Чәчне ничек кистерергә?

Чәчне кистерергә җыенганда йөзнең формасына да игътибар итегез. Аның өчен, көзге каршына басып, чагылышыгызны иннек белән сызып чыгыгыз. Читкәрәк китеп, көзгедә калган фигурага карагыз. Нәрсәгә күбрәк охшаган? Түгәрәк, өчпочмак (яки «йөрәк»), дүртпочмак, озынча түгәрәк, шакмак, озынча формамы? Ә хәзер йөзегезгә туры килә торган чәч киселешен сайлагыз.
Түгәрәк йөз. Сезгә күпкатлы, кабарып торган чәч киселеше килешер. Ассиметрияле силуэт сайласагыз, отышлы булыр. Бер якка ташланган тотам чәч йөзне озынча итеп күрсәтер. Каре, «боб» – сезнеке түгел. Чәч юлын уртадан ачып, шома итеп тарап куймагыз! Ориентирыгыз – җырчы Әлфинә Әгъзәмова, актриса Кэмерон Диаз.
Шакмак формасындагы йөз. Битне озынайтып һәм ияк сызыгын йомшартып күрсәтү өчен, чәчне йөзгә төшеп торырлык итеп, ассиметриядә кистерегез. Дулкынланып торучы чәч, авыштырып ачылган чәч юлы сезгә бик килешәчәк. Колакны яртылылаш ачыгыз. Каре, күпереп торучы чәч, озын маңгай чәче – сезнеке түгел. Ориентирыгыз – җырчы Гүзәл Әхмәтова, актриса Гвинет Пэлтроу.
Өчпочмак фомарсындагы йөз. Киң маңгай һәм тар иякне яшерү өчен чәчне маңгайга төшеп торырлык итеп кистерегез, чәч юлын авыштырып ачыгыз. Яңак сөякләренә дулкынланып төшкән озын чәч йөзегезгә пропорция өстәр. Сезгә төрле озынлыктагы тотамнар, кыска чәч килешми. Ориентирыгыз – җырчы һәм имидж-мейкер Айсылу Мингалимова (Чижевская), актриса Риз Уизерспун.
Озынча түгәрәк йөз. Чәчне ничек кенә кистерсәгез дә сезгә килешеп торыр! Йөз формасының матурлыгын ассызыклар өчен чәчнең беренче катламын күз, яңаклар яки иреннәргә кадәр җиткереп кистерегез. Ориентирыгыз – җырчы Хәния Фәрхи, актриса Джессика Альба.
Дүртпочмак формасындагы озынча йөз. Чәчне ияккә җиткереп кистерегез. Биткә төшеп торучы нәфис чәч бөтеркәләре сезне тагын да сылу күрсәтер. Маңгай чәчегез кашка төшеп торырлык булсын. Бик кыска һәм бик озын чәч – сезнеке түгел. Ориентирыгыз – җырчы Ильвина һәм актриса Сара Джессика Паркер.
Киңәшләр:
* Борын озын очракта. Чәч күпереп торсын, маңгай чәче дә кабарынкы булсын. Чәчне артка таба шома итеп тарап куймагыз.
* Борын киң булса. Чәчне маңгай өстендә кабарып торырлык итеп, артка таба тарап куегыз.
* Күзләр ерак урнашса. Чәчне маңгай өстеннән дулкын итеп җибәрегез.
* Күзләр якын урнашса. Чәчне югары күтәреп, чигәләрдә күпертегез.
* Озын муенны чәч белән каплагыз.
* Кыска муенны ачып куегыз.
* Өлкән яшьтәге ханымнарга таратылган озын чәч килешми.
* Юка чәчне озын итеп үстермәгез, иң яхшысы — үзегезгә килешле итеп кистерегез.
* Кыска буйлыларга кабарып торган чәч килешми.
* Озын буйлылар чәчне кабартып куйсын.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.