Логотип
Шәхес

Рәшит Абдуллин турында кызыклы фактлар

Бүген композитор, җырчы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рәшит Абдуллинның туган көне. Аның «Төсле җыр», «Әллә нигә сине яратам», «Егерме миллион» кебек җырларын белмәгән татар юктыр. Исән булса, аңа әле нибары 75 яшь тулар иде...

Түбәндәге юлларга күренекле композиторның тормыш юлы – анда булган иң кызыклы вакыйгалар, фактлар сыйган.

1. Рәшит Фарук улы Абдуллин 1951 елның 20 августында Казанда туган.

2. 1979 елда Казан консерваториясенең композиция бүлеген Р.Билалов классы) тәмамлый.

3. 1970–1983 елларда Рәшит Абдуллин «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамблен җитәкли. «Сәйяр» – беренче татар эстрада вокаль-инструменталь ансамбльләренең берсе генә түгел, ә үз чоры өчен бөтенләй яңа күренеш була. Коллектив татар совет эстрадасына яңа сулыш алып килә һәм СССР күләмендәге профессиональ конкурсларда, фестивальләрдә җиңүче һәм дипломант була. Аны замандашлары хәтта «татарның The Beatlesлары» дип атаган. Коллектив хәрби частьләрдә дә еш чыгыш ясаган.

4. «Сәйяр» исемен коллективка Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният йортының ул чактагы директоры Шамил Закиров тәкъдим итә. «Сәйяр» — сәяхәт итүче, мосафир дигән мәгънәне аңлата Ә иң кызыгы: бу исем очраклы сайланмаган – ансамбль Габдулла Кариев җитәкләгән тарихи татар театр труппасының эшен дәвам итә.

5. «Сәйяр» татар җырларын «яшьләрчә» яңгыратырга тырыша: татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен заманча эстрада теленә күчерә – фанк, соул, рок стилендә эшкәртә. Рәшит Абдуллин җитәкчелегендә Рөстәм Яхин, Заһит Хәбибуллин, Александр Ключарев әсәрләренә дә яңа аранжировкалар ясала. Бу бүген гадәти күренсә дә, 1970 нче еллар өчен шактый кыю эксперимент була.

6. Нәҗип Җиһановның «Сириннәр»ен дә ул заманча итеп эшкәртә. Композитор моны ишетеп, «Сәйяр» егетләрен үзенә чакырта. Куркып-куркып кына янына баралар. Җиһанов исә алардан: «Ә яшьләр моны кабул итәрме?» — дип сорый һәм, яшьләр яратса, каршы булмавын белдерә.

 «Сәйяр» – беренче татар эстрада вокаль-инструменталь ансамбльләренең берсе.

7. Рәшит Абдуллин өчен «Сәйяр» аерым урын тоткан.

Замандашы Рөстәм Җәләй аны «Рәшит Абдуллин тудырган бала» дип бәяли. 1970 нче елларда ансамбль егетләре арасында Ренат Ибраһимов, Рөстәм Җәләй, Рөстәм Зарипов һәм башка музыкантлар була. Бераздан музыкантларның һәрберсе үз юлын сайлый: кемдер башка профессиональ коллективка китә, кемдер башка юнәлештә эшли башлый. Рәшит яңа состав җыярга да тырышып карый, ләкин «Сәйяр»не инде кабат торгыза алмый – элекке уңыш кабатланмый.

8. Рәшит Абдуллин бер үк вакытта бас тавышлы бик көчле академик җырчы да була. Россини, Доницетти, Верди, Глинка, Чайковский, Рахманинов операларыннан арияләр башкара. Шуңа күрә аның турында «эстрада композиторы» дип кенә әйтү бик үк дөреслеккә туры килми.

 9. Шубертны ул тулысынча немец телендә башкарган.

Аның репертуарында Франц Шубертның «Гүзәл тегермәнче хатын» («Прекрасная мельничиха») вокаль циклы бар. Ул Татарстан радиосы фондында саклана. «Сәйяр»дәге хезмәттәше Рөстәм Җәләй бу чыгышны җырчының иҗатындагы аеруча зур биеклекләрнең берсе дип искә ала. Хәтта бер немец рухание дә Абдуллинның немец телен яхшы белүенә сокланган.

10. Рәшит Абдуллин 200гә якын популяр җыр авторы. Ул җырларның шактый зур өлеше шагыйрь Разил Вәлиев белән бергә туган.

11. Халыкка иң билгеле җырларының берсе – «Төсле җыр». Ул – Рәшит Абдуллин белән Разил Вәлиевнең бик күп елларга сузылган иҗади тандемының иң беренче җимеше. Җырның тарихы 1972 елда башлана. Разил Вәлиев Мәскәүдәге Әдәбият институтын тәмамлап, Казанга кайтып, «Ялкын» журналында эшли башлаган ел бу. Шамил Закиров аны яшь композитор Рәшит Абдуллин белән таныштыра. Абдуллин үзенең бер яңа көен Вәлиевкә уйнап күрсәтә һәм шул көйгә текст язуны сорый. Иң кызыклысы: көй бик гадәти булмый. Разил Вәлиев үзе аның ритмикасын традицион шигырь үлчәменә охшамаган дип бәяли һәм хәтта «ничек шигырь язармын икән?» дип уйлана. Әмма көйне тыңлый-тыңлый, шигырь туа.

«Төсле җыр»ны Ренат Ибраһимов иҗатының визит карточкасы дип атый.

12. «Төсле җыр»ны Рәшит Абдуллин җитәкләгән «Сәйяр» ансамбле, Ренат Ибраһимов, Рафаэль Сәхәбиев һәм тагын бик күп җырчылар башкарган. Ренат Ибраһимов соңрак бу җырны үзенең иҗатындагы визит карточкаларының берсе дип атый. Ул аны гомеренең соңгы елларына кадәр сәхнәдә башкара.

13. Разил Вәлиев композитор турында: «Ул иҗатка шулкадәр бирелгән иде ки, ризык, акча турында да уйламый, бөтен уенда иҗат кына була иде. Ул минем янга гел бер фикер белән килә: «Разил, әйдә, шундый җыр языйк әле», – дип әйтә иде. Нәрсә турында дигәч: «Мин сиңа уйнап күрсәтәм, нәрсә турында икәнен уйларсың», – дип әйткәне хәтердә, – дип искә алган. Аларның уртак әсәрләре арасында «Төсле җыр», «Ватаным», «Сагыну», «Егерме миллион» кебек халык беренче нотасыннан таный торган җырлар бар.

14. 1980 елда Рәшит Абдуллинга ТАССР комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелә.

15. Рәшит Абдуллин балалар өчен дә музыка язган. Мәсәлән, «Мырау Батыр» исемле балалар мюзиклын 1990 елда иҗат итә. Ул Нәкый Исәнбәт әкиятенә нигезләнеп язылган.

16. Композитор инструменталь-камера әсәрләре дә яза. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен «Әниләр һәм бәбиләр», «Өч аршин җир», «Ахырзаман» спектакльләренә музыка иҗат итә.

17. Рәшит Абдуллин 2004 елның 19 февралендә вафат була. Казанда җирләнгән.

 

Язма матбугатта чыккан материалларга нигезләнеп әзерләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар