Логотип
Матур булыйк

Атаклы балерина Майя Плисецкаядан матурлык серләре

Бөек балерина бакыйлыкка күчкәнче – 89 яшенәчә зифа буйлы, җиңел гәүдәле, матур йөзле булып калган.

Тән таң атканчы уяна

Һәр көн иртәнге алтыда йокыдан тора. Гастрольләр вакытында да, ялларда да. «Гәүдә календарьларны санга сукмый, ул бары ритмга буйсына», – ди ул. Аннары акрын гына бүлмә температурасындагы лимонлы җылы суны эчә, салкын су – ашказаны өчен стресс. Ярты сәгатьтән соң, төгәл җиденче яртыда иртәнге аш. Алданрак та, соңрак та түгел. Балерина бу моментны па-де-де белән чагыштыра: соңга калса, бөтен партия тарала юкса. Тәрәзә каршындагы өстәлдә ашый: иртәнге яктылык аңа азык кебек үк мөһим. Ашаганда бернинди сөйләшүләр, гаджетлар, укулар булмаска тиеш: һәр продуктның тәмен тояр өчен бөтен барлыгың белән кабул итәргә кирәк ризыкны.

Өч гади продукт – максималь нәтиҗә

Майя Плисецкаяның иртәнге ашы гел бер үк, үзгәрешсез: кофе, эремчек һәм сезонлы җимешләр. Барысы да натураль булырга тиеш. Хуш исле, бернинди кушылмаларсыз кофены үзе тарттыра. Эретелә торган кофены ул имитация дип атый, якын да килми. Кибет эремчеген алмый, ул фәкать авылныкы булырга, майлылыгы 9 проценттан артмаска тиеш. Эремчеккә алма, груша, сезонлы җиләкләр өстәлә. Җиләк-җимеш аның өчен табигый витаминнар коктейле була, даруханәнең бер генә витаминына да алыштырмый аларны.

Балерина ашамый торган ризыклар

Рационында шикәргә урын юк. Аның фикеренчә, шикәр ялган энергия бирә һәм көчне тәмам талчыктыра. Ул балны да чамалап кына, микроскопик дозада гына куллана. Ипи, аеруча ак ипи гәүдәне авырайта, ди. 30 яшьтән соң сөтне менюдан төшереп калдыра. Өлкәнәя барган саен, организмның сөткә ихтыяҗы бетә. Сөт – бозаулар өчен, эремчек – кешеләргә, дип әйтә торган була.  

Сезонлы тормыш

Майя Плисецкаяның рационы ел фасыллары белән бергә үзгәрә. Яз көне  – әче яшел алмаларга өстенлек бирә: алар кыштан соң канны чистарта икән. Җәй көне – сусыл җиләкләр куллана: эремчекне кура җиләге, карлыган белән бизи: алар тән тиресен ялтырата, буыннарны сыгылмалы итә, дип исәпли. Көзен – алма, груша кебек өлгергән җимешләрне ярата, организмны кышка әзерли, энергия бирә, дип әйтә. Кыш көне  – туңдырылган җимешләр һәм чикләвекләр файдалы:  баш мие активрак эшли, сөякләрне дә туендыра. «Организм һава торышы белән бер тактта яши, туклану шуңа туры килергә тиеш», – ди балерина.

Иртәнге ашны калдырырга да мөмкин

Яшь барган саен, режим кырыслана. 40 яшьтә сирәк-мирәк кулланыла торган күмәч, май юкка чыга. Аның каравы, суның күләме арта – көнгә 2 литрдан артыграк су эчәргә кирәк. 50 дән соң рационга җитен мае кертелә, ул эремчеккә кушыла. 60 яшьтә  – чикләвек, натураль витаминнар: гөлҗимеш, балык маена ихтыяҗ арта. 70 яшьтә инде ашарга әзерләүгә түгел, ризык сайлауга күбрәк игътибар итәсең. Порцияләр кими, азыкның

Плисецкая ризыкка үз сәнгате өчен ягулык итеп карый. Эче пошканнан яки гадәт буенча гына ашамый: һәр азык тәнне ныгытырга һәм биергә булышырга тиеш. Ашыйсы килмәсә, ул иртәнге ашны калдыра да.

Азык кабул итү ритуалы

Балерина иртәнге традицияләргә тугры. Кофе өчен – ак фарфор чынаяк, кечкенә көмеш кашык, җимешләр өчен – бәллүр розетка. Аның иртәнге ашы спектакль кебек. Башта – кофе, аннары – эремчек, ахырдан җимешләр. Ашаганнан соң авызны җылы су белән чайкап, тешләрне чистарту мәҗбүри: җимештәге кислота тешнең эмален җимерергә мөмкин. Менә шушы кечкенә генә әйберләр дә эчке тәртипне булдыра.

Плисецкая кагыйдәләренең башкаларга тәэсире

Балеринаның туклану режимы өйдәгеләргә дә күчкән. Ире композитор Родион Щедрин да нәкъ шулай тукланган. Театрдагы коллегалары мондый тыйнак иртәнге ашка гаҗәпләнеп караган. Әмма нәтиҗә күз алдында – Плисецкая 60 яшендә 40 яшьлек ханымнар кебек күренгән. Күпләр аның тормыш образын кабатларга тырышса да, аның дисциплинасын үтәргә ихтыяр көчләре җитмәгән.

«Иртәнге аш кына сәламәтлек нигезен тәшкил итми, – ди ул.  – Йокы, күнегүләр, җан тынычлыгы – бар да бер системада булырга тиеш». Балерина кичке сәгать унда йокларга яткан, 8 сәгать йоклаган. «Матурлык йокыда туа» дигән сүзләре хатын-кызлар өчен кагыйдә булырлык.   
                                     

Әзерләде Эльмира ЗАКИРОВА
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар