Логотип
Матур булыйк

Кызлар, берүк карчыкка тиңли күрмәсеннәр сезне!

Хатын-кызны вакытыннан алда картайта торган 10 әйбер, яки интерьер ничек сезнең яшьлекне юкка чыгара?

Үз яшеңнән олырак күренү сәбәпләрен барлыйк әле.

1. Диванда йокламагыз!
Тирән йокы – сәламәтлек һәм яшьлек чыганагы. Ләкин кайда йоклыйсың бит!  Сез гел диванда йоклыйсыз икән – ул ничек кенә җайлы кебек тоелмасын – бетте баш! Бер диван да яхшы караватны, ортопедик матрасны алыштыра алмый! Ортопедик матрас һәм мендәргә җайлы ятып торган гәүдә ял итә, йокыдан тәннәр ватылып тормыйсың.

2. Микроволновка... зыянлы!
Тиз генә микроволновкада ашарга әзерләргә күнегеп беттек инде. Никадәр вакыт янга кала, ашыкканда кая инде газларда пешеренеп яту, янәсе! Ләкин ул азыктагы туклыклы матдәләрне дә юкка чыгара, сәламәтлеккә зыян сала. Анысын белә идегезме? Берничә көнлек ашны җылытып ашаганчы, җитәрлек кенә итеп көн саен пешерергә вакыт табыгыз әле. Ярымфабрикатларны яшелчә, аксым белән алыштырыгыз. Ризыкны пластик контейнерларда җылытуның зарары турында болай да беләсездер инде...

3. Сүрән яктылык җыерчыклар белән сырлый!
Өйдә дөрес төшмәгән яктылык күзләрне ардыра, йокысызлык, стресска сәбәп була. Сүрән яктылык аркасында күздә күләгәләр барлыкка килә, йөзгә таушалган кыяфәт чыга. Бүлмәдә яктылык җитмәсә, күзләрне киеренке хәлгә китереп кысып, заманында керосин лампасы яктысында утырган әбекәйләр сыман бөтен эшне чекерәеп эшләргә мәҗбүр булабыз. Аннары инде күз тирәсендәге җыерчыкларга аптырыйбыз.  

4. Салкынча бүлмә... яшьлекне саклый!
Саф һава җитмәү тиренең коргаксуына, сулыш органнарында проблемалар килеп чыгуга китерә. Бүлмәне даими җилләтеп торырга, һаваның табигый фильтрациясе өчен үсемлекләр булдырырга кирәк. Ягу чорында һаваны дымландырып торырга онытмагыз. Эссе һава тирене бик нык корыта. Яшь, матур күренер өчен, кап-караңгы бүлмәдә 18–20 градуста йокларга кирәк. Салкынча, әлбәттә, ләкин яшьлек өчен андый адымга да барырга ярыйдыр. 

5. Ефәк мендәрләр... 
Урын-җирне дөрес сайлау шулай ук бик мөһим! Ефәк мендәр тышлары тиренең дымын саклый, җыерчыклар булдырмый. Голливуд йолдызлары ефәк тышлы мендәрләрдә йоклый икән. 

6. Төз утыр, яхшы утыр!
Бүлмәдә уңайлы өстәл, урындыклар булырга тиеш, әлбәттә! Юкса гәүдәдә проблемалар килеп чыгасын көт тә тор! Бөкрәйгән, җилкәләре салынып төшкән кызларны карчыклар дип уйлый күрмәсеннәр!  

7. Зәңгәр экран синдромы
Телефон кулыңның дәвамына әйләнсә, димәк, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк монда! Йокы бүлмәсендәге смартфон, планшет, ноутбуклар йокысызлык, стресслар китереп чыгара. Йокларга бер сәгать кала гаджетлардан файдалануны туктатыгыз!

8. Артык әйберләрдән тизрәк котылыгыз!
Шундук җиңеләеп, тынычлап калырсыз! Инде киелми торган итәк, күлмәкләр, бәйрәм саен бирелеп, чамасыз күбәеп киткән бокаллар, тузан җыеп ятучы сувенирлар, арзанлы ялтыравык бизәнү әйберләре... Шулар арасында актарынып, бик кирәкле нәрсәләрне табалмыйча арып, әйләнчек сарык кебек бөтереләсез. Бу тәртипсезлек җан тынычлыгын ала, стресс тудыра. Сезнең өй – сезнең эчке халәтнең чагылышы ул. Әйләнә-тирәдәге тәртипсезлек – сезнең эчтәге тәртипсезлек, димәк. Гармония булсын өчен даими җыештырып торырга, кирәксез әйберләрдән вакытында котыла белергә кирәк. 

9. Савыт-сабаны... перчатка киеп юыгыз
Кухня, ванна бүлмәләрен, савыт-сабаны перчатка киеп юарга өйрәнегез. Сезгә булыша торган төрле порошок, сыекчалар, көнкүреш химиясе кулларны тәмам эштән чыгарганын онытмагыз. Ә хатын-кызның куллары матур булырга тиеш! Белеп торыгыз: ир-ат кулларга карап та бәя бирә.

10. Елмайган-көлгән хатын-кыз яшь күренә!
Шуны кагыйдә итеп алыгыз. Һәм юкка-барга көяләнмичә, елмаеп йөрергә тырышыгыз. Үзегезгә кечкенә генә бүләк ясап, кәефегезне күтәрегез! Шоколад сатып алып та бәхетле йөреп була. Һәм, әлбәттә, янәшәңдә яраткан кешеләр булсын!  

Фото: Изображение от Racool_studio на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар