Битлек киегез!

Косметологлар фикеренчә, җиләк-җимеш кислотасы тән тиресен яшь һәм матур итеп сакларга ярдәм итә. Шуңа књрә җиләк-җимеш һәм яшелчәдән ясалган битлекләр алыштыргысыз дәрәҗәдә файдалы санала. Әмма мондый битлекне кулланыр алдыннан һәркем үз тән тиресенең үзенчәлекләре турында ныклап белергә тиеш.
«Урман» битлеге. 2-3 аш кашыгы җир җиләгенә 1 йомырка агы, ярты чәй кашыгы њсемлек мае кушып туглагыз. Боламыкны ягып 15 минут тотканнан соң, битне җылы су белән юыгыз
Кавын «симфониясе». 3-4 аш кашыгы кавын йомшагын чәнечке белән изгәләп боламык ясагыз. Шуңа 1 чәй кашыгы бал һәм 1 чәй кашыгы каймак кушып болгатыгыз. Катнашманы биткә ягып 15-20 минут тотыгыз, ә аннары җылы су белән юыгыз.
Яшел битлек. Урталай кискәләнгән виноградны биткә һәм муенга яхшылап ышкыгыз. Битлекнең беренче катламы кипкәч — икенче тапкыр, инде анысы да кипкәч, өченче тапкыр ышкыгыз. Аннан соң җылы су белән юыгыз. Мондый битлекне 15 көн дәвамында ясагач, нәтиҗәсе сөендерәчәк.
Шәмәхә битлек. Карлыганны чәнечке белән изгәләп боламык ясагыз да, согына мамык кисәген манчып, биткә сөртегез. Ә калган боламыкны салфеткага тигезләп ягып, биткә каплагыз. Егерме минут узгач, битне салкын су белән юыгыз.
Кыяр кершәне. Чәнечке белән изгәләнгән 3 аш кашыгы кыяр йомшагына 1 аш кашыгы он кушып болгатыгыз. Шул катнашманы биткә ягып, салфетка белән каплагыз. Егерме минуттан соң битне җылы су белән юып куегыз.
Кубакланудан җиләк скрабы. Яхшылап изгәләнгән 3 бакча җиләгенә 1 чәй кашыгы бал кушып болгатыгыз. Катнашманы биткә ягып 10 минут тотканнан соң, бармак очлары белән куптаргалаган рәвештәге хәрәкәтләр ясый-ясый, 1 минут массажлагыз. Аннан мамыкны салкынча сөткә манчып битлекне сөртегез. Ахырдан битне салкын су белән юып алыгыз.
Кура җиләге. Коры бит тиресе өчен 6-7 изгәләнгән кура җиләгенә 1 чәй кашыгы бал салып болгатыгыз. Ә майлы тире өчен җиләккә 1 йомырка агы кушыгыз. Катнашманы биткә ягып 15-20 минут тотканнан соң, җылы су белән юып алыгыз.
Петрушка. Вак итеп туралган 5-6 петрушка сабакчыгына 2 чәй кашыгы каймак һәм берничә тамчы яңа сыгып ясалган әфлисун согы салып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы биткә ягып 15 минут тоткач, җылы су белән юып алыгыз.
Лимонадлы. Яңа сыгып ясалган 3 аш кашыгы лимон согына 2 аш кашыгы минераль су кушыгыз да, шул катнашманы, мамыкны манчый-манчый, 3 минут дәвамында биткә сөртегез.
фото: http://pixabay.com
Күзәнәкләр киңәюдән
«Синьор помидор». Иң элек чиста итеп юылган биткә помидор кисәге ышкыгыз. Аннары ваклап туралган ярты помидорга 2 аш кашыгы эремчек салып болгатыгыз. Барлыкка килгән боламыкны биткә ягып 15-20 минут тотыгыз да, башта җылы, аннан салкын су белән юыгыз.«Урман» битлеге. 2-3 аш кашыгы җир җиләгенә 1 йомырка агы, ярты чәй кашыгы њсемлек мае кушып туглагыз. Боламыкны ягып 15 минут тотканнан соң, битне җылы су белән юыгыз
Җыерчыкланудан
Кавын «симфониясе». 3-4 аш кашыгы кавын йомшагын чәнечке белән изгәләп боламык ясагыз. Шуңа 1 чәй кашыгы бал һәм 1 чәй кашыгы каймак кушып болгатыгыз. Катнашманы биткә ягып 15-20 минут тотыгыз, ә аннары җылы су белән юыгыз.Яшел битлек. Урталай кискәләнгән виноградны биткә һәм муенга яхшылап ышкыгыз. Битлекнең беренче катламы кипкәч — икенче тапкыр, инде анысы да кипкәч, өченче тапкыр ышкыгыз. Аннан соң җылы су белән юыгыз. Мондый битлекне 15 көн дәвамында ясагач, нәтиҗәсе сөендерәчәк.
Майланудан
Шәмәхә битлек. Карлыганны чәнечке белән изгәләп боламык ясагыз да, согына мамык кисәген манчып, биткә сөртегез. Ә калган боламыкны салфеткага тигезләп ягып, биткә каплагыз. Егерме минут узгач, битне салкын су белән юыгыз.Кыяр кершәне. Чәнечке белән изгәләнгән 3 аш кашыгы кыяр йомшагына 1 аш кашыгы он кушып болгатыгыз. Шул катнашманы биткә ягып, салфетка белән каплагыз. Егерме минуттан соң битне җылы су белән юып куегыз.
Кубакланудан җиләк скрабы. Яхшылап изгәләнгән 3 бакча җиләгенә 1 чәй кашыгы бал кушып болгатыгыз. Катнашманы биткә ягып 10 минут тотканнан соң, бармак очлары белән куптаргалаган рәвештәге хәрәкәтләр ясый-ясый, 1 минут массажлагыз. Аннан мамыкны салкынча сөткә манчып битлекне сөртегез. Ахырдан битне салкын су белән юып алыгыз.
Кура җиләге. Коры бит тиресе өчен 6-7 изгәләнгән кура җиләгенә 1 чәй кашыгы бал салып болгатыгыз. Ә майлы тире өчен җиләккә 1 йомырка агы кушыгыз. Катнашманы биткә ягып 15-20 минут тотканнан соң, җылы су белән юып алыгыз.
Пигмент тапларыннан
Петрушка. Вак итеп туралган 5-6 петрушка сабакчыгына 2 чәй кашыгы каймак һәм берничә тамчы яңа сыгып ясалган әфлисун согы салып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы биткә ягып 15 минут тоткач, җылы су белән юып алыгыз.Лимонадлы. Яңа сыгып ясалган 3 аш кашыгы лимон согына 2 аш кашыгы минераль су кушыгыз да, шул катнашманы, мамыкны манчый-манчый, 3 минут дәвамында биткә сөртегез.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.