Җиләк кебек чагың

Җир җиләге (бакча җиләге) ашап ябыгасыгыз киләме? Мөмкин гамәл бу! Җәйләр җиләксез буламы? 
Димәк, сыйлана-сыйлана ябыгырга мөмкин. Җиләк­нең хуш исе, йөрәкне хәтер­ләткән кимәле әллә ничек кенә хыял дөньясына алып китә. Җиләк диетасы аеруча тиз нәтиҗә бирә торган диеталардан санала. Дүрт көндә өч килограммга ябыкканыңны сизми дә каласың. Өстәвенә ул әле мат­дәләр алмашын да көйләп җибәрә. Аш кайнату эшчәнлеген яхшыртуын да әйтик. Аннары бит диетада дүрт кенә көн торасы. Димәк, түзәргә була дигән сүз. Җиләк диетасының тагын бер кызык ягы бар — җиләк­нең хуш исе күңел­сез уйларны тарата икән. Шуңа күрә ашыйсы килә дип боегып утырасы юк. 

Җиләктәге калий бәвелне кудырта. Шуңа күрә тиз бара да инде ябыгу процессы. Шул ук вакытта тоз-су әйләнеше дә бозылмый, димәк ки, организм сусызлыктан интекмәячәк.
Җиләк татлысын бик татлы, әмма анда шикәр, башка кыр-урман җиләк­ләрендәгегә караганда, күпкә азрак. Мүк җиләге белән сырганак кына җиләктән балсызрак. Шуңа күрә дә инде җиләк диетасы тиз ябыктыра.
Тик менә аллергия белән интегүче кешеләр сак булсыннар иде. Җиләктә аллергеннар күп. 
Диетологлар бу диетаны ике айдан соң гына кабатларга киңәш итә. Кызганыч ки, ике айдан соң без яшәгән урында җиләк бетеп китә шул. Кибетләрдә күренсә генә инде.

Башлыйбыз

Җиләк вакытында бакча җиләге ярдәмендә бөтен организмны чистар­тып калырга мөмкин. Ничекме? Гади генә итеп – ике атнага бер мәр­тәбә өч көнлек монодиета тотарбыз. 
Көн дәвамында 1,5 кг бакча җиләге ашап, 1 литр сөт яки кефир, 1 литр минераль су (газсыз) эчәргә кирәк. 
Мондый монодиетаны тоту бик җиңел түгел – өченче көнне үзәк өзелеп ашыйсы килә башлый. Аның каруы, ике кило авырлык югалыр.

Удар дүрткөнлек

1 нче көн.

Беренче иртәнге аш. 250 г бакча җиләгеннән, алмадан, бананнан йогырт кушылган салат, чәй.
Икенче иртәнге аш. 100 г бакча җиләгеннән, 100 мл өсте алынган сөттән, бер чәй калагы балдан коктейль.
Төшке аш. Ике помидордан һәм ике кыярдан салат, бер телем арыш ипие, 150 г бакча җиләге, чәй.
Төштән соң капкалап алу. 200 мл майсыз йогырт, 100 г бакча җиләге.
Кичке аш. 100 г томалап пешерелгән яшелчә, 100 г бакча җиләге, 
бер стакан апельсин суты.

2 нче көн.

Беренче иртәнге аш. Бер телем арыш ипие, 50 г сыр, 200 г бакча җиләге, чәй.
Икенче иртәнге аш. 100 г бакча җиләгеннән, 100 мл майсыз сөттән, бер калак балдан коктейль.
Төшке аш. 300 г пешкән балык, пешкән бәрәңге, 100 г бакча җиләге, бер стакан җимеш суты.
Төштән соң капкалап алу. 200 мл йогырт һәм 100 г бакча җиләге.
Кичке аш. Яшелчә салаты, 
100 г бакча җиләге, бер стакан грейпфрут суты.

3 нче көн.

Беренче иртәнге аш. 2 аш кашыгы солы ләвәченнән, 50 мл сөттән, 100 г бакча җиләгеннән торган мюсли (катнашма).
Икенче иртәнге аш. 200 г бакча җиләге, бер стакан теләсә нинди сут.
Төшке аш. 200 г пешкән тавык ите, бер калак зәйтүн мае белән яшел­чә салаты, 100 г бакча җиләге, чәй.
Төштән соң капкалап алу. 200 г бакча җиләге һәм бер стакан апельсин суты.
Кичке аш. 250 г бакча җиләгеннән, грушадан, бананнан салат, 50 мл йогырт, чәй.

4 нче көн.

Беренче иртәнге аш. Бер телем арыш ипие, 50 г сыр, 200 г бакча җиләге, чәй.
Икенче иртәнге аш. 100 г бакча җиләгеннән, 100 мл майсыз сөттән, бер калак балдан коктейль.
Төшке аш. 200 г томалап пешерелгән яшелчә, 200 г бакча җиләге, бер стакан апельсин суты.
Төштән соң капкалап алу. 200 г бакча җиләге, чәй.
Кичке аш. Салат яфраклары, 100 г бакча җиләге, бер стакан апельсин суты. 

06/2016

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5672
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2664
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4329
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2175
    0
    17
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1933
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек