өлкәнрәк яшьтәге ха­нымнарга сибенү өчен кулай санала. Бу ис сезне һәрвакыт иркәләп торсын өчен берничә тамчы хушбуйны кер чайкаганда да тамызыгыз.
 
Истә тотыгыз
Җылы — салкын
Хушбуйлар өчен ел вакыты мөһим роль уйный. Мәсәлән, үзегез дә игъ­тибар иткәнегез бардыр, «салкынча" саф исле хушбуйлар кышын бик кис­кен исле булып тоела. Ә тәмләткеч ноталы «җылы» исләр, җылы хисләр уята ала. Ә бу исә исләрне сиземлә­вебез һава температурасына бәйле дигән сүз. Шунлыктан сезне сәгать­ләр буе метрода көтеп торган сө­еклегезне бөтенләй һушсыз итәргә теләсәгез, «җылы» хушбуй сибенегез. Парфюмерлар фикеренчә, «җылыту­чы» ачык исле хушбуй, авыру һәм депрессия кебек кышкы дошманнар­ны да җиңәргә сәләтле.
Өрфә челтәрле болыт кына
Хушбуй дөрес сайланган икән, тора-бара аның барлыгын да тоймый башлыйсың, чөнки ул табигый тән исе белән кушылып, безнең аерыл­мас өлешебезгә әверелә. Бу турыда онытырга ярамый, шуңа күрә тәнгә артык хушбуй сибенү белән мавыгыр­га кирәкми. Тирә-юньдәгеләрне төч­кертүегез бар. Әйтик, хушбуйлы спрейны бер тапкыр «пышлатып» алу да бик җиткән. Аның каравы, көн дә­вамында хушбуйны яңартып алу күп­кә отышлырак.
 
  • Урынына карап, мәсәлән, офиста, романтик очрашуда, спорт белән шөгыльләнгәндә  төрле хушбуй сайларга киңәш ителә.
  • Парфюмерияне, ул кешене бик яхшы белгән очракта гына, бүләк итәргә ярый.
  • Хушбуй сайлаганда кешенең яше, стиле, холык үзенчәлеге бик мөһим.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6127
    0
    49
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    3829
    0
    32
  • Кабатланган язмыш  Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән. 
    3754
    0
    23
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    2703
    1
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
  • 17 март 2023 - 11:47
    Без имени
    Тели белсэн телэк, Тели белмэсэн имгэк
    Теләк
  • 16 март 2023 - 17:44
    Без имени
    Искиткеч!!!! Тагын шундый әсәрләр көтеп калабыз!!!
    Серле сандык
  • 15 март 2023 - 13:47
    Без имени
    Гөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!
    «Ватаным Татарстан» аңлата
  • 15 март 2023 - 16:33
    Без имени
    БИК сокландым исэн САУ булып яшэгез!!!
    Уйларыбыз да бертөрле
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату