Логотип
Шәхес

Рус телендә иҗат итүче татар язучылары

Аларның исем-фамилияләре дә, милләтләре дә татар. Шулай да алар рус телендә яза. Барысы да шәһәр җирендә туып-үскән. Әдәбиятта каләм чарлауны рус телендә өстенрәк күрсәләр дә, иҗатларындагы персонажлар аша татар милләтенең чалымнарын, характер-кичерешләрен чагылдыра алар. Сүзебез русча иҗат итүче татар язучылары хакында.

Шамил Идиятуллин – 1971 елда Ульяновск шәһәрендә туа. Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә яши. Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә гомер кичерә, 1988 елдан бирле журналистика өлкәсендә эшли. 9 ел “Известия Татарстана” газетасында, “Коммерсантъ” нәшрият йортында хезмәт куя. 2003 елдан “Коммерсантъ” нәшрият йортының Мәскәү офисында төбәк бүлеген җитәкли. 2004 елдан үзен язучылык өлкәсендә сыный башлый. Наил Измайлов исеме астында да иҗат итә. Фантастика юнәлешендә эшли.


фото - Facebook


Танылган әсәрләре һәм казанышлары:
 
«Татарский удар» («Rucciя») романы.
«СССР™» романы. Бу әсәр 2010 елда  «Национальный бестселлер» премиясенә, «Интерпресскон», «Бронзовая улитка», В.И.Савченко исемендәге «Открытие себя» премияләренә лаек була. Бу роман белән бәйле бик каты тәкыйтьләү дә, бик күп мактаулар да ишетә автор. 2011 елда Киев шәһәрендә «Портал» халыкара фантастика ассамблеясе премиясен ала.
«Убы́р» мистик триллеры (2012). Бу әсәр 2012 елда Владислав Крапивин ис. Халыкара балалар әдәбияты премиясен ала. Бу исемдәге китабы 2013 елда Санкт-Петербургта "Новые горизонты" премиясе лауреаты була.
«Варшавский договор» кулъязмасы 2013 елда «За старшего» исеме астында китап булып басыла.
“Город Брежнев” романы.
 
Илдар Әбүзәров – 1975 елда  Горький шәһәрендә туа. 1998 елда “Түбән Новгород” журналында үзенең беренче хикәяләрен бастыра. Түбән Новгородта чыгучы газеталар белән спорт күзәтүчесе буларак хезмәттәшлек итә. "Махинур" мәдрәсәсендә укыта. Түбән Новгород дәүләт университетын һәм Мәскәү ислам колледжын тәмамлый. Каравылчы, йөк ташучы, журналист, “Октябрь” журналында директор булып эшли. Әсәрләре "Знамя", "Вавилон", "Октябрь", "Урал", "Новый мир", "Нева", "Дружба народов", "Юность" журналларында һәм альманахларда басыла. Илдар Әбүзәров чит илләрдә узучы яшь язучылар өчен семинарларда, халыкара китап ярминкәләрендә актив катнаша.
 

фото - Facebook

Танылган әсәрләре, китаплары:

«Осень джиннов» китабы
«Курбан-роман» повестенә режиссер Салават Юзеевның шул исемдәге нәфис фильмы төшерелде.
«Хуш» романы «Национальный бестселлер» һәм «Большая книга” премияләренә тәкъдим ителде.
«Агробление по-олбански» китабы
«Мутабор» романы «Национальный бестселлер» премиясенә тәкъдим ителде.
«Почта» һәм «Мавр» хикәяләре Юрий Казаков ис.премиягә тәкъдим ителде
Күп хикәяләре немец, чеш, швед телләренә тәрҗемә ителгән.
 
Әдәби казанышлары:
2011 ел - «За новаторское развитие отечественных культурных традиций” Яңа Пушкин премиясе лауреаты
2012 ел – Валентин Катаев ис.премия лауреаты (“Мутабор”).
 
Гүзәл Яхина – 1977 елда Казан шәһәрендә туа. Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетын тәмамлый. 1999 елдан Мәскәү шәһәрендә яши. Реклама, маркетинг өлкәсендә эшли. Мәскәү кино мәктәбенең сценарий факультетын тәмамлый. Әсәрләре “Нева”, “Октябрь”, “Сибирские огни” журналларында дөнья күрә. Ахыргысында аңа зур казаныш  алып килгән “Зулейха открывает глаза” романы басыла. Гүзәлнең бу романын илнең 16 теленә тәрҗемә итәчәкләр. Татар һәм фин телләрендә бу китап чыкты инде.



Әдәби казанышлары:

2015 ел - «Книга года» премиясе лауреаты («Зулейха открывает глаза»)
2015 ел – “Ясная Поляна” премиясе лауреаты, «XXI век» номинациясе («Зулейха открывает глаза»)
2015 ел – “Большая книга” премиясе лауреаты («Зулейха открывает глаза»)
2016 ел – “Сирано” премиясе лауреаты, “Лучший писатель” номинациясе.
 
Рауль Мир-Хәйдәров – 1941 елда Казахстан Республикасы Актүбә өлкәсе Мартук бистәсендә Оренбур татарлары гаиләсендә туа. Белеме буенча төзүче-инженер. Яшь чагында бокс белән шөгыльләнгән, спорт разряды бар. Озак еллар Ташкент шәһәрендә яшәп хезмәт куя. 1971 елда танылган кинорежиссер белән бәхәскә кереп  "Полустанок Самсона" хикәясен яза. Нәтиҗәдә бу әсәр “Родники” исемле Мәскәү альманахында басыла. 1981 елдан үзен тулысынча иҗат өлкәсенә багышлый. Ул 30 дан артык китап авторы. Китаплары күп телләргә тәрҗемә ителгән. Сәясәт өлкәсендәге җинаятьләрне ачуга корылган детектив китаплары авторга популярлык алып килә. Шундый рухта язылган “Пешие прогулки” китабы 1988 елда басылып чыга. Китап дөнья күргәннән соң, аңа һөҗүм итәләр. Шуның нәтиҗәсендә II группа инвалид кала. Яңа романнары басыла башлагач, бәхәсләр тагын да куера, тормышына куркыныч яный башлый. Ул Ташкенттан Мәскәүгә күченергә мәҗбүр була. Рауль Мир-Хәйдәров хатыны Ирина белән Россиядә иң зур шәхси рәсем сәнгате коллекциясенә ия.



Танылган әдәби әсәрләре:
 
“Пешие прогулки” романы (1988)
«Двойник китайского императора» романы (1989)
«Масть пиковая» романы (1990)
«Судить буду я» романы (1992)
«Ранняя печаль» романы (1996)
«За все наличными» романы (1997)
"Вот и всё…я пишу вам с вокзала» (2013) мемуарлар
«Полустанок Самсона» (1975) – хикәяләр җыентыгы
«Оренбургский платок» (1978) – хикәяләр җыентыгы
 
Әдәби казанышлары:

1989 ел - СССР МВД әдәбият премиясе лауреаты
1999 ел - Атказанган сәнгать эшлеклесе
Мартук бистәсендә бер урамга аның исеме бирелә, шунда ук язучының әдәби музее эшли.
 
Альбина Нурисламова – Казан шәһәрендә туа, бүгенге көндә дә биредә яшәп иҗат итә. Белеме буенча филолог һәм юрист. Татарстан Республикасында нәшер ителүче төрле басмаларда журналист һәм редактор булып эшли. 2012 елдан әдәби журналларга үз исеме яки “Алла Глебова”, “Гоша Таланов” әдәби исеме астында яза. “Школа жизни Ру” интернет-проектының авторы. Россия һәм Татарстан журналистлар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.



Танылган проза әсәрләре:
 
«Наследница»
«Другой взгляд»
"Цена вопроса" җыентыкларында тупланган.
 
Роберт Ибәтуллин – 1974 елда Уфа шәһәрендә туган. 1996 елда Башкорт дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый. Тарих факультетында аспирантурада укый. 2000 елда тарих фәннәре кандидаты исемен ала. 2003 елда яшәргә Мәскәү шәһәренә күчә. Бүгенге көндә Мәскәү су транспорты академиясендә физика фәнен укыта. Мәскәү дәүләт университетында басма редактор курсларын тәмамлаган. Физика, астраномия, космонавтика, футурология темаларына фәнни-популяр мәкаләләр яза. Әдәби эшчәнлеге 1995 елдан башлый. Равил Искәндәров исеме астында яза.



Танылган әсәрләре:
 
“Роза и Червь” (2015) романы
“Дождь в Австро-Венгрии” повесте
“Черный ворон, красное вино” повесте
“Демаскировка” повесте

Әдәби казанышлары:
 
“Мир фантастики” журналының “Итоги года” номинациясендә иң яхшы китап (“Роза и Червь” романы өчен)
“Вечерняя Уфа” газетасы премиясе
“Интерпресскон” премиясе  (“Роза и Червь” романы өчен)
АБС-пермиясе (“Роза и Червь” романы өчен)
 
Әхәт Мушинский – 1951 елда Казан шәһәрендә артистлар гаиләсендә туа. Казан энергетика техникумын, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. “Комсомолец Татарии” газетасында җаваплы сәркатип, республиканың язучылар Берлегендә әдәби консультант, “Идел” (“Волга”) журналында рус әдәбияты бүлеге баш редактор урынбасары булып эшли. Татар ПЕН-үзәген оештыручыларның берсе, биредә җитәкче вазыйфасын башкара. 2006 елдан “Казанский альманах”та баш редактор, 1995 елдан – Татарстанның Милли китапханәсендә өлкән фәнни белгеч булып тора. Беренче китабы (“Треугольники”) 1984 елда басыла. Шәриф Камал, Туфан Миңнуллин, Рәзил Вәлиев әсәрләрен русчага тәрҗемә итә. Үзенең күп әсәрләре татар теленә, кайберләре инглиз теленә тәрҗемә ителгән.


фото - Facebook

Танылган әсәрләре, китаплары:
 
“Шейх и Звездочет”(1991) романы
“Записки горбатого человека” (2000)
“Белые волки” (2014)
“Анас-ананас и другие” (2006) балалар өчен китап
 
Әдәбият өлкәсендә казанышлары:

ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2002)
Г.Державин ис. әдәбият премиясе («Записки горбатого человека», 2002)
“Заветная мечта” милли балалар әдәбияты премиясе («Анас-ананас и другие», 2006)
 

Энҗе НОГМАНОВА әзерләде

сылтама: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/65465-rus-telend%D3%99-i%D2%97at-it%D2%AFche-tatar-yazuchyilaryi.html
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар