I каналда «Время» тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева кайчан карасаң да яшь, матур һаман. Популяр алып баручы үз яшенә караганда күпкә яшь күренә. Сере нидә икән? Ул туклану һәм йокы режимын саклый, атнага 9 тапкыр спорт белән шөгыльләнә, диләр. Ләкин аның матурлык серләре болар гына да түгел әле.
– Иң төп лайфхак – үз яшегезне онытыгыз, – дип киңәш итә Екатерина Андреева.
Икенче киңәше бөтенләй сәер тоелырга мөмкин. Телевидение йолдызы... көзгегә сирәк карарга куша. Мисалга полководец Суворовны китерә. Йоклаганда түбән астрал энергиясен алмасын өчен, ул кичү пунктларында көзгегә кара тукыма элә торган була, ди.
– Әйтик, бүген сезнең йокыгыз туймады, ди. Күз кабакларыгыз асылынган, йөзегез чытык... Көзгегә карап, шундук кәефегез төшәр һәм башка вакытта, йокыгыз туйгач күз салсагыз да, һаман шул кыяфәтне генә күрерсез, – дип аңлата ул.
– Усаллык эмоцияләрен сиздермәскә тырышыгыз. Көнчелек һәм үпкә йөзегезгә чыкмасын, – дип тә киңәш итә.
– Кешеләр олыгаюны үзләре программалаштыра! Ничә яшьтә булуың – ул паспорттагы сан гына, җанның һәм гәүдәнең халәте түгел, – ди Екатерина Андреева. Үзе сәламәт яшәү рәвеше алып бара, күп сәяхәт итә. Яшь калу серләре белән ачыктан-ачык бүлешеп, аларның ниндидер могҗизага нигезләнмәвен, сере – дисциплинада, фәндә һәм менталь хезмәттә икәнен әйтә. Йокы шартларын катгый үти һәм медицинага таяна. Әйдәгез, Екатерина Андрееваның матурлык серләрен ачыйк.

1. Абсолют караңгылык. Яктылык үтеп керми торган караңгы бүлмәдә йоклый. Бу мелатонин – көчле антиоксидант гормоны эшләнеп чыгу белән аңлатыла. Урам фонареның яки гаджетның зәгыйфь яктысы да картаю процессын тизләтә, тиренең сыйфатын начарайта.
2. Температура +17 градус. Салкынча бүлмә – тирән йокы чыганагы. Температура +20 градустан артса, күзәнәкләр регенерациясе урынына, организм үзенең энергиясен терморегуляциягә исраф итә. Яхшы йокы туклану һәм спорт кебек үк мөһим. 22:00 гә кадәр йокларга ятарга тырыша. Иртән йокыдан уянуга шундук сикереп тормый, организмга уянырга вакыт бирә.
3. Ортопедик мендәр. Йоклаганда муенның дөрес урнашуы арка сәламәтлеге өчен генә түгел, биттәге шешенүләрне, тиренең җыерчыклануын булдырмас өчен дә кирәк.
4. Тай-чи кытай гимнастикасы. Ул хәрәкәттәге медитация дип атала. Фитнестан аермалы буларак, сикерүләр юк анда. Тай-чида тирән сулышка нигезләнгән салмак хәрәкәтләр. Физиология күзлегеннән караганда, бу бик уникаль әйбер: канның микроциркуляциясен яхшырта, суставларның сыгылмалылыгын арттыра, мускулларны ныгыта.
5. Матурлык сере косметологиядә түгел, психологиядә. Җыерчыклар эзләп бертуктаусыз көзгегә карамаска кирәк, ди. Аның үзенә көзгегә карап бизәнү өчен 5 минут вакыт җитә икән! Җитешсезлекләргә артык игътибар итү стресс китереп чыгара һәм негатив нейрон юлын ныгыта дигән фикердә.

6. Мунча + үләнле чәйләр. Ул аның өчен көч туплау чыганагы. Контраст температура кан тамырларын чыныктыра, лимфодренажны көчәйтә, тире аша токсиннарны чыгара, нерв системасын яхшырта.
7. Иртәнгә – карабодай боткасы. Гади, әмма менә дигән! Карабодай – түбән гликемияле катлаулы углевод. Үсемлек аксымына, тимергә, В группасы витаминнарына бай ул. Көне буена тук йөрисең, канда шикәрне стабильләштерә, организмны чистарта.
8. Төп менталь закон – картаюдан курыкмагыз. Куркуның чынга аша торган гадәте бар. Матурлык ул – позитив уйлар, негативны, көнчелекне, начар уйларны куып җибәрә белү.
9. Иртән йөгерү. Ул йөрәк-кан тамырлары тонусына файдалы, метаболизмны тизләтә.
10. Туклану. Иртәнге 6 дан 8 гә кадәр аралыкта – иртәнге аш. Көн үзәгендә – төшке аш. Кич бик аз ашый яки бөтенләй ашамый. Рационында балык, яшелчәләр, аксымлы азыклар һәм файдалы майлар. Баллыны чикләргә тырыша. Азык никадәр арзанрак, шулкадәр файдалырак дигән фикердә. Мәсәлән, карабодай, алма, чикләвек, солы боткасы, йогурт, бал, йомарка, атнага ике тапкыр балык – аның төп рационы.

11. Су балансы. Ул күп су эчә. Тән тиресе, бөерләр эшчәнлеге өчен бик мөһим, дип аңлата. Сусыз күзәнәкләр дымлыга караганда тизрәк картая – бу биохимия аксиомасы.
12. Көнне яхшы кәеф, оптимизм белән елмаеп башларга һәм тәмамларга. Һәрвакыт яшь, матур күренерсез!
Фотолар ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк