Логотип
Матур булыйк

Чәй, сок, сөттән башка гына

Бүген дә соклану, кызыгу уята торган матурлык иде анда. Төз гәүдәле, энергияле, үзе беркайчан диетада утырмый... «Матурлык – ул дисциплина», – дип кабатларга яраткан легендар кино йолдызының сылу булу серләре нидән гыйбарәт соң?

Йокыдан тору ритуалы

Кичтән ничәдә ятса да, һәр көнне 7 дә тора. «Организм расписаниены белергә тиеш», – ди. Беренче эш итеп ач карынга бер стакан җылы су эчә. Ачык тәрәзә янында 10 минутлык күнегүләр ясап, гәүдәсен уята һәм көне буена хәрәкәттә булырга көйли.

Иртәнге аш  – төгәл 8 дә. Бу кагыйдәне ул кинога төшерүләр вакытында да саклый: термостагы солы боткасы һәм эремчек һәрвакыт сумкасында була. «Гәүдә – актерның инструменты, аңа профессиональ яктан якын килергә кирәк», – дип аңлата ул тимердәй дисциплинасын.

Төп меню

Суда пешкән солы боткасы – Гурченконың иртәнге ашы. Ярты стакан геркулесны биш минут пешерә, аз гына тоз сала. Бернинди май да, шикәр дә, бал да кушмый – солы тәме генә булырга тиеш. 100 грамм майсызландырылган эремчеккә дә бернәрсә кушылмый. «Эремчек чиста аксым, нигә аны каймак белән бозарга?» – ди актриса.

Кара кофе

Шикәрсез кара кофе – кечкенә генә чынаяктагы натураль кофе ул. Гурченко эри торган кофены принципиаль рәвештә эчми, «химия» дип атый. Бераз кипкән юка кара ипи телеме: май да, джемнар да ягылмый аңа.

Атна көннәрендәге вариацияләр

Дүшәмбе көнне төп менюга ярты яшел алма өстәлә. «Дүшәмбе – чистарыну көне», – дип аңлата ул. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә эремчек урынына бер чиле-пешле йомырка ашый. Аксым катырак, сарысы сыек булып калсын өчен төгәл 3 минут пешерә. Чәршәмбе һәм җомгада боткага бер чәй кашыгы бал өсти. «Бал – ул энергия, ләкин чамасын белеп кенә», – дип кабатлый. Ял көннәрендә үзенә ике телем ипи ашау мөмкинлеге дә тудыра, ләкин бу һавада озак йөрүләрне яки репетицияләрне күздә тотып эшләнә.  

Туклану принциплары

Балалар тәлинкәсендәге кечкенә порцияләр – Гурченконың төп кагыйдәсе. «Артыгын ашаганчы, бераз гына туймый калу яхшырак», – дияргә ярата. Күләмгә караганда сыйфат мөһимрәк. Эремчек – бары фермерлардан гына, солы – тиз пешми торган булсын, кофе – яңа гына тарттырылсын.

Эремчек

Акрын гына ашау 20 минутка сузыла. Гурченко ризыкны газеталар укуга, сөйләшүләргә бүленмичә генә ашый. Бернинди искәрмәләр каралмаган. Хәтта туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә, авырган чакларда иртәнге аш үзгәрешсез калган.

Эчемлекләр

Суны бары тик ач карынга гына эчкән, ашаганда гел кулланмаган. «Су ашказаны согын сыегайта», – дип аңлаткан. Чәйне принципиаль рәвештә эчмәгән. «Чәй – инглизләрнеке, безнең кофе бар», – дип шаярткан актриса.
Сокны «шикәр концентраты» дип атаган. Җимешләрне бөтен килеш ашаган, сыгып маташмаган. 30 яшьтән сөт эчми башлаган. «Сөт – бозаулар өчен», – дип кенә көлгән.

Нәрсәләрдән катгый баш тарткан

Шикәрдән. Аны кофега да, боткага да кушмаган, үзен генә дә кулланмаган. «Шикәр – хатын-кыз матурлыгының беренче номерлы дошманы», – дип санаган Гурченко. Ак майдан. Иртән беркайчан ак май кулланмаган. «Май кирәк, әмма иртән түгел. Иртән  – чиста энергия генә керсен», – дип аңлаткан ул. Сөттә пешкән боткалардан. Суда пешкән солы боткасын гына ашаган. Сөттә пешкән ботка ашказаны өчен авыр дип исәпләгән. Тиз әзерләнә торган ризыклардан. «Мюсли, бутербродлар – ялкаулар азыгы», – бу аның сүзләре.

Солы

Икенче көнгә әзерлек

Солыны төнгә каршы салкын суга салып куйган. Иртән кайнатып кына чыгарасы калган. Эремчекне алдагы көнне алып, тәмен татып караган. «Әче эремчек кәефне көн буена боза», – дигән ул. Ипине кисеп, җиңелчә киптереп алган. Шулай эшләгәндә ул тизрәк үзләштерелә, көн дәвамында үзеңне тук итеп хис итәсең икән.

Иртәнге аш фәлсәфәсе

«Иртәнге аш – азык кына түгел, көн буена җитәрлек яхшы кәеф тә», – дип исәпләгән Гурченко. Матур савыт-саба, крахмалланган салфетка, өстәл артында төз утыру да шуларга кергән. Соңга калсаң да бернинди ашыгу булмаска тиеш. «Йөгерә-йөгерә ашап барганчы, 10 минутка соңга калуың хәерлерәк», – дигән. Ризыкка рәхмәтле булу. Актриса һәрвакыт күңелдән генә тәмле аш өчен рәхмәт укыган. Ялгыз гына ашау – уйлар, хыяллар, яңа планнар өчен иң яхшысы дигән фикердә торган.

Фигурага йогынтысы

Солы көндезге ашка кадәр туклык хисе биргән. Ул арада бернинди капкалап алулар булмаган. Эремчек организмны аксым белән тәэмин иткән, ә ул үз чиратында мускулларны ныгыткан. Шикәр булмау глюкоза сикерешен һәм ачлык хисен киметкән. Кечкенә порцияләр ашказанын чама белән ашауга күнектергән.

Бер кисәк май боткага салган

Искәрмәләр һәм аерым очраклар

Авырганда, боткага бер кисәк ак май салган – ул көч бирә дип исәпләгән. Кинога төшкәндә эремчек порциясен 150 граммга җиткергән – ул өстәмә энергия биргән.
Көньякта ял иткәндә кофены яшел чәйгә алыштырган – «эссе көн җиңел эчемлекләр сорый», – дип аңлаткан. Гастрольләрдә ботка пешерергә җае булмаса, эремчек һәм ипи белән хушланган.

Табиблар нәрсә әйткән

Диетологлар Гурченконың иртәнге ашын хуплаган. Аксым, катлаулы углеводлар, клетчатка – барысы да бар дип бәяләгәннәр. Гастроэнтерологлар иртән май һәм шикәр кулланмауны мактаган – бавырга һәм ашказаны асты бизенә файдалы дип аңлатканнар. Кардиологлар кофе эчүне шулай ук уңай бәяләгән – көнгә бер чынаяк кофе йөрәк өчен файдалы икән. Эндокринологлар шулай тукланганда шикәр дәрәҗәсе тотрыклы була дип билгеләп үткән.

Режимның нәтиҗәләре

Гурченконы беркайчан да артык килограммнар борчымаган, гәрчә генетик яктан тазару куркынычы булса да. Энергиясе кинога төшүгә, спектакльләргә, концертларга җиткән – өлкән яшьтә дә ул актив тормыш алып барган. Ашказаны белән проблемалар килеп чыкмаган – гади ризык ашказанын борчымаган. Шикәр кулланмау һәм дөрес су режимы бит тиресенә яшь, матур калырга ярдәм иткән. 

Людмила Гурченко матур һәм зифа буйлы булу генетикадан түгел, дисциплинадан икәнен исбатлаган. Аның иртәнге ашы гади генә ашау булмаган, гәүдәсенә һәм сәламәтлегенә фәлсәфи караш булган ул.
 

Теги: Матур булыйк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар