1962 нче елда төзелгән схема буенча синең авырлык нинди?
Дәвер үзгәргән саен, кешенең идеаль параметрлары да, аны санап чыгару схемасы да үзгәрә. Нинди гасырда яшәвенә карамастан, хатын-кызлар эталон буй-сынлы булырга омтылган. Тикмәгә генә аны санау схемаларын уйлап тапмаганнар бит. Тик эталон гына төрле чорда төрлечә. «Азат хатын» журналының 1962 нче елның декабрь аенда басылган санында «Синең авырлыгың» исеме белән урнаштырылган язма да буеңа карап идеаль авырлыгыңны санарга өйрәтә. Хәзерге көн параметрлары белән параллель уздырсак, үтә кызыклы чагыштыру. Ул вакытта плюс, минус өч килограм бернинди әһәмияткә ия булмаган, ә бүгенге көндә безнең кәефне граммнар хәл итә.
«Үзеңнең нормаль авырлыгыңны каян белергә?Бу сорауга бик күпләрнең җавабы әзер: буеңның озынлыгын гына бел – шуның беренче санын сызасың да, күпме авырлыкта булырга тиешлегең килеп чыга. Мәсәлән, син 150 сантиметр озынлыкта икән, баштагы бер санын алып ташлыйсың да 50 кала. Димәк, син 50 килограмм булырга тиешсең. Үзләренең авырлыкларын шулай исәпләүчеләрнең кәефләрен кырырга туры килә. Чөнки мондый исәп дөрес түгел. Бер озынлыктагы кешеләрнең тән төзелеше, иңе, билре төрлечә бит. Димәк, аларның авырлыклары бер төрле булырга тиеш түгел.
Галимнәр, организмның үзенчәлекләрен искә алып, балалар һәм зурларның нормаль авырлыкларын күрсәткән таблица төзеделәр. Без әнә шул номограмманы урнаштырдык. Аннан ничек файдаланырга соң? Беренче графадан буегызны эзләп табыгыз, аннары шуны өченче графадагы күкрәк әйләнәгезнең озынлыгына сызык белән тоташтырыгыз. Уртадан сызык үткән сан сезнең авырлылыгыз була инде. Ләкин номограммада тәкъдим ителгән авырлык чамагызга туры килми икән, борчылмагыз: хатын-кыз өч килограммга, ирләр 3,5 килограммга кимрәк яки артыграк булудан бернәрсә дә югалтмый.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк