Логотип
Матур булыйк

Битне чәбәкләп яшәртәбез

Биткә чәбәкләп массаж ясау, ягъни face-slapping Кореяда бик популяр. Хәзер ул безнең җирлектә дә кулланыла башлады. Мондый массаж крем тәэсирен, кан йөрешен яхшырта, бит тиресен тонуста тота һәм җыерчыклар чыгудан саклый.

Биткә чәбәкләп массаж ясау, ягъни face-slapping Кореяда бик популяр. Хәзер ул безнең җирлектә дә кулланыла башлады. Мондый массаж крем тәэсирен, кан йөрешен яхшырта, бит тиресен тонуста тота һәм җыерчыклар чыгудан саклый. «Кремны бер вакытта да ышкып сөртмәгез, – ди матурлык экспертыбыз массажист Ләйсән САБИТОВА. – Тирене чистартканнан соң берничә урынга крем тидерегез дә, битне чәбәкләгез. Болай итеп ике куян койрыгын бер юлы тотарсыз: крем да сөртелә, массаж да ясала. Моны бары гадәткә генә кертергә кирәк». Билгеле, мондый төр массажның да үз җае бар. 


1. Биткә массаж ясый башлаганчы, гадәттәгечә, күкрәк читлегенең өске ягын җиңелчә генә каккалап чыгабыз. Бу лимфа әйләнешен «уятыр» өчен эшләнә. Монсыз массаж ясау файдасыз. 
2. Муенны да сыпырып алгач, кул аркасы белән ияк астын чәбәкли башлыйбыз.
3. Аннан соң бармак очлары белән иякне, бит алмаларын чәбәклибез
4. Борын, ирен тирәләрендә дә әкрен генә шул ук хәрәкәтне кабатлыйбыз. Гадәттә, массаж ясаганда иреннәр онытыла. Югыйсә аларга да кирәк ул. Иреннәр каралмаса, иртә картая башларга мөмкин. Җай гына иреннәрне чәбәкләү дә андагы кан йөрешен яхшырта. 
5. Борын канатлары турында да онытмагыз. Ике яклап имән бармак белән каккалагыз. 
6. Күз тирәләренә аеруча игътибарлы булыгыз. «Каз тәпие» чыккан урыннарда бармак очларын озаграк «тыпырдатыгыз». Күз тирәләрен массажлап чыгыгыз. Каш астын онытмагыз.
7. Ике каш арасында тирән сыр салынучан. Профилактика өчен каш араларын ике бармак белән аерып, икенче кулның имән бармагы белән әкрен генә каккалагыз. 
8. Ике кул бармаклары белән маңгайны чәбәкләгәннән соң, тагын бер кат бит буйлап узыгыз.
9. Мондый төр массаждан соң битегез яна башлар, кызарыр. Димәк, кан ныграк йөри башлады. Әнә шул эффект бирә дә инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар