Логотип
Матур булыйк

Яшь калу серләре

Хатын-кызлардагы 7 гадәт сизелерлек картайта

1. Караңгы чырай белән йөрмәгез!
Гел күңелсез кыяфәттә караңгы чырай белән йөрү, башкаларга яратмыйча карау тышкы кыяфәткә берничә яшь өстәми калмый. Авыз һәм күз тирәсе мускуллары биттә киеренкелек хсил итә. Ул, үз чиратында, җыерчыклар китереп чыгара. Йөз һәрвакыт кырыс, хәтта ачулы кебек күренә. Ешрак елмаегыз! Елмайганда, бит мускуллары җәелә, йөзгә яшь кыяфәт керә.

2. Йоклаганда ян белән ятмагыз!
Күпләр нинди позада йоклап китүгә бөтенләй игътибар итми. Бу шулкадәр гадәти күренеш – аның сәламәтлеккә тәэсире турында уйлап та карамыйлар. Ә ул гәүдәгә бик көчле йогынты ясый икән. Бит кысылып, аның формасы үзгәрә. Йокыдан торганда биттә сызыклар һәм җыерчыклар күрсәгез, картаюның бер сәбәбе ул. Йокы туеп, ял итеп, яшь булып уяну өчен аркада йокларга кирәк.

3. Гәүдәне төз тотыгыз!
Өлкән яшьтәгеләр генә, көч һәм энергия булмаудан, башларын аска иеп, җилкәләрен салындырып йөриләр. Матур сынлы хатын-кыздан яшьлек, энергия ташып тора. Даими физик күнегүләр гәүдәне төз тотарга булыша. Ул шулай ук арка мускулларын ныгыта, умыртка баганасын саклый. 

4. Уңайлы аяк киеме сайлагыз!
Аяк киеме җайлы булырга тиеш. Үкчәсез, тигез табанлы туфли-босоножкиларның аяклар һәм, гомумән, гәүдә торышы сәламәтлеге өчен зыянлы икәнен дә истән чыгармагыз. Ул атлап йөрешне үзгәртә, өлкәннәр кыяфәте бирә. Моннан тыш, хатын-кыз үзенә килешмәгән фасоннар сайлап та яшен олыгайта. Аяк киеме заманча да, уңайлы да булырга тиеш. 

5. Йокы туйганчы йоклагыз!
Йокы акыл һәм тән өчен бик мөһим. Ул организмның көчен сакларга булыша. Күп кешенең йоксы туймый. Өлкәннәрнең 35 проценты тиешенчә йоклый алмаудан зарлана. Алар тәүлеккә 7 сәгатьтән азрак йоклый. Чынлыкта 7–9 сәгать йоклау зарур. Бу стандартны үтәмәү картаюны тизләтә. Өлкән яшьтәгеләр бер төнне йокысыз үткәрсә дә, организм күзәнәкләре күпкә тизрәк картая.

6. Чәчләрегездән чүмәлә ясамагыз!
Артык күпертелгән чәчләр, күләмле прическалар кайчандыр модада иде. Ләкин алар битне авырайта, хатын-кыз яшенә берничә ел өсти. Зур, биек прическаларйөзнең нәфис чалымнарын басып китеп, пропорциональ булмаган эффект өсти.

7. Баллы ризыклардан тыелыгыз! 
Стресс вакытында артыгын ашау, баллы ризыкларга тартылу күзәтелә. Татлы ашамлыклар стресстан коткарып, вакытлыча рәхәтлек бирә, әлбәттә. Ләкин сез шикәрнең картаюны тизләтүен белмисездер, мөгаен. Чамасыз тәм-том авырлык артуга, матдәләр алмашы бозылуга китерә. Тишеренүләр күрсәткәнчә, 600 дән артык фотодагы хатын-кызларның шикәре югары булганнары картрак күренгән. Бу хәл 35 яшьтән соң аеруча еш күзәтелә. 


Фото: Изображение от lookstudio на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар