Логотип
Пар алма

«Барысы да ир-ат кулында...»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 

 

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 

 

Динар ШАКИРОВ, Дүртөйле шәһәре прокуроры, Башкортстан; 

гаилә стажы – 18 ел; 

өч бала атасы. 

 

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 

– Әгәр миңа бу сорауны 15–20 ел элек бирсәләр, җавап, әлбәттә, башкачарак яңгырар иде. (Елмая.) Әмма яшең 40 тан узгач, хатын-кызга инде башкачарак карыйсың. Кайчак иң кыйммәтле бутикта киенгән, бар җире ялт иткән хатын-кыз очрый – бер кашык су белән йотарлык! Тик андагы тәкәбберлек, мин-минлек шунда ук теләсә кайсы ир-атның гайрәтен чигерә: аралаша башлап биш минут узуга, аның ягына инде күз дә саласың килми. Ә икенчесе гади генә киенгән, бизәнүе дә табигый генә, күзләрендә – нур! Ә елмаюы! Күңеленең матурлыгы, тормышка мәхәббәте, җанындагы гармония – һәммәсе күренә. Ни дисәң дә, хатын-кызның тышкы матурлыгына караганда рухи дөньясы, җанының матурлыгы үзенә күбрәк тарта. 

 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була

– Игътибарсызлыгын, сәгатьләр буе кибеттә йөрергә яратуын, көнләшүен, хәтерсезлеген, кайбер нәрсәләрне йөрәгенә артык якын алуын... Дөрес, боларның берсе дә минем җәмәгатемә кагылмый. Аның мине үзгәртергә тырышуы гына ике арада киеренкелек тудыра кайчак. «Ә безнең әти менә шулай эшли иде...» – дигән җөмләне 18 ел эчендә бер генә ишетергә туры килмәде. Бабай шәп кеше минем – сүз дә юк, андыйлар меңгә бер генә очрыйдыр. Ә мин... мин башка. Башка гаиләдә, башка тәрбия алып үскәнмен. Мине кем беләндер чагыштыру, алай гына да түгел, үзгәртергә тырышу, әлбәттә, ошап бетми. Ир-атларның күбесенә таныш күренештер бу... Әмма хатынымның бу гадәтенә күз йомарга була дип саныйм. Йомам да! Бабайны ничек мактаса да, артык түгел икәнен белгәнгә – бигрәк тә. 

 

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез

– Җавап бер генә бу очракта: хыянәтне һәм үземне кимсетүне. Мин табигатем белән горур ир-ат бугай. Өстәвенә, ир-атларның күбесе кебек үземнекен берәү белән дә бүлешергә дә теләмим. Мондый хәлгә калам икән, никадәр авыр булса да, шунда ук барысын да өзеп, тормышымның бу битен бөтенләйгә ябачакмын гына... Бу исемлеккә тагын хатын-кызның шапшаклыгын, әдәпсезлеген дә өстәр идем. Әлеге сыйфатлар, шунда ук булмаса да, торып-торып теләсә кайсы ир-атны чыгырыннан чыгара аладыр. 

 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак

– «Һәр бөек ир-ат артында аны яраткан һәм рухландырган хатын-кыз тора», дигән гыйбарә бар. Икенең берсен сайла дисәгез, мин беренчесенә тукталыр идем – анысы күңелемә якынрак. Идеаль очраклар – бу сыйфатларның икесенә дә ия булган хатын-кызлар да бар, билгеле. Гүзәл затларның көчлеләре генә моңа ирешә аладыр. Тик бөтен ир-атка мондый бәхет тәтеми генә... 

 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы

– Оскар Уайльд: «Ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык булуы мөмкин түгел, алар арасында гыйшык, дәрт, мәхәббәт, нәфрәт кенә була ала», – дисә дә, мин үзем башка фикердә. Ир белән хатын арасында гына түгел, гомумән, ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык, хәтта чын дуслык була ала дип саныйм. Студент чактан ук аралашкан андый дусларым бар. Ирләренә әйтергә җөрьәт итмәгән кайбер сораулар белән мөрәҗәгать иткән, киңәш сораган, серләрен уртаклашкан чаклары булгалый. 

 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле

– Хатынымның әнисе Татарстанның Кукмара районында, Өлге авылында туып-үскән. Фәридә дә шунда дөньяга килгән. Без аның белән 2001 елның октябрендә Башкортстанның Чакмагыш районында таныштык. Ул анда әти-әнисе белән яши иде, ә мин район прокуроры ярдәмчесе булып эшкә урнаштым. Кичләрен эштән кайтканда аны юлда бик еш очрата идем. Фәридә дә улы белән эштән кайта, баласына ул чакта 6 яшь иде. Чибәр, зифа буйлы бу кыз миңа бер күрүдә ошады, әмма аның белән танышуга бик озак кыюлыгым җитмәде әле. Аралаша башланганнан соң – бер елдан никахыбыз булды. Кияүдән кайткан хатын, бераз миннән өлкәнрәк тә, кулында бала... Шуңа күрә әти-әнием башта аңа өйләнергә теләвем белән бигүк риза түгелләр иде, тик соңыннан аңладылар һәм бу карарымны кабул иттеләр. Ул көннән соң инде 17 ел вакыт узды. Тагын 2 улыбыз туды – безнең өч улыбыз бар. Олы улыбыз инде Казан федераль университетын тәмамлады, уртанчысы 9 нчы сыйныфта укый, кечкенәсе әле балалар бакчасына гына йөри. Мине шәһәр прокуроры итеп билгеләделәр, соңгы ун елда Дүртөйле шәһәрендә яшибез. 

Ничек тәкъдим ясаганымны, әлбәттә, хәтерлим. Никахыбызга кадәр берничә ай алдан булды ул. Фәридә миңа кунакка килгән иде. Алдына тезләндем дә, Америка фильмнарындагы кебек кабатладым: «Миңа кияүгә чык! Бер-беребезне шатлыкта да, кайгыда да, барлыкта да, юклыкта да, авырганда да, сау-сәламәт чакта да яратырбыз. Үлем безне бер-беребездән аерган көнгә кадәр!» – дидем. Ул: «Мин риза!» – дип җавап бирде. Әйтәсе сүзләремне алдан күңелемнән әллә ничә тапкыр кабатлап, репетиция ясап караган идем инде. Бар да мин теләгәнчә килеп чыкты. 

 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы

– Әйтүен әйтәләр, әмма соңгы карарны без барыбер йөрәк белән сайлыйбыз дип беләм. Минем үземнең хатыным әнигә бөтенләй охшамаган. Әмма уртак телне алар бик тиз тапты. Бу очракта күп нәрсә ир-атка бәйле: әниеңне булачак хатыныңны ничек кабул итәргә син әзерлисең. Әйе, барысы да синең кулда... 

 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш

– Минемчә, мондый ир-ат алдында ике генә юл бар: йә ул бу хәл белән килешә һәм хуҗалык эшләренең зур өлешен, балалар тәрбияләүне үз өстенә ала; йә ничек итсә итә, әмма югарырак хезмәт хаклы эшкә урнаша. Гаиләне җигелеп тартучы кеше ир-ат булырга тиеш – беренче көннән үземне бары тик шушы рольдә генә күрдем. Бүген дә шул фикердә калам. Улларымны да шулай тәрбияләргә тырышам. Тик бүгенге җәмгыять тәэсиреннән аларны аралап бетерү генә авыррак. Олысы, әнә, ирләр белән хатын-кызлар хәзер бертигез, гаиләнең матди ягын да алар бүлешеп күтәрергә тиеш дип саный. Кыз белән егет кафега кереп утыра икән, һәркем үзе өчен үзе түләсен ди. Минем үземә моны кабул итү авыррак. Улым да барыбер яши-яши минем кебек уйлый башлар дип өметләнәм. 

 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз

– Без, ир-атлар, читтән бик кыю булып күренсәк тә, гашыйк булган хатын-кызыбыз алдында югалып кала, кыюсызга әйләнә торган гадәтебез бар. Бигрәк тә яшь чакта. Әгәр ул шул вакытта колагыңа: «Миңа сезнең күзләрегез бик ошый. Аларга карагач яшисе килә», – дип пышылдап кына әйтеп китә икән, дөнья күз алдында үзгәрә: аның янәшәсендә булу өчен син инде таулар күчерергә әзерсең! 

 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез

– Беренче чиратта – эчке дөньяма. Җитәкче ир-атлар үзләренә әйтелгән сүзләргә саграк буладыр: аның сиңа түгел, син утырган урындыкка әйтелү ихтималы зур бит. Шуңадыр, мине шәһәр прокуроры түгел, ә бәлки, ир-ат, гади кеше буларак белүчеләрдән ишеткән теләкләр, җылы сүзләр кадерлерәк. 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы

– Өлешчә килешәм. Кызганыч, тик чибәр һәм көчле хатын-кызлар күп вакыт тәкәббер, горур, һавалы була. Ир-атны да беренче чиратта шушы сыйфатлар өркетә. Әмма соңгы вакыт хатын-кызларның көчле булуында, күп нәрсәне үз иңнәренә алуында ирләр үзләре гаепле бугай: вагайдылар. Әллә хатын-кыз иренең кочагына сыенган килеш, аның: «Барысы да әйбәт булыр, кадерлем. Бөтен нәрсәне дә хәл итәрмен, ә син мине, балаларыбызны гына ярат!» – диюен ишетергә теләмиме?! 

 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный... 

– Минемчә, ир белән хатын бер-берсенә юл куярга тиеш, юкса гаилә көймәсе бик тиз комга терәләчәк. Бер очрак искә төште әле. Никахтан соң әллә икенче, әллә өченче көн иде. Носкиемны салдым да хатынга суздым: «Юып куй!» Ирлегемне күрсәтүем иде инде бу минем... Ә ул: «Юк, юмыйм!» – диде. Бер-беребезгә ул чакта нинди сүзләр әйтүебез истә калмаган, әмма тавыш шактый зур булды. Мин хәтта ишекне каты ябып чыгып китәргә, әле башланмаган да гаилә тормышыбызга нокта куярга да әзер идем ул чакта. Әмма җаваплылык хисе, әти-әни биргән тәрбия бу адымнан саклады: носкиларны үзем юып куйдым. Һәм хатыныма: «Ярый, моннан соң да гел үзем юармын», – дидем. Менә 17 ел инде һәр көнне йокларга ятар алдыннан үз носкиларымны үзем чайкап эләм һәм моны үзем өчен түбәнчелек дип санамыйм. 

 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора

– Без һәрвакыт төшке ашны да, кичке ашны да өйдә ашыйбыз. Хатынымның сез әйткәнчә диванда ятып каршы алган чагын хәтерләмим. Теге яки бу сәбәп белән иртән ашарга әзерләргә өлгермәгән очраклар була, билгеле. Әмма мин моны, гадәттә, кичтән үк беләм һәм иртәгәсен юл өстендә тукталып йә әзер пилмән, йә пешкән тавык алып чыгам. Кафега кереп тә ашый алам анысы, әмма Фәридә моны аңлап бетермәс, хәтта үпкәләр иде дип уйлыйм. Ә үзем җитдирәк берәр нәрсә пешерергә тәки өйрәнә алмадым. Мультиваркада ботка пешерә беләм дә, йомырка кыздыра алам – шул гына. 

 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез

– Мин үзем чакырган җиргә соңга калырга яратмыйм, шуңа күрә шактый теңкәгә тия торган хәл бу. Ишек төбендә бураннар уйнаган чаклар да булгалый... Соңгы вакытта моңардан котылу юлын таптым әле: үзем әзер булгач, баланы киендерәм дә, урамга чыгып китәбез. Әниебезне көткән арада өй тирәсендә йөреп торабыз – саф һава сулыйбыз. Үзем генә булганда исә машинага чыгып утырам: музыка тыңлыйм яисә интернеттан яңалыклар укыйм. Минем дә нервалар тыныч, аныкы да. 

 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?  

– Әйе, дөрес бу. Мин үземне бүләккә талымсыз дип әйтә алмыйм. Булды инде, эчке кием, оекбаш, чалбар кебек бүләкләр алган чаклар да... Андый бүләкләр истә дә калмый: аласың да, онытасың. Шундый хәл килеп чыкмасын өчен нәрсә теләгәнемне йә читләтеп булса да алдан әйтеп куярга тырышам, йә икәү бергә чыгып сайлыйбыз. Иң ошаткан бүләгем исә – алтын чылбыр. Фәридә аны утыз биш яшем тулган көнгә бүләк итте. Ир-атларның муенга калын алтын чылбыр тагып йөрүен бер дә яратмыйм, шуңа күрә ак алтыннан алырга ризалаттым: күзгә дә артык бәрелеп тормый, матур да, затлы да. Менә җиде ел инде бер салмыйча киям. Хәтта мунчада да салганым юк. 

Кайбер гаиләләрдә шундый гадәт бар икән: ир белән хатын ике тартма куялар да, бүләккә нәрсә алырга теләгәннәрен аерым кәгазьгә язып, ел буе шунда салып баралар икән. Ә бәйрәм җиткәч, тартмадан берәр кәгазьне тартып кына чыгаралар: кирәкле әйбер дә була, үзенә күрә бер сюрприз да. Әллә безгә дә өйдә шундый шкатулкалар булдырыргамы икән дип уйлап торам әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай хай икесе дә непростой характерлы.Ә носки ул бер генә экземплярдамы, әллә прокурорның юуу машинасы юкмы?

    Хәзер укыйлар