Логотип
Матур булыйк

Модельер Ив Сен Лораннан матурлык серләре

Модельер Ив Сен Лоран хатын-кызларга матур булу серләрен өйрәтә

«Әгәр күңелегез чиста булмаса, күзләрегез янып тормаса, йөрәгегездә тормышка мәхәббәт сакланмаса – бер генә затлы кием дә, модалы эшләпә дә, хуш исле парфюм да сезне матур күрсәтмәячәк», – ди атаклы дизайнер Нина Риччи.

Коко Шанель әйткән сүзләр дә кызыклы: «Ямьсез хатыннар булмый, ялкау хатыннар гына була», – ди ул.

Шулай да арыган, таушалган хатыннар бар әле. Эштән, көндәлек мәшәкатьләрдән, балалардан, диванда ял итеп ятучы ирләреннән алҗыган алар. Менә шул арудан арынмыйча, матурлыкка куллары җитми. Кем карасын миңа, мин кемгә кирәк, янәсе.

Ә ничек кенә карыйлар әле!

Бер форумда ирләр хатын-кызларның тышкы кыяфәтен тикшерәләр икән. Кабартылган иреннәр, ясалган каш-керфекләр, чәчәкле-бизәкле озын тырнаклардан зарланып, хатын-кызларның киенү рәвешен дә тәнкыйтьләп ташлыйлар. Иркен ирләр күлмәге, джинсы, кеды, пуховиклар кызларны тәмам егетләргә охшатып калдыра икән бит!

Киң итәкле күлмәкләр, итәкләр, рюшалы блузкалар, челтәрле колготкилар, биек үкчәле туфлиләр кайда да, элегант пальто, иңсәгә асылган кечкенә сумкалар кайда?..

Хәзер матурлык төшенчәсенә тыйнаклык һәм минимализм кергәнен белә идегезме? Дизайнер Ив Сен Лоран: «Мин тәкъдим иткән күлмәкләр 40 чемодан белән сәяхәткә чыгып китүче хатын-кызлар өчен ул», – дигән әнә.

Без, хатын-кызлар, барыбыз да оҗмахка тиң тормышта яшәргә хыялланабыз, тик 90 процентыбыз андый тормышка эләгерлек акча эшләми. Ләкин бөтен нәрсәне дә акчага гына кайтарып калдырырга кирәкми.

Хыялдагы ул тормыш тәтемәсен белгән хатын-кызларга нишләргә?

Ив Сен Лоран менә нәрсә ди: «Матур күренер өчен, хатын-кызга кара свитер, кара итәк кияргә һәм үзе яраткан ир-ат белән җитәкләшеп узарга гына кирәк».

Гап-гади әйберләр гениаль була! Кием кешене түгел, кеше киемне бизи. Зур гардероблык мөмкинлегегез юкмы? Классикага һәм минимализмга өстенлек бирегез. Шәп кәефегез, кабатланмас булуыгыз, башкаларны сокландыра алуыгыз белән образыгызны баетыгыз. «Элегантлыкны беркайчан да снобизм белән бутамагыз», – ди Ив Сен Лоран.

Модельердан тагын бер цитата: «Хатын-кызның тәне караулы, тәрбияле булса, аңа чәшке тун сатып алып бирүче һәрвакыт табылыр».  

Изображение от teksomolika на Freepik
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар