Ничек фигураны сакларга? Нинди стильдә киенергә? Паспорттагы яшьтән яшьрәк күренер өчен ниләр эшләргә? Әйдәгез, кайбер киңәшләрне истә калдырыйк.
1. Тирегезне тәрбияләп торыгыз!
Сәламәт дымсу тире – яшьлекнең нигезе. Актив компонентлы, С витаминына бай махсус косметика кулланыгыз. Кояштан саклый торган кремнарыгыз да булсын. Вакытыннан алда картаюдан саклый ул.
2. Дөрес тукланыгыз!
Ул сәламәтлекнең һәм яшьлекнең ачкычы. Аминокислоталарга, витаминнарга, минералларга бай аксымлы продуктлар, яшелчәләр, чикләвек, яшел үләннәр ашагыз; артык тоз, шикәр, углевод, колбаса, чипсы, сосискалардан тыелыгыз.
3. Хәрәкәтләнегез!
Даими физик активлык тонусны күтәрергә һәм, гомумән, физик форманы яхшыртырга булыша. Үзегезгә ошаган физик күнегүләрне ясагыз. Йөзү, йога, биюләр яки һавада озаклап йөрү – барысы да яшәртергә сәләтле. Битнең төсе генә үзгәреп калмый, буй-сын да зифарак күренә башлый. Көн саен пульсның минутына 120–130 тибешенә ирешегез. Кыска вакытлы ул стресстан мускуллар тартыла, йөрәк күнегүләр ала, тән картаюдан арынып тора.
4. Чәчләрегез каралган булсын!
Тере, кабарып һәм ялтырап торган чәчләр шулай ук хатын-кызны яшь күрсәтә. Үзегезнең бит тибына туры килерлек итеп чәчегезне кистерегез, төптән чаларган чәчләрне гел буяп торыгыз. Караңгы төсләрдән 5 яки аннан да яктырак тоннарга күчәргә тырышыгыз. Шактый үскән ак чәчләр күзгә бик ташланмас.
5. Кашларны ясагыз!
Оста итеп ясалган кашлар тышкы кыяфәтне дә матуррак күрсәтә. Әгәр сез көньяк тип булсагыз, яшь барган саен, кашның төсе һәм куелыгы югала бара. Йөзне тагын да яктырак күрсәтер өчен кашларга макияж ярдәмендә үзегез дә үзгәрешләр кертә аласыз. Каш ясау буенча махсус белгечкә мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Кашларның эчке очларын күзгә ташланырлык итегез, алар йөз чалымнарын күтәртеп куя. Татуаж ярдәмендә дә каш ясап була. Тәҗрибәле мастерга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
6. Дөрес макияж бик мөһим!
Битләр шешенке, күзләр кызыл, һич тә бизәнәсе килми, ди. Андый чакта консилер һәм иреннәр өчен бальзам сөртү белән генә чикләнегез. Уңышлырак көнне җиңелчә тональ крем яки крем-пудра куллана аласыз. Биттә кызыл тимгелләр булмаса, алсу, корал төсендәге кершән белән битне матурларга була. Тональ крем, сөрмә, тушь, косметик карандашлар ярдәмендә яшь күренәчәксез. Кычкырып торган төсләрдән качыгыз. Нейтраль төсләр гаммасыннан файдаланыгыз.
7. Дөрес киенегез!
Яшь барган саен, кием тышкы тирәлектән саклау ролен үтәп кенә калмый, ул яшь итеп тә, олыгайтып та күрсәтә ала. Матур якларыгызны калку итеп күрсәтә, кимчелекләрне яшерә торган дөрес киемнәр сайлагыз. Сезнең фигурага туры килгән киемне һәрчак табып була. «Алма» фигуралы булсагыз, билле күлмәкләргә сыярга азапланмагыз. Образга ничек акцент ясарга белмәсәгез, портрет зонага дөрес сайланган төсләр ярдәмендә якынаегыз.
8. Аяк киеме уңайлы булсын!
Биек үкчәләр – матур һәм стильле аяк киеменең бердәнбер варианты түгел әле. Туфлине кроссовкаларга каршы куярга кирәкми.Уфтанмагыз: хатын-кызлар һәрвакыт туфлиләрдән генә йөргән заманнар артта калды. Сыйфатлы, җайлы һәм актуаль модельләр сайлагыз: алар сезнең стильне дә тулыландырсын, кирәк икән – өстәмә сантиметрлар да өстәсен, үкчә хисабына түгел, табан калынлыгы бәрабәренә!
9. Үзегезне күрсәтә белегез!
Модада булган аксессуарлар белән экспериментлар ясагыз. Алар сезнең образга бер якты төс була алыр. Чәчәкле яулыкка караганда, янып торган шарфлар яхшырак булмасмы? Гадәти кара төстәгесенә караганда матур төстәге сумка отышлырак булыр, бәлки? Берет урынына шапка кисәгез, килешәрәк кебек. Муенсаны металл бизәнү әйберсенә алыштып карагыз әле – зәвыклы һәм заманча күренерсез.
10. Елмаегыз!
Елмаю – өлкәнәюгә каршы иң үтемле чара булып тора. Ешрак елмаегыз, үз-үзегезгә ышанычыгыз булсын, тормышыгызның һәр мизгеленнән тәм һәм ямь табып яшәгез. Үзегезне яратыгыз! Шул чакта яшь күренерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк