Логотип
Матур булыйк

Коко Шанельнең 5 кагыйдәсе – сезнең өчен!

Коко Шанель стилен күпләр нәфис затлар, чын хатын-кызлар өчен дип кабул итә. Замандашларына ул нинди киңәшләр биргән, аларның кайсылары ХХI гасыр модницаларына да туры килә соң? Әйдәгез, Коко Шанельнең 5 кагыйдәсен карап узыйк.

Беренчедән, һәрвакыт формада булырга кирәк! 
Чаманы белеп, рациональ туклану, сәламәт йокы, файдалы гадәтләр... Менә шулар гүзәл затларны чын леди итә дә инде. Тәннең шәп халәте үзеңдәге әйбәт кәефтән, үзеңне яратудан, саулыгыңны кайгыртудан тора. Һәм, әлбәттә инде, әйләнә-тирәдәгеләрдә уңай тәэсир калдыру теләгеннән.

Икенчедән, артык дөрес булырга омтылмаска!
Коко Шанель: «Аһ, кешеләрне бераз гына битарафлыкка өйрәтеп булса икән!» – дигән. Хатын-кыз образында һәрвакыт чак кына үзенчәлекле ноткалар сизелсен дигән фикер бу. Ул комфорт тудыра, индивидуальлекне күрсәтә, эффектлы киемнәр сайларга этәрә. Ләкин моны үзеңне карап йөрмәү дип кабул итәргә ярамый. Мәсәлән, блузкаң билдә «смирно»га баскан солдат киеме кебек тормасын инде. Идеаль тәртиптә булмавы аркасында стильле дә күренә әле ул. Ләкин йомарланган, таушалган булмасын инде: андый киемдә сезне җыйнаксыз дип бәяләячәкләр. Чын лединың тырнак очларына кадәр камил дә түгелдер, бәлки, ләкин килешле киенгән, бизәнгән булса, үзен ышанычлы тотса, җиңелчә «тәртипсезлек» үзенә бер шарм гына өсти. 

Өченчедән, элегантлылыкны гадилек һәм уңайлылык белән яраклаштыр!
Коко Шанель стиленең төп билгеләре – классик форма һәм гади силуэтлар, төрле акцентлы детальләр өстәп, киемнәрне үзара комбинацияләү мөмкинлеге. 
«Костюм хәрәкәтләнергә комачауламасын: иелеп тә, гольф уйнап та, хәтта ат иярендә утырып йөрерлек тә булсын ул», – дигән Коко Шанель. Аңлашылганча, төп таләп – кием гәүдәдә җайлы утырсын, хәрәкәтләрне кысмасын, төрле позада да җайлы булсын. 
Гади киемнәрне бизи торган аксессуарлар турында да онытмагыз. Ләкин Коко Шанель артык мавыкмаска да куша. «Чыгып китәр алдыннан көзгегә күз ташлагыз һәм бер аксессуарыгызны алып куегыз», – ди ул. 
Тагын бер мөһим әйберне әйтәсе килә. Кечкенә кара күлмәк! Гадилек һәм элегантлылык бер-берсен баета ул күлмәктә! Көндез дә, кичке образларда да матур күренәчәксез. Свидание өчен дә, эшкә барырга да, ял иткәндә дә менә дигән!

Дүртенчедән, сыйфатны онытмаска! 
Үзен яраткан, үз бәясен белгән теләсә кайсы хатын-кыз гардеробында яхшы сыйфатлы тукымадан тегелгән киемнәр генә булсын! Киемнәр үзара гармоник ансамбль тәшкил итсен!

Бишенчедән, ювелир бизәнү әйберләрен генә түгел, бижутерияне дә урынлы куллана бел! 
Коко Шанельнең төгәл цитатасы бар бу хакта: «Яхшы зәвыклы кешеләр бижутериядән йөри. Калганнарга инде алтын кала».  
Чын стиль, чын сәнгать – бижутерияне дә килешле итеп тага белү ул. Ювелир бизәнү әйберләренә күмелгән хатын-кызларны ямьсез, зәвыксыз дип атый Коко Шанель.

Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.

Фото: https://ru.freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар