Бүген шагыйрә Салисә ГӘРӘЕВАның туган көне.
1. Ул 1938 елның 6 нояберндә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында колхозчы гаиләсендә туа.
2. Алар гаиләдә алты бала үскәннәр – дүрт кыз һәм ике малай. Әбиләре мулла кызы булган.
3. 1956 елда Күзкәй урта мәктәбен, 1958 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел туган төбәгендә, Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли.
4. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчә.
5. 1962 елда Уралга – Чиләбе шәһәренә күченә. Уралда ул утыз елга якын – 1991 елга кадәр яши.
6. Чиләбедә башта балалар бакчасында тәрбияче, китапханәдә бүлек мөдире булып эшли, аннары «Сигнал» җитештерү берләшмәсендә радиотапшырулар редакторы һәм диктор вазыйфаларын башкара.
7. 1963 елда ул үз инициативасы белән Чиләбедә М. Җәлил исемендәге татар-башкорт әдәби берләшмәсен оештыра һәм күп еллар аны җитәкли. Бу – аның иң әһәмиятле җәмәгать эшләренең берсе.
8. 1980 елда ул Чиләбе өлкә телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор булып урнаша – без аны Уралдан, Чиләбе өлкәсеннән татар тавышын Татарстаныбызга җиткергән кеше буларак беләбез.
9. Узган гасырның сиксәненче еллар ахырында җәмгыятьтә үзгәртеп корулар тәэсирендә милли хәрәкәт җанланып киткәч, Салисә Гәрәева Чиләбедә Татар-башкорт өлкә иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе була, аның эшендә актив катнаша. Үзәк белән берлектә татар һәм башкорт телләрендә «Дуслык» һәм «Туган як» исемле төбәк газеталарын оештыруда катнаша, аларда җаваплы сәркәтип булып эшли. Бер үк вакытта ул Чиләбе өлкә телевидениесендә татарча «Чишмә» тапшыруының алып баручысы һәм мөхәррире була: Чиләбе телевидениесендә беренче тапкыр татар телен яңгырата. Чит төбәктә яшәүче татарлар өчен моның никадәр әһәмиятле, зур вакыйга булуын аңлау авыр түгел.
10. 1980-1990 елларда ул Чиләбе төбәгендә татар әдәбиятын пропагандалау буенча зур эш алып бара: завод цехларында, мәдәният сарайларында, өлкәнең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә әдәбият-сәнгать кичәләре үткәрә, Татарстан Язучылар берлеге белән гел элемтәдә тора – Казаннан кунак итеп язучылар, артистлар чакыра, алар белән халык алдында очрашулар, радио-телевидениедә чыгышлар оештыра.
11. 1991 елларда Салисә Гәрәева Казанга күчеп кайта. Башта «Татарстан хәбәрләре» газетасы редакциясендә, аннан 1995–2003 елларда «Мәдәни җомга» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли.
12. 1975 елдан ул – журналистлар, 1982 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
13. Иҗат юлын Салисә Гәрәева бик яшьли башлый. Аның беренче шигырьләре 1955 елда, әле 17 яшьлек чагында ук Минзәлә район газетасында басылып чыга.
14. 1959 елдан аның исеме республика көндәлек матбугатында («Татарстан яшьләре» газетасында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» журналларында) күренә башлый. Соңрак аерым шигырь цикллары Татарстан һәм Көньяк Урал китап нәшриятлары чыгарган күмәк җыентыкларда, альманахларда («Яз күрке», Казан; «Җиңелмәс Вьетнам», Казан; «Беренче карлыгачлар», Казан; «Солнце на ладони», Чиләбе; «Урал синекрылый», Чиләбе; «Монолог», Чиләбе; «Каменный пояс», Свердловск) урын ала.
15. 1979 елда шагыйрәнең татар телендә «Уралым» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Ул «Тау сукмагы», «Прозрение – Офыклар», «Йолдыз яңгырлары» дигән шигъри җыентыклар авторы.
16. Соңгы җыентыгы «Бер кайтырмын» дип атала. Туган Татарстаны һәм гомеренең зур өлеше узган Урал аның иҗатында аерым урын алып тора. Табигать, туган җир, яшьлек хатирәләре, ана мәхәббәте – төп темалары.
17. Шагыйрә Салисә Гәрәева – Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты.
18. 2023 елда, шагыйрәнең 85 яшьлек юбилее уңаеннан, туган авылы Тулбайда аңа багышланган стела куелды. Әлеге стела Тулбай авылы эшмәкәрләре, авыл халкының үзара салым акчасы һәм шагыйрәнең иҗатына битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә куелды.
19. Соңгы елларын шагыйрә Минзәлә картлар йорты-интернатында уздырды.
20. Салисә Гәрәева 2025 елның 6 гыйнварында вафат булды һәм үзенең васыяте буенча, Минзәләнең мөселман-татар зиратында җирләнде.
21. Шагыйрәнең бердәнбер кызы Эльвира Германиядә яши. Ул чит илгә 1986 елда ук киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк