Логотип
Шәхес

Зөһрә Сәхәбиева турында сез белгән һәм белмәгән 28 факт

Күренекле татар җыочысы Зөһрә Сәхәбиева турында фактлар тәкъдим итәбез.

1. Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева 1951 елның 27 апрелендә Татарстанның Ворошилов районы Салих-Тукай авылында дөньяга килә.

2. Алар гаиләдә 5 кыз, Зөһрә – төпчеге. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан каты яраланып кайтып, шактый еллар узгач, инде башка балабыз булмас дип яшәгәндә туа ул. Бу вакытта иң олы апасына инде 20 тулып килгән, калганнарына ‒ 17, 12, 10 ар яшь була. Әтисе аңа гел: «Кызым, син туган елны без беренче тапкыр икмәккә туендык», – ди.

3. Әти-әнисе икесе дә укымышлы кешеләр, икесе дә мәдрәсәдә укып чыкканнар. «Сак-Сок», «Йосыф-Зөләйха»ларны Зөһрә беренче тапкыр әнисеннән ишетә. Ә әтисе аларга пәйгамбәрләр тарихын сөйли.

4. Нәселләрендә җиде буында муллалар булган. Әтисе Габделкотдүс да авылда мулла вазыйфасын үти.

5. Дүрт кыздан соң аны, әлбәттә, малай булыр дип көткәннәр. Шуңадырмы, Зөһрә күбрәк әтисе янындарак үсә – гел аның янында кайнаша. Әти белән бергә җәен печән, утын әзерлиләр. Кара-каршы утырып, бүрәнә юналар.

6. Зөһрәнең дүрт апасының дүртесе дә тавышы була, олы апасы Мәхтүрә авыл сәхнәсендә дә еш чыгыш ясый, әмма аларның берсе дә сәнгать юлын сайламый.

7. Зөһрә күп кенә көйләрне шул өлкән апасыннан ота. Күршеләре кечкенә кызның җырлавын ишетеп: «Кара әле, көйне белә бит», – дип сокланалар. Ә Зөһрә бу вакыт: «Нәрсә икән ул көй?» – дип аптырый.

8. Аның өчен беренче сәхнә – өйләрендәге сәке, иң беренче тамашачылары – апалары, авылдашлары була.

9. Азрак үскәч, ул авылларына ук терәлеп торган урманга чыгып, шундагы бер аланда җырлый торган була. Кеше күрмәгәндә, рәхәтләнеп! Өйдәгеләре аны югалтса, әнисе: «Борчылмагыз, аланында ул», – дия торган була.

10. Дүрт классны Октябрь-Бүләк авылына йөреп укый, аннан сигез чакрым ераклыктагы Иске Дөреш җидееллык мәктәбенә китә. Урта белемне Теләнче Тамак авылы мәктәбендә ала.

11. Талантын күреп, укытучылары Ленинградтагы театр артистлары әзерли торган югары уку йортына барырга киңәш итәләр. Әтисе каршы төшә: «Чегән тормышы белән яшәргә туры киләчәк», – ди.

12. Әти-әнием инде олы, үзебезнең районга кайтып фельдшер булып эшләрмен, аларны карармын дип, ул Казанга, медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Казан медицина институтына имтиханнар бирергә уйлый. 

13. Училищены тәмамлагач, 15 нче шәһәр больницасында шәфкать туташы булып эшли башлый.

14. Шәфкать туташына укыганда ук, Дәрвишләр бистәсендәге Мәдәният йортында танылган композитор, концертмейстер Рәис Сафиуллин җитәкчелегендәге үзешчән коллективка йөри. Рәис Сафиуллин аны җәйге каникул вакытында гастрольләргә дә алып чыга. «Зөһрә, синеке кебек моңлы тавыш сирәк. Сиңа, һичшиксез, укырга кирәк», – ди. Бу сүзләр кызның язмышын 180 градуска үзгәртеп куя.

15. Консерваториянең әзерлек курсларына өч кешене алалар: ахырда Зөһрә Сәхәбиева белән Хәйдәр Бигичев икәү генә калалар.

16. Зөһрә консерваториядә төнлә эшләп укый: әти-әнисе олылар, колхоз пенсиясе генә алалар – аңа ярдәм итәрлек мөмкинлекләре булмый. Трамвай-троллейбуста, автобуста барганда да вакытның бер минутын да әрәм итми ул: музыка теориясен, нота белемен кабатлый...

17. Яшь җырчыны бик тиз күреп алалар: радиога, телевидениегә чакыра башлыйлар. Җырларын халык соравы буенча концертларга кертәләр: тулай торактагы бүлмәдәшләре аны радиодан ишетеп шаккаталар...

17. «Җидегән чишмә» – аның исемен сәхнәдә таныткан җырларның берсе. Сара Садыйкова белән Гомәр Бәширов «Җидегән чишмә» җырын аңа үзләре бирә. Студент чагында ук! Башта Сара апа өенә чакырып тыңлата. «Курка-курка гына яздырдым: үземә үзем ышанып җырлый башламаган идем әле, тәҗрибәм дә юк. Ә халыкка ул кисәк тәэсир ясады. Үзем дә аңламый калдым... Аннан концерт саен аны җырлавымны үтенә башладылар. Гомер буе шулай булды. Ялыкканнардыр инде дип берәрсенә кертмәсәм, халык залдан чыкканда: «Җидегән чишмә» яңгырамагач, концерт булмаган да кебек», – ди... Шуңа күрә мин аны хәзер дә гел җырлыйм», – ди җырчы.

18. Казан дәүләт консерваториясен Зөһрә Сәхәбиева 1977 елда тәмамлый, Зөләйха Хисмәтуллина классында белем ала. Диплом алганда ул инде популяр җырчы була.

19. 1977–1984 елларда – Татар опера һәм балет театрында, 1984–1993 елларда – Татар филармониясендә, 1993–1996 елларда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында, 1996 елдан «Идел» концерт-филармония берләшмәсендә эшли.

20. 1984 елда аңа Татарстанның халык артисты исемен бирәләр.

21. 1993–1999 елларда ул Казан консерваториясендә укыта.

22. Хәйдәр Бигичев белән беренче «свидание»ләре музейда була.
23. Алар Зөһрәнең туган ягында -–Тукай районының Иске Дөреш авылында язылышалар.

24. Җырчы өч тапкыр әни була, әмма ике баласын югалта. 39 яшендә – кызы Айсылуын (ул прививкадан соң вафат була), 41 яшендә улы Исмәгыйльне (төпчеге дөньяга килгәч, 8 сәгать кенә яши). Улы Айрат, килене, оныклары бүгенге көндә аның иң зур таянычы. 

25. Җырчы Хәйдәр Бигичев белән алар нибары 23 ел бергә яшәп калалар: иренең гомере вакытсыз өзелә.

26. Зөһрә Сәхәбиева күптән диндә, намазда. Ул ике тапкыр – 2007 һәм 2012 елларда хаҗда булып кайтты. 

27. Ул Хәйдәр Бигичевның иҗади мирасын саклау һәм пропагандалауга зур көч куя. «Хәйдәр Бигичев: альбом, истәлекләр» (2010) җыентыгының төзүчесе, «Пәйгамбәрләр эзенә тамды яшьләрем…» (2012), «Җырлы гомер – гамьле гомер» (2016) китапларының авторы.

28. 2023 елда Зөһрә Сәхәбиева «Болгар радиосы» уздырган ХI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында «Татар эстрадасы легендасы» дигән исемгә лаек булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар