Гардеробны баета торган җәйге биш кием

Киемгә күпме генә акча сарыф итсәк тә, беркемнең дә «арзан» булып күренәсе килми, әлбәттә. Кыйммәт, зәвыклы, бай сыман булып күренә торган образны җыю бер дә җайлы түгел. Әллә никадәр акча туздырып та ирешеп булмый кайчак шул «бай сыманлыкка». Тукымаларга да игътибар итәргә, тегелешен дә карарга, өлгесен дә онытмаска кирәк. Актуальлеген дә югалтмасын ул.
Теләсә кайсы образны «кыйммәтрәк» күрсәтүче биш киемгә игътибар итегез. Аларны мөмкинлегегездән чыгып төрле бәядән табарга була.
Ак күлмәк (рубашка)
Заманча гардеробны әлеге киемнән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар икәү булса, тагын да яхшы. Берсен блузка буларак киеп йөрергә, икенчесен икенче катлам итеп кулланырга була. Ак күлмәк сайлаганда аның төсенә игътибар итегез. Ул идеаль ак булырга тиеш. Бу сезонда монохром, ягъни бер үк төстәге киемнәрдән торган образ модада. Шул стильдә киенәсегез килсә, төсләре 100 процент туры килсә яхшы. Ак төс, гомумән, бөтен төс белән дә туры килә.
Үрелгән сумка-кәрзин
Аларның ниндие генә юк хәзер. Олыраклары да, кечкенәләре дә. Пляж өчен сөлге, эш өчен ноутбук сыя торганнары да бар. Элек алар пляж аксессуары буларак кулланылган булса, хәзер шәһәр стиленә дә яраклаштылар. Туры итеп тегелгән джинсы чалбар, ак күлмәк, босоножки һәм кәрзин-сумка – бу сезон өчен идеаль образларның берсе.
Иркен тегелгән чалбар
Чалбарлы костюмнар бик популяр булып китте. Иң рәхәте – аны аерым да киеп була бит! Хәтта аерым да сатып алырга мөмкин. Тагын бер матур образ өчен ир-атларныкына охшаш яки палаццо стилендәге чалбар киегез. Уңайлылык беренче урында булырга тиеш бу очракта: сулый торган тукыма, җәй өчен килешә торган төсләр сайлагыз. Ә менә аяк киеме сайлаганда игътибарлы булыгыз. Босоножки йә сандали аеруча туры киләчәк. Кроссовкалардан баш тартыгыз.
Ак күлмәк
Образ җыеп азапланырга теләмәүчеләр өчен иң җайлы вариант бу. Бары тик үзегезнең идеаль күлмәгегезне генә табасы кала. Иң мөһиме – актуаль булган киселешле күлмәк сайлагыз. Аннан башка идеаль образ чыкмаячак.
Мини күлмәк сайласагыз киң җиңлесенә игътибар итегез. Мондый күлмәкләрне кроссовкалар, сандалилар йә яссы табанлы башка аяк киеме белән киеп йөрү яхшы булыр.
Сыланып торган модельне якын итсәгез, миди йә макси озынлыктагы күлмәкләрне сайлагыз. Ерыгы булса йөрер өчен уңайлырак. Мондый озынлыктагы күлмәкләр үкчәле аяк киеме белән матур күренә.
Җыйнак алкалар
Аксессуарларсыз образ төгәлләнмәгән булып тора. Хәзер «хупы» алкалар бик актуаль. Алтын төсендәгесендә тукталсагыз, артык сарысын алмагыз. Тагын бер мөһим киңәш: бижутерия яратсагыз, аны карап торыгыз. Алар тиз эштән чыгучан була. Ә иске аксессуарлар кыйммәтле образның дошманы.
Фото: pxhere.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
27 сентябрь 2023 - 19:55Без имениЖылап укыдым,чыннанда фидакэр ,тырыш,көчле хытын-кызлар сугышка хэтле дэ,с Угыш вакытын эйтэсе юк безнең эбилэр,энилэр чоры безгэ үрнэк иделэр,урыннары ожмахта булсынҖиңги
-
27 сентябрь 2023 - 16:52Без имениЙөз грамм тозны башта эретеп дигән бит суда , Шуңа банкага салып, аннан соң су белән тутырам диеп язылган!Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш?
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.