Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. Руслан АХУНОВ, рәссам, психолог. гаилә стажы – 20 ел; өч бала атасы.
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Руслан АХУНОВ, рәссам, психолог.
гаилә стажы – 20 ел;
өч бала атасы.
Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Күпләр безне – ир-атларны күзләре белән генә күрә дип саный. Нәрсәдер кичерергә дә сәләтле икәнебез турында бик азлар искә төшерә. Хәер, ир-атлар үзләре дә бу хакта әллә ни җәелеп китеп сөйләргә яратмый, киресенчә, хис-кичерешләрен күп вакыт яшерергә тырыша. Әмма психология белән якыннан таныш кеше буларак шуны әйтәм: ир-ат сезгә карап тышкы кыяфәтегезне генә түгел, бик күп башка нәрсәләрне дә күрә: кәефегез нинди булуын, күңелегездә нинди куркулар яшеренгәнен... Өстегездәге күлмәкнең төсе дөньяга, тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәтегезне чагылдыруын да күрә ул. Әйе, әйе, хатын-кыз нинди күлмәк кияргә икәнен кәефенә карап сайлый бит. Хәтта макияжының ничек килеп чыгуы да бары тик аның кәефенә бәйле. Шуңа күрә хәтта буянмаган, киенмәгән, диетаның ни икәнен оныткан чакта да, тышкы кыяфәтенең төп-төгәл яртысы аның кәефе ничек булуыннан тора. Менә шуның өчен дә миннән: «Ир-атларга нинди хатын-кызлар ошый?» – дип сораганда, беләсезме, ничек җавап бирәм? Шат күңелле!
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Ерактанрак башлыйм әле. Безнең акыл һәрнәрсәне икегә бүлә: яхшы һәм начар, уң һәм сул, кайнар һәм салкын, үткәннәр һәм киләчәк... Хатын-кыз һәм Ир-ат. Әйе, без дөньяны гел капма-каршылыкларга бүләбез. Һәм бу исемлекне чиксезлеккә кадәр дәвам итәргә була. Әмма тормышның төп принцибы башкача яңгырый: капма-каршылыкларны берләштереп кенә бергәлеккә, бөтенлеккә ирешергә мөмкин. Ир-ат белән хатын-кыз табышканда гына мәхәббәт туа, алар кавышканда гына дөньяга яңа сабый аваз сала. Кайгы һәм шатлыклар аша узганда гына безгә зирәклек килә...
Ир-ат белән хатын-кыз да бер алманың ике яртысы күк: үзара мөнәсәбәтләр аша бер-беребезгә «кагылганда», шомарабыз, тигезләнәбез, «энәләр» коела... Һәм без бу «тәҗрибә» (соңгы вакыттагы иң модалы сүзләрнең берсе!) аша узып бербөтенгә әйләнергә тиеш... Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була дип сорадыгыз бит әле. Ир-атка, димәк, Хатын-кызда нәрсәдер ошамый дигән сүз бу. Әмма аңарда андый сыйфат күрәсез икән, башта бер нәрсәгә игътибар итегез: нәкъ шундый ук сыйфат үзегездә дә юкмы икән? Психологиядә «чагылу» дигән термин бар: кайбер сыйфатларыгызны үзенә «күчереп» алып, хатын-кыз, димәк, аларны үзгәртергә кирәген күрсәтә. Сез үзегездә ул кимчелекләрне күреп, алардан котылуга, хатын-кызда да аларның берсе дә калмаячак.
Аннан «гафу итәм» дигән сүздә бик нык тәкәбберлек сизелә: телим – гафу итәм, телим – юк, имеш. Ир-атларның күбесенең холкына хас күренеш бу. Ир-атлар үзләрен өстенрәк санаса да, чынлыкта, күзгә күренмәгән бу көрәштә хатын-кызлар күптән җиңде инде. Ышанмасагыз, ир-атларның гомер озынлыгына карагыз, күпмесе эчеп юкка чыгуын санагыз... Алар үзләре генә моңа никтер һаман да ышанырга теләми: әлеге дә баягы горурлык комачаулый.
Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Бу сорауга бөтен ир-атлар да бик тиз, хәтта уйлап та тормыйча җавап бирәдер: хыянәтне, диләрдер. Әмма эш тәҗрибәм шуны күрсәтә: хыянәттән соң бөтен гаилә дә таркалмый. Тормышның асылы, гомумән, башкада аның.
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
– Без Зәлия белән бер туган көндә таныштык. Күрүгә күзем төште, билгеле. Әмма тышкы кыяфәтенә карап: «Актриса бугай», – дип уйладым. «Ераграк торырга кирәк», – дидем әле үз-үземә. Ә кунактан киткәндә безгә бергә чыгарга туры килде. Сүз булсын өчен генә: «Сезне радиода эшли дип әйттеләр?» – дим. Ул: «Әйе», – диде дә... китте дә барды. Берәү булса: «Әйе!» – дип җавап бирер иде. Кылану, мактану, масаюның эзе дә юк! Алай икән дидем эчтән генә... Шул мизгелдә аның эчке дөньясын күрдем бугай: дәрәҗәсен, абруен, көчен сиздем. Аннары янына радиога бардым. Төнге эфиры иде. Буш вакыты булды да, яныма чыкты. Нәрсәдер сөйләшеп, көлешеп басып тордык. Ярарга, булганыннан яхшырак күренергә тырышуын – берсен дә сизмәдем. Юк, ул моны махсус эшләмәде, Зәлия үзе шундый.
Ә аннан мин аңа... тәкъдим ясадым. Танышып ике ай узуга. Тормышның инде ачысын-төчесен икебез дә шактый татыган идек. Зәлия белән яшәп булачагын шунда ук аңладым. Аңа ышанырга мөмкин икәнен. Тәкъдимемне кире кагар дигән шигем бөтенләй юк иде. «Син бүре кебек: килдең дә, күтәреп алып та киттең», – диде ул соңыннан... «Никахсыз кавышмыйбыз!» – диде Зәлия. Мин: «Ярар!» – дидем. Беркемгә хәбәр итмәдек! Мөхәммәт хәзрәт – Зәлиянең авылдашы, «Ихлас» мәчетен төзи генә иде әле. «Андый эшне тиз тоталар, әйдәгез, иртәгә үк», – диде ул. Без утырып торырлык кына урын чистартты да... Әле төзелеп тә бетмәгән мәчеттә иң беренче никах шулай итеп безгә укылды. Ул чакта бетон заводым бар иде. Хәзрәткә мәчетне төзеп бетерешергә булыштым. Сүз уңаеннан, Уфаның яңа мәчетләре төзелешенә өлешем керү дә минем өчен сөенеч.
Мин шәһәрдә үстем, ә Зәлия – авылдан. Әмма авыл кызларын гел якынрак күрдем, әнием авылдан булгангадыр, бәлки. Булачак хатыным бары тик татар кызы гына булырга тиеш иде. Миңа бит уен уйнарга түгел, бала тәрбияләргә, аякка бастырырга кирәк иде. Яшәргә! Ә Зәлия бик кыю ул. Әнисенә дә никахыбыз турында авылга кайткач кына әйтте. Мин шул вакыт әнисенең аңа һәрвакыт бөтен нәрсәне рөхсәт итүен аңладым. Дөресрәге, аңа ышануын. Тулысынча! Ул кабул иткән карар белән килешүен. Дөньядагы иң яхшы әби – аның әнисе! Зәлиянең гаиләдә ирне бу дәрәҗәдә хөрмәт итүе дә әнисеннән килә. Сүз уңаеннан, ир-ат өчен аны кимсетүдән дә авыр нәрсә юк – без барыбыз да шуңардан куркабыз. Ир-атны кимсеткәндә хатын-кыз бөтен нәрсәсен югалта: аны да, үзен дә, бәхетен дә. Ирен түбәнсетеп, ул үзе күтәреләм дип уйлый, әмма киресенчә килеп чыга. «Син булдырасың», «син яхшырак» дигән сүзләрне беркайчан жәлләмәгез. Әйе, сүз генә алар. Әмма ир-атны күтәрә торган сүзләр.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– Әйе, күпләр шулай сайлый. Мин дә алар рәтендә бугай... Хатыным нәкъ әнием кебек үк тәмле пешерә. Тәҗрибәле психолог буларак, хатын-кызлар, сезгә шуны әйтәм: ир-ат өчен ашау-эчү, ашказаны, чынлап та, икенче урында ук тора. Ә менә беренче урынга нәрсә куясын үзегез хәл итегез... Шаярту түгел бу. Без – ир-атлар бу яктан шактый гади затлар.
Әни дүрт ел урын өстендә ятты. Без өйләнешкәндә йөрми, сөйләшми диярлек иде инде. Әмма кызыбызны күрергә, кулына алып сөяргә өлгерде әле ул.
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Бәлки без нәкъ менә шундый чорны кичерәбездер хәзер... Мине эшсез дияргә дә була. Мондый очракта бик күп нәрсә ир-атның үз-үзен тотышыннан да тора. Аның проблемасы – башында. Хатыны акчаны күбрәк тапканга, ир үзен түбәнсетелгән итеп хис итә икән, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар туачак. Йә алар кечкенә бала кебек бер-берсе белән ярышалар, йә җитәкләшеп мәхәббәткә таба атлыйлар. Хатыны хезмәт хакын югалтмасын өчен, ире декретка чыгучылар да бар танышлар арасында. Ярышның эзе дә юк монда. Сизәсезме, хисләренең тирәнлеген, мөнәсәбәтләренең ныклыгын?! Берәүнең дә тормышы гел бертөрле генә бармый. Аның дулкын сыман үзгәреп торуын аңласаң, яшәргә җиңелрәк: борчулар артыннан сөенеч киләсен беләсең. Әйе, барысы да узгынчы. Әмма һәрберсенең уңай ягын таба белергә кирәк. Минем дә эштән өйгә кайтып кермәгән чакларым күп булды, ә хәзергә менә күбрәк хатыным, балаларым янында. Дөньяны өр-яңадан ачам!
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Чынлыкта, безне хатын-кызлар үзләре сайлый. Бу – һәрвакыт шулай. Хатын-кыз шундый карарга килүен ниндидер юллар, күзгә күренмәгән ысуллар белән белгертә, һәм син аны яратуың турында сөйли башлыйсың, «Хатыным булырга ризамы?» – дип сорыйсың...
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Акча, әлбәттә. Элек башкачарак булгандыр, ә хәзер менә шулай. Әмма акча бу очракта матди байлык турында гына түгел, ә ир-атның үз-үзенә булган ышанычы, аның төплелеге, аягында нык басып торуы турында да сөйли. Димәк, гаиләне дә алып бара алачак. Бу – мәсьәләнең тышкы ягы дисәк тә була: матди ягы. Дөньяның икенче зур өлеше – рухи як та бар бит әле. Анысында беренче урында кешелеклелек тора. Һәм монда хатын-кызларның гаҗәеп сизгерлеге турында әйтергә кирәк. Аның йөрәге күпкә зуррак. Менә бу очракта мин «ир-ат һәм хатын-кыз бертигез түгел» дигән фикер белән бик теләп килешәм.
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
– Әгәр ул аңа гаилә кору максатыннан карый икән, әйе, куркытадыр. Гаилә тынычлык ярата ул... Ә инде алар – хезмәттәшләр, һәм араларында ниндер бер ярыш бар икән, бу очракта, киресенчә, хатын-кызның чибәрлеге һәм көчлелеге үзенә тартырга да мөмкин.
Әмма бер нәрсә бар: тыштан көчле күренгән хатын-кызларның җанында, гадәттә, тау-тау үпкә хисләре яшеренгән була. Психолог булып эшләү дәверендә андыйлар белән байтак очраштым. Хатын-кыз көчлерәк күренгән саен, эчтәге ул таулар да зуррак, тирәнрәк. Көчле булырга кирәкми дигән сүз түгел бу. Тормыш моны таләп иткәндә, көчле дә була белсен хатын-кыз, кирәк чакта – көчсез дә.
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Кайчак хатыным белән бер үк җиргә икебез ике машинада чыгып китәбез. Мин бик тиз йөрим. Үземчә иң кыска, иң якын юлдан барам дип уйлыйм. Килеп җитәм, ә Зәлия инде анда! «Син соң кайда йөрисең?» – дип каршы ала. Аптырам басып торам, «Нинди юлдан килдең?» – дип сорыйм. Минем кадәр оста да йөртми бит әле, әмма иң кыска юлны интуиция буенча ул сайлаган булып чыга...
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Тулы суыткыч янында ачка тилмереп утыручы ир-атлар булса, улым белән без инде ул... Зәлия иркәләп тәмам бозып бетерде безне. Ул күп вакыт иртүк нидер әзерләп китә. Һәм безне, гадәттә: «Ашыйсыгыз килсә, суыткычны булса да ачыгыз инде», – дип ачулана. Ә без күп вакыт, карап та, анда ни барын күрмибез «Нәрсәдер бар идемени? – дип сорыйбыз икәүләп. – Котлет та бар идеме? Бәрәңге дә?» Әмма ашаудан беркайчан проблема ясаганыбыз юк. Кайчак Зәлия 12 сәгатьлек эфирдан кайта. Әллә никадәр энергия түгеп... Безнең йорт астында гына тәмле самса саталар: әниебез бик арып кайткан чакта, улым белән йөгереп кенә шунда төшеп менәбез. Хәер, бик тырышсак, үзебез дә нидер пешерә алабыз. Мәсәлән, бәрәңгене өйдә бөтен кешедән дә тәмле кыздырам. Салат ясарга да була. Әйтәм бит, ашарга юк дип кайберәүләрдәге кебек тавыш чыкканы юк. Әнә Америкада өйдә бөтенләй әзерләмиләр. Дөрес, каядыр барып ашау аларда арзангарак та төшә. Ә Зәлия аш-суга бик оста.Татар милли ризыкларын еш әзерләргә тырыша. Бәлешенең ничек тәмле икәнен белсәгез!
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Ә бездә киресенчә: Зәлия җыенып бетә дә мине көтә. Әйтик, менә бакчага китәргә әзерләнәбез. Син әле уйларга да өлгермисең, ул инде унлап кәрзинне ишек төбенә китереп тезә. «Аны алдыңмы?» – дим. «Алдым!» «Моны?» «Алдым!» Берничә көнен һәрвакыт алдан планлаштырып яши торган кеше ул. Бәлки шуңадыр, аның янәшәсендә онытылам, таркауланам. Чит илгә үзем генә чыкканда бөтен нәрсәне беләм, онытмыйм. Ә Зәлия янәшәмдә булса... Кая барам, ничек барам, нәрсәгә – миннән сорамасалар хәерлерәк! Зәлия – бик яхшы җитәкче, оештыручы. Ул оештырган чараларны санап та чыга алмам. Башкортстанда узган «Татар кызы» бәйгесе үзе генә дә ни тора!
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Зәлиянең ялгышканы юк. Алай гына да түгел, аның һәр бүләге сюрприз! Кайтып-кайтып сөйли торган. Соңгы туган көнемдә ул, мәсәлән, нәкъ мин дөньяга килгән көнне чыккан «Правда» газетасы санын тапкан иде. Мәскәүдән! Төп нөсхә! Син аваз салган көнне илдә ниләр булуы хакында уку шундый кызык икән. Ә юбилеемда җырлавы! Өстәвенә, французча! Ничә еллар бергә яшәгәннән соң шулай шаккаттырды. Минем дә аны гаҗәпләндергәнем бар. Бер елны «Туган көнең белән, кадерлем!» дип язган банерга заказ бирдем. Шәһәрдән чыккан үзәк урамда! Нидер хакында сөйләшә-сөйләшә баланы бакчага илтергә барабыз һәм ул көтмәгәндә банерда үзен күреп алды! Ике атнага дип түләгән идем, ә банерны эшләүче фирма дизайнерлары Зәлиянең фоторәсемен бик яраттылар һәм... ай ярым алмадылар. Уфа өчен ноу-хау булды ул – мондый эчтәлектәге банерлар бездә булганы юк иде әле... Бөтен иҗат кешеләре кебек үк кайчак шактый моңсу булам. Зәлия андый чакларда мине нәрсәдер белән сөендерә белә. Гомумән, Зәлия кая гына барып керсә дә, шул җиргә шатлык, сөенеч иңә – бәйрәм башлана, тормыш гөрли!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк