Логотип
Пар алма

Хатын-кыз – кабырга

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

Хәлим ҖӘЛӘЛОВ, Татарстанның халык артисты, А. Алиш исемендәге премия лауреаты; 
Гаилә стажы – 51 ел;
Кызлары:  Дилбәр, Миләүшә.

Иң элек хатын-кызның  нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
–  Гади генә сорау, әйеме,  ләкин  бик четерекле. Иң элек тыйнаклыгына. Ну, чибәрлегенә күз төшә инде. Флүрә апагыз яшь чагында бик чибәр иде. Бик! Әгәр җитди итеп әйтсәк, намуслы булсын. Хәйләне сизәм икән, ул кеше миңа якын килмәсен инде. Хатын-кыз  чәчрәп, күзгә кереп тордымы – хуш, авылым, сау бул. Тыйнак булсын  хатын-кыз. Минем приём бар: шаярып сөйләшергә яратам бит инде. Шаяруга ияреп, кайбер хатын-кызлар  әрсезләнә башлый.  Иярергә кирәкми. Тыныч кына елмаеп  тор син. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
–  Әгәр хатын-кызның күзендә яшь күрсәм, бөтен кылган гөнаһын кичерәм. Мин түзә алмыйм аңа. Яшь чакта хатынга да: «Минем белән әрләшсәң яхшырак булыр иде», – дия идем.  Яшь күрсәм, күңелем йомшара минем. Рәнҗеттем бит дип уйлый башлыйм.

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Хыянәтне! Кеше бер хыянәт иттеме, ул гел хыянәт итәчәк. Аны  кайберәүләр ялгышлык, диләр. Ялгыш кешенең аягына басарга мөмкин. Ә күрә торып уҗымга чыгу – ялгышлык түгел, хыянәт ул.  Башканы яраткан икән, турыдан әйтсен. Орлыгы Бохарада түгел ич аның. Аерылып китсен.  Безнең гаиләдә андый очрак булган булса, нишләткән булыр идем микән? Әйтергә дә куркам... «Все, гатауллин!» булган булыр иде.

Әнигә  сүз әйткән кешене кичерә алмаган булыр идем. Әни минем өчен иң изге кеше булды. Аңа кем сүз әйтүенә карамастан, бугазыннан алган булыр идем. Әни сугыш чорында ялгызы җиде бала үстергән. Җиде малай! Ул –тиңдәшсез хатын. Чибәр, бик үткер иде. Хәзер дә көлеп искә алам.  Абый берничә тапкыр Сабантуйда батыр калган иде. Шул бәйрәмдә  марҗа кызын озаткан бит.  Әни моны белгәч, мич башында яткан итекне алып абыйны кыйнады. Әни кечкенә генә, абый – ат хәтле. «Әни, мин батыр бит», – ди абый. Әни: «Минем өчен батыр юк», – дип һаман кыйный тегене. Менә шундый иде ул безнең әни. Илаһи хатын! 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Икесе дә. Хатын-кызда бу ике сыйфат та булырга тиеш. Флүрә апагызда икесе дә тупланган. Мин репетиция ясый башлыйм икән, ул әкрен генә башка бүлмәгә чыгып китә. Хатынын мактап утырган кеше  бик нормаль кеше түгел инде ул, ләкин мин мактыйм. Мактарлыгы бар!  Үзе дә сәнгатьне бик ярата. Университетта укыганда үзешчәннәр ансамблендә биеп йөргән. Оста биюче! Минем белән кавышканнан соң аңа нокта куйды. «Өйдә бер тиле җитә», –  дидем мин. Әгәр дә берәрсе сезгә: «Гомерем буе хатынымнан гына илһам алып яшәдем, бүтән кешегә күзем дә, күңелем дә төшмәде», –  дисә ышанмагыз да, язмагыз да (хәйләкәр елмаеп).  Мин сезгә дөресен сөйләр идем, хатыным да укыячак бит бу журналны. (Җитди тонга күчеп.) Сез мине хатын-кызлар буенча шәп белгеч дип уйлыйсыз, ахры. Яшь чакта минем базарым югары түгел иде. Шулай да шаярып сөйләшкәннәр күп инде ул. Ләкин өйдә көткәне – бердәнбер. (Уйланып.)  Акыллы ир әнә шуны аңлап яшәргә тиеш. Һәм без, ир кешеләр, әнә шул бердәнбердән илһам алып яшибез дә бугай инде.

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Әлбәттә. Ничек булмасын инде? Хатын дус та, таяныч та. Өйгә борчылып кайтып керсәң дә, аның күзе белән очрашасың бит. Хатынга сөйләми,  кемгә сөйлисең тагын?  Мин сер яшермәдем.  Ул да яшермәде.  Шулай     да артык  чәчелергә дә ярамыйдыр инде ул. Кирәген болай да ишеттерәләр аның (хәйләкәр елмая).

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Без аның белән театрда очраштык. Мин яңа гына гастрольләрдән кайткан, кояшта янган, матур күлмәктән... Ул вакытта инде танылган актер идем.  Шамил Зиннурович театр директоры түгел иде әле, студент кына, сәхнә эшчесе булып эшләп йөри иде. Аның белән сөйләшеп торганда  Ул килеп басты. Элек алар бергә үзешчәннәр коллективына йөргәннәр икән.  Хәзер уйлыйм: мине танып, мөгаен, бер сәбәп табып кына килгәндер ул безнең янга.  «Бу нинди кыз микән?» – дип аңа карап куйганым исемдә. Бик чибәр иде бит!  Ходайның рәхмәте,  кайтырга  дип трамвай тукталышына килгән идем,  Ул басып тора.  Бер якка кайттык та, озатып куйдым инде.  Яңа гына университет тәмамлаган кыз икән. Әлмәт ягына, Колшәрип дигән авылга укытучы булып эшләргә китте. Ел буе хатлар алыштык. Аның хатлары әле дә миндә, минекеләр анда саклана. Бер ел эшләде дә ыжгырып кайтып җитте (рәхәтләнеп көлә).  Бүтән кешегә өйләнмәгәе бу дип ашыкты бугай. Юк, үзем дә, берәр авыл егете эләктермәсен, дип курыкканмындыр инде.  Бик чибәр иде бит. Инде еллар үткәч: «Сине күргәч, башка кешегә күземне дә күтәреп карамадым», –  дигәне булды (канәгәть елмаеп). Казанга кайтып эшкә урнашкач: «Бир  паспортыңны, илтеп бирәм», – дидем. Ул алды да бирде. «Чыкмыйм», – дип карышып торсынмыни (шаяртып)?! «Ә, шулаймыни? Ярар, алайса, хуш, авылым, сау бул», – диячәк идем бит. Аннары гөрләтеп туй ясадык. 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Кара,  бу гыйбарә хак бит!  Әни дә бик тырыш,  бик чиста хатын иде. Килен – кайнана туфрагыннан, дип әйтәләр. Ышанам ул сүзгә. Әни  бик яратып кабул итте киленен. Флүрәне күргәч: «Менә монысына өйләнәсең инде», –  диде. 24 ел бергә яшәдек. Кадер-хөрмәттә яшәп, бакыйлыкка күчте әни. 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Миңа калса, бу очракта хатын  үзен дөрес тотарга тиештер.  Акчаны шәп эшли икән, ирен кимсетмәсен. Мин-минлек дигән нәрсә бар бит ул. Ире: «Ярый алайса, акчаң белән яшә», – дияр дә китәр. Китмәсә дә, читкә йөри башлар. Безнең гаилә өчен ят хәл бу.  Мин бит эшләргә яраттым. Көне-төне эшли идем. Сукырларга барып  китап укуның  сәгате – 3 сум. Алтышар-җидешәр сәгать укып кайтам. Ул вакытта 18 тәңкә – акча иде. Университетта да эшләп алдым.  Гаиләне тәэмин итү –  ир кешенең бурычы. Эш юк дип кул кушырып утыру ир-атка  бер дә килешми. Мин студент вакыттан ук ач булмадым. Һәрвакыт кесәмдә чәйлек-шикәрлек бар иде. Флүрә  финанс-экономика институты китапханәсендә эшләде, аннан соң сукырлар китапханәсендә редактор булды.  Минем аннан беркайчан да акча сораганым булмады. Ул да миннән: «Кайда акчаң?» – дип төпченмәде. Яшь чакта күңел ачкалап та йөрдек.  «Ник болай йөрисең?» – дигәне булмады. Хезмәт хакын тулысы белән өйгә алып кайта идем. Анысы – гаилә хакы. Халтурада эшләнгән, ягъни «пистон кесәсе»ндәге акчага  бәйрәм ителде. Рәхмәт  Флүрә апаңа,  сабыр итә белде минем күңел ачуларыма. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Бик әйбәт карыйм.  Әйтмәсә дә, сизелә бит ул. Күзе бар, йөзе бар аның. Бөтенләй икенче төрле сөйләшә.  Ул вакытларны оныттым инде. Моннан 60 ел элек булган хәлләр инде алар.  Гашыйк булучылар булгандыр. Берсенә: «Укуыңны бел!» – дидем. Башка бер сүзем булмады. 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтә идегез?  
–   Беренче класстан ук әйбәт укыдым.  Бик шук идем.  Кызларның сызым да сызасы, рәсем дә ясыйсылары бар. Ә мин бик оста ясый идем. Художник булыр дип көттеләр мине. Ә классташ кызлар мине егеткә дә санамады бугай. Кечкенә генә малай  идем. Ә алар –  җиткән кызлар. Ну яраталар иде үземне. «Татваленка»да эшләгәндә үзешчән ансамбльгә йөрдем. Анда нинди генә кызлар юк иде! Алар янында мин хөрмә төше генә булдым. 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Килешәм. Флүрә апагыздан кала, артык чибәрләр туры килмәде. Әйе, яратам чибәр  хатын-кызларны.  Тик минем күз төшү белән генәмени?! Тәкәббер, чибәр булса,  куркырлар да шул. Акыллы хатын-кыз  матурлыгы белән масаюын беркайчан да сиздермәсен инде ул.  Андыйларга яратып әйтә торган сүзем бар: «Хуш, авылым, сау бул!»  Көчле гүзәл затлар кемнәргәдер ошыйдыр, әлбәттә. Үземә, мәсәлән, минемчә яши торган кеше кирәк. Юлбарыс белән арыслан булып яшәп булмый ул гаиләдә. Әгәр ир-атның зур эшләр башкарырга көче җитми икән,  хатын йогынтысына керми, кая китсен... Хатын дилбегәне үз кулына ала инде.  Шулай да хатын-кыз ирдәүкәләнеп йөрмәсен иде, табигате белән үк нәфис, йомшак булырга тиеш бит ул. Аның бөтен көче дә  хатын-кыз булуында.

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Бераз сабыр итәргә кирәк. Башында булса, аңлый ул. Хәдистә әйтелгәнчә, хатын-кыз кәкре кабыргадан яратылган, турайтмакчы булсаң, сындырырсың. Бу хатын-кызның кирелегенә ишарә инде (хәйләкәр елмая).  Шуны гына әйтәм: мин үз дигәнемне эшләми калмыйм. Хатын-кыз киреләнәме-юкмы, анысы – аның эше. Гаиләнең тоткасы ир-атта. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
–  Бер дә аптырамыйм.  «Ял итәсеңме, хатын, ярар, ял ит», – дим дә, нәрсә бар, шуны  җылытып ашыйм. Мин ул эшне генә  эшләмәслекме әллә? Җылытып ашарга да булмасамы? Ничек өйдә ризык булмасын инде? Мин анысын күз алдыма да китерә алмыйм. Юк икән – печенье белән чәй. Аның өчен тавыш чыгарасы түгел инде. Үзем әзерли белмим. Кабыклы бәрәңге белән йомырка пешерүдән узмый минем аш пешерү осталыгым.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез? 
– Бусы да табигый инде. Ул бит хатын-кыз. «Ашыга төш», – дип әйтәсең инде. Флүрә апаң минем гадәтне белә ул, шуңа да алданрак киенеп куя. 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?  
– Мин бу мәсьәләдә  идеаль ирдер, мөгаен. Бер конфет бирсә дә күңелем була. Бүләкне дөрес бирмәдең, пешергән ашың ошамады  дип  хатынны рәнҗетергә кем дип белдегез мине? Бар ул хатын-кызның җанын ашый торган кешеләр. Аннан да зур хурлык юк ул хатын-кызга. Шулай бит? Алай зур бүләкләр бирешмәдек бугай без. Ул бик зәвыклы, әйбер сайлый белә. Флүрә апагыз  алып  биргән киемне тузганчы киям. Үзем дә бүләк бирергә яратам. Чәчәкләр  ярата ул. Үзе дә чәчәк кебек минем хатын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар