Логотип
Матур булыйк

Карбыз кабыгыннан – яшьлек эликсиры

Матур комплиментлар ишетеп сөенәсегез килсә, яшьлек элексиры рецептын исегездә калдырыгыз!

Карбыз сезоны бетәргә дә күп калмады. Ашагач, кабыгын ташларга ашыкмагыз әле. Аның күп витаминнары – шул сусыл кабыгы эчендә. Матур комплиментлар ишетеп сөенәсегез килсә, яшьлек эликсиры рецептын исегездә калдырыгыз! Карбыз кабыгын вак кына турарга (1 чынаякка 1 аш калагы чамасы салырга), өстенә кайнап торган су агызырга кирәк. Күпмедер вакыт төнәткәч, җылы килеш эчегез. Карбыз сезоны вакытында, көнгә 3 стаканнан да артык эчәргә киңәш ителми. Ә калган кабыкларны кышка киптереп барыгыз. Яз башында була торган авитаминоз вакытында эчү өчен саклагыз. Карбыз кабыгыннан әзерләнгән тәмле һәм файдалы чәй кышкы салкыннарда да җылытып торыр.
 

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/juicy-watermelon-slices-close-up-horizontal_8248452.htm#fromView=search&page=1&position=26&uuid=2fdb5333-12be-4d88-8fd1-55c15ea25cdd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар