Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Фирдүс ТЯМАЕВ, Татарстанның атказанган артисты;
гаилә стажы – 7 ел;
балалары – Раян, Кәрим.
Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Тәрбиясенә. Минем әни: «Нәселенә карап кызын коч», – дип әйтә иде. Күп кызлар белән йөрдем. Резеданы Казанда татар дискотекасында күрдем һәм ошаттым. Ул студент кыз иде әле. Безнең яшь аермасы –12 ел. Резедаларның өенә барып алар гаиләсендәге тәрбияне күргәч, минем күңелемә ул тагын да ныграк ятты. Ирне хөрмәт итү. Өстәл артында ир кеше сөйли. Ә бу минем өчен бик мөһим.
Нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
Бу ир-атның холкыннан тора. Мин өйләнгәч ике генә таләпне әйттем. Беренчесе – хыянәтне беркайчан да кичермәячәкмен. Икенчесе – хатыным миңа әниемнән, туганнарымнан зарланырга тиеш түгел. Хәтта алар хаклы булмаса да. Кайнана белән килен арасында төрле хәлләр килеп чыга, тик акыллы ир-атта бер кагыйдә бар: ике арага кермәскә! Якламаска! Әни – әни ул, хатын – хатын. Икесе дә бик якын. Әни ягына бассам, «маменькин сыночек» булып гаиләне бозачакмын, хатынны якласам, әнигә каршы барып, нәселгә хыянәт итәчәкмен. Күп гаиләләр бит шуның аркасында бозылыша. Ә хыянәткә килгәндә... Ир шул юлга баса икән, димәк, иң элек үзенә хыянәт итә. Бу – аның башсызлыгы! Ә хатын-кыз читләргә караса, гаиләсенә, балаларына хыянәт итә дигән сүз. Балалар үскәч, аларга: «Әтиең читкә йөрде» – дип әйтсәләр, бу хәбәрне күңелләренә авыр алмаячаклар. Ә инде әнисенә карата әйтсәләр, җанга тиярлек моннан да авыр сүз булмаячак. Коръәндә дә бит Аллаһы Тәгаләдән соң ана тора. Әни җитмеш тамырын өзеп баласын таба. Әни – иң изге кеше. Ә изгеләргә андый хата эшләү – гөнаһ.
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
Мәгънәсез сорау бу! Өеңә ямь керткән хатын ничек инде илһамландырмасын ди! Әлбәттә, илһамландыра. Аларны икегә бүлеп карау, гомумән, дөрес түгел. Минем әни өйдә ямь дә булдырды, илһамландырды да. Безнең гаиләдә дә шулай ук. Яратып өйләнгәнсең икән, башкача сүз булырга тиеш түгел. Хатын ашарга да пешерә, илһамландыра да, талаша да, ярата да, назлый да... ул шуның өчен хатын бит.
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
Нинди генә дустың булса да, иң якын дустың – хатының. Берни сөйләмим дигәннәргә ышанмыйм: һәрбер ир-ат хатынына серен сөйли. Гап-гади тормыш мисалы китерәм: кайбер ир гомере буе бик күп сөяркәләр белән йөри-йөри дә, саулыгы беткәч, хатыны янына килеп егыла. Димәк, ул аның якын дусты. Аннан да якын кешесе юк.
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
Хәтерлим. Мин аңа беренче очрашуда ук: «Син – минеке» дидем. Казанда дискотекада очрашканнан соң өч ел йөрдек. Тыйнаклыгы, мөлаемлыгы йөзенә чыккан иде. Хатын-кызның кем икәнен күзенә карап беләм. Романтик тәкъдимнәр ясый алмадым. Авыр чак иде. Авариягә эләккән вакытлар. Акча юклык... «Бүген сезгә кыз сорарга киләбез», – дидем. Бөтен тәкъдимем шул булды. Ә бишенче сезон концертымда сәхнәдә матур итеп тәкъдим ясадым. Алдына тезләндем дә мәхәббәтемне аңлаттым. Балаларыбыз бар иде инде.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
Әни Резеданы күрүгә үк: «Бу – синең кеше. Характерыңа туры килә. Синең бәхетеңә туган бала», – диде. Әлбәттә, ир-ат әнисенә охшаган хатын эзли. Минем әти кызмача кайта идеме, ярсып кайтамы, төнлә кайтып керәме – өстәлдә һәрвакыт әнинең бәлеше, токмачы, җимеше булды. Ит белән бәрәңгене әйтеп тә тормыйм инде. Нинди генә хәл булмасын, әтинең носкиларына кадәр үтүкләнгән була. Авылда яшәп! Әти электрик иде, әни гомер буе сыер сауды, ашханәдә дә эшләде. Ул тәртип ярата. Шкафында әйберләр һәрвакыт таслап өелгән... Мин шундый хатын эзләдем һәм таптым.
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
Кайбер хатыннарның бер зур кимчелеге бар: күбрәк акча эшли башлый икән, ирен битәрләргә тотына. Элек андый нәрсә юк иде бит! Моңа дәүләт гаепле: ирекне күп бирде. Уйлап карагыз! Бүгенге көндә ир-атның бер хокукы да юк. Менә гади генә бер мисал. Гаилә таркала икән, бала хатында кала. Бу –гаделсезлек! Әгәр закон баланы әтидә калдыру ягында булса, хатын бит аерылмаячак. Ул иренә ярашып яшәячәк. Дөрес, өйдәгеләрне җәберләп яшәгән ир-атлар да бар, ләкин бу очракта да гаепне ир-атка гына ташлап булмый. Ир рюмкага үрелә икән, димәк, гаиләдәге мөнәсәбәтләр начар. Ә тормышның 80 проценты хатын-кыздан тора. Гаиләдә дилбегә хатын-кыз кулында. Хатын-кыз, бала табам да үзем өчен үстерәм, дип аерыла. Ә бала кем булып үсә? Гомумән, хәзерге заман балалар тәрбиясе өчен үтә куркыныч. Балага эләктереп аласың икән, опекага килеп җитә. Мәктәптә укытучы балага тавыш күтәрсә, шундук әти-әнисе килеп, аны эшеннән алдырта. Элекке заман кирәк! Тал чыбыгы! Мин әти-әниемә тал чыбыгы өчен бик рәхмәтле. Минем өйдә шундый закон: өйгә егетләр белән кайтып керәм икән, хатын чәй куя да, бүлмәсенә кереп китә, балалар да безнең янда утырмый. Без үзебез дә шулай үстек. Ә кайбер гаиләләргә килеп керәсең – балалары өстәл башында, шунда ук хатыны җәелеп утыра. Әле ул ире белән талашып алырга, ятлар янында кайнанасын хурлап алырга да күп сорамый. Алай ярамый. Иргә карата хөрмәт булырга тиеш.
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
Сәхнәдә булгач, безне идеаль дип уйлыйлар. Юк, без дә шундый ук гап-гади ир-атлар, безнең дә шундый ук организм. Кияүгә чыккан хатын-кызларның башка ирләргә мәхәббәт аңлатуларына шаккатам. Азгынлыкмы инде бу, үз иренең ирлек көчсезлегеме?! Әмма шуны онытмаска кирәк: бу – зур гөнаһ. Әгәр хыянәт иткән хатын-кызларга моның нинди зур гөнаһ икәнен аңлатсалар, ул гомере буе сәҗдәдә булыр иде. Күңелләрендә иман булганда гына ир белән хатын матур яши.
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
Күп сөйләп тормыйм, бер сүз белән генә әйтәм: чын ир-ат булуы. Ә менә һәр хатын-кыз өчен чын ир-ат төшенчәсе төрлечә ул.
Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
Концертларымда минем чын ир-ат булып күренәсем килә. Тамашачылар шуның өчен дә киләдер, мөгаен. Ир-ат чын ир-ат булсын инде ул. Әнисен кулларында күтәреп йөртсен, алдында тезләнсен, хатыны белән матур итеп яшәсен. Концертымнан соң тамашачыларым өйләренә якты хисләр белән кайтып китсен иде. Ирләрнең – хатынын, хатыннарның ирен хөрмәт итеп яшәүләренә өлеш кертәм икән, бик сөенәчәкмен.
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
Башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Үзем көчлесеннән дә, матурыннан да курыкмыйм. Матур хатын-кыз ул салкын булырга мөмкин. Аны кочаклап бернинди энергетика ала алмыйсың икән, нигә кирәк ул матурлык?!
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
Бездә андый очрак юк. Хатыным холкымны белә: мин – медийный кеше, үз законнарым бар. Кайчан һәм ничек итеп сүз кушарга кирәклеген дә белә ул. Юк, мине тиран дип уйламагыз сез. Без киңәшләшеп яшибез. Хатынымның фикере минем өчен мөһим. Мин аңлыйм: хатыныма карата нинди мөнәсәбәттә булсам, туганнарымның, әнинең мөнәсәбәте дә нәкъ шундый булачак.
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
Ул кыланчык түгел, масая белми. «Матурым, ул синең эшең, мин тыгылмыйм», – ди. Миңа Резеданың тормышка карашы ошый. Аның фикеренә колак салам, үзем дә сорыйм. Ул мине, бәлки, тәрбиялидер дә әле.
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
Бездә андый хәлнең бөтенләй булганы юк һәм булмаячак та. Мин гастрольләрдән кайткан көнне бәлеш, мантый пешкән. Безнең запассыз яшәгән юк. Балконда – какланган каз, суыткычта – пилмән. Бу әнидән килгән гадәт. Нурлатта әнинең йортында дүрт суыткыч тора. Анда ике үгез сыеп беткән. 400 баш кош-корт кына үстерә әни. Нинди генә акчасызлыкта яшәсәк тә, беркайчан да ризыкка аптыраганыбыз булмады. Хатынның өстәле дә, әнинеке дә, әбинеке дә мул. Һәр гаиләдә шулайдыр ул. Өстәл мулрак булган саен, Ходай Тәгалә бирә. Җай чыга икән, күршеләреңне, туганнарыңны, ятимнәрне ашат. Әҗере кайтмый калмый аның. Сигез ел тулай торакта яшәдем. Бәлешкә кадәр пешерә беләм, пешереп тә ашатам. Аш-суга оста мин.
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
Гадәти хәл. Аның өчен тавыш чыгарганым юк. Гомумән, минем өйдә тузынганым юк. Усал кешедән куркырга кирәкми, тыныч кешедән саклан, диләр. Ул аркаңа пычак кадарга мөмкин. Ә хатын-кызның җыенуы... Әнә, җиденче яртыдан башланачак концертка дүрттә үк килеп әзерләнә. Алар шунда бүлмәдә хатын-кызлар белән чәч ясыйлар, бизәнәләр. Хатын-кыз бит инде ул, җыенсын рәхәтләнеп.
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
Без бар нәрсәдән матурлык таба беләбез. Сәхнә кешесе үзе шул сюрприз оясында яши. Шуңа күрә бер-беребездән әллә ниләр көтмибез. Әйе, чәчәкләр бирәм, әлбәттә. Анысы да шул 8 Мартта, туган көнендә. Беркайчан да аның теләкләренә каршы килгәнем юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Узенне генэ ярата торган кеше син
0
0
0
0
Фирдүсне болай да хөрмәт итә идем, чынлап та дөрес кеше икәненә инандым! Алга, безнең Тямай?
0
0