Логотип
Шәхес

Надежда Кадышеваның якташыбыз икәнен беләсезме? Аның турында 25 факт

Яңа гына Казанда Россиянең халык артисты Надежда Кадышева концерты узды.

Дөресрәге, бу концертта аның белән бер сәхнәдә улы Григорий Кадышев та чыгыш ясады. Афишада да аларның исемнәре янәшә тора иде. Әмма тамашачы концертка минемчә, барыбер, күбрәк Надежда Кадышеваны тыңларга килә.

Ул бу кичтә безне тагыны бер тапкыр шаккаттырды.

Шулкадәр тамашачыны («Татнефть Арена» Боз сараена концерт вакытында 10 400 кеше сыя икән!) үзенә каратып тору, ике сәгатькә якын үзенә кушып биетү өчен (танцполда алма төшәрлек тә урын булмады!) Җырчыда нинди талант, нинди энергетика булырга тиеш икән?!

Бөгелмәнең почетлы гражданины икәнен белгәнгә, мин аны Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән дип уйлый идем. Ә ул Лениногорск кызы икән. Моңа өстәп, җырчы Надежда Кадышева турында берничә факт сезгә.

Тормыш юлы

1. Надежда Кадышева 1959 елның 1 июнендә Татарстанның Лениногорск районы Горки авылында туа. Әтисе тимер юлда эшли, әнисе балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә. Гаиләдә дүрт кыз үсәләр: Вера, Мария, Надежда һәм Любовь.

2. Әтисе тимер юлда эшләгәч, алар гаиләсе гел күченеп йөргән: Надежданың балачагы Самара өлкәсендәге Иске Маклауш авылында үтә.

3. Башлангыч мәктәптә укыган вакытта ук рус һәм мордва фольклоры белән кызыксына башлый. Дәресләрдә сорауларга җавап бирү урынына еш кына җырлый яки әкиятләр уйлап чыгара торган була.

4. Кызга нибары 10 яшь булганда, әнисе вафат була. Әтиләре яңадан өйләнә: үз балаларын ияртеп, өйгә үги әни килә. Кызларга карата бик кырыс була ул, шуңа күрә дә гаиләдә мөнәсәбәтләр катлаулана. Өлкән апасы Вера мондый мөнәсәбәткә түзә алмыйча шәһәргә чыгып китә, Марияне туганнарына җибәрәләр, ә Надежда белән аның кече сеңлесе Любовьны Бөгелмәдәге интернат-мәктәпкә илтәләр.

5. Әтиләре кызлары янына бик сирәк килә, күбрәк хат кына яза, кай ара, яңа хатыныннан яшереп, азрак акча җибәрә.

6. Интернатта Надежда музыка түгәрәгенә йөри башлый. Табигать аңа көчле тавыш һәм артистлык сәләте биргән була. Ул хорда җырлый, үзешчән сәнгать чараларында катнаша. Укытучылар кызның киләчәктә артист булачагына ышана, Надежда үзе дә сәхнә турында хыяллана.

7. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, 14 яшендә Надежда Мәскәү янына күчеп китә. Лобня шәһәрендә «Красная Поляна» фабрикасына эшкә урнаша, тукучы булып эшли.

8. 1974 елда әтисен югалта.

9. Җырлыйсы килә кызның! 18 яшендә музыка училищесына укырга керергә ниятли. М. М. Ипполитов-Иванов исемендәге Мәскәү шәһәр музыка училищесына ул өч ел рәттән имтиханнар тапшыра. Һәм бары өченче тапкырда гына уңышка ирешә.

10. Булачак ире Александр Костюк белән ул студентлар тулай торагындагы ашханәдә таныша. Анда Мәскәү шәһәр музыка училищесы һәм Гнесиннар исемендәге институт студентлары ашый торган була. Костюкка якынрак булу өчен ул Гнесиннар исемендәге институтка күчә.

11. Александрга ул 4 ел гашыйк булып йөри. Ниһаять, егет тә аңа игътибар итә.

12. Алар 1983 елда, укуны тәмамлагач өйләнешәләр.

Надежда Кадышева бүген дә популярлыгын югалтмый.


«Золотое кольцо» ансамбле

13. Александр Костюк «Золотое кольцо» ансамблен 1988 елда оештыра. Ул электрон һәм халык музыка уен кораллары тавышын берләштерергә тели. Надежда Кадышева ансамбльнең төп һәм алыштыргысыз солистына әйләнә.

14. «Золотое кольцо» ансамбле башта чит илләрдә популярлык казана. Россиядә ансамбльне дә, аның солисты Кадышеваны күбесенчә АКШ, Германия, Япония һәм башка илләрдән алып кайтылган язмалар аша гына беләләр.

15. 1995 елда «Золотое кольцо» «Союз» студиясе белән килешү төзеп һәм рәсми рәвештә Россия эстрадасында зур урын ала. Шул ук елда «Виновата ли я» альбомы чыга һәм бик зур тираж белән сатыла. Аннан соң чыккан «Течёт ручей» альбомы да беренчесенең уңышын кабатлый һәм ун атна дәвамында илнең хит-парадында беренче урында тора.

16. Надежда Кадышеваның иң танылган җырлары: «Течёт ручей», «Широка река», «Я не колдунья», «Виновата ли я»…

17. Надежда Кадышевага Россиянең халык артисты дигән мактаулы исем 1999 елда бирелә. Ул шулай ук Татарстан һәм Мордовия Республикаларының халык артисты исемнәренә дә ия.

18. 2024 елда коллектив социаль челтәрләрдә «Плывет веночек» җырының киң таралуы аркасында популярлыкның яңа дулкынын кичерде. Аларның композицияләрен тыңлаулар саны җиде тапкырга артты, ә «Яндекс Музыка» сервисындагы айлык аудитория 1,3 миллион кешегә җитте.

Гаиләсе

19. Улы Григорий 1984 елның 27 маенда туа. Ирле-хатынлы үзләре гел гастрольләрдә булганга күрә, уллары бала чагында күбрәк әби-бабасы белән яши.

20. 30 яшендә Надеждага яман шеш диагнозы куела, әмма соңрак бу диагнозның ялгыш булуы ачыклана. Озак та үтми, сеңлесе Любовь фаҗигале рәвештә вафат була. Бу авыр чорда иренең ярдәме Надеждага иң зур терәк була.

Надежда Кадышева. Сынауларны үз гомерендә күп күргән ул.

Театр

21. Надежда Кадышева һәм аның ире Александр Костюкның зур казанышларының берсе – «Золотое кольцо» халык музыкасы һәм җыр театры. Алар бу театрны 2005 елда Мәскәүдә элекке «Эстафета» кинотеатры урынында төзиләр.

22. Шушы театрда Надежда Кадышеваның сәхнә костюмнары күргәзмәсе дә эшли – ул бу костюмнарны яшь чагыннан ук җыя башлаган. (Казанда чыгыш ясаганда ул һәр ике җыр саен күлмәк алыштырды!)

23. Узган елның апрелендә булган мәгълүматлар буенча, Надежда Кадышева Россиядә иң күп гонорар алучы артистлар рейтингында беренче урында тора.

24. Гаҗәеп кызык күренеш: бүген аның концертларына зуммерлар йөри.

25. Надежда Кадышева концертларына тамашачыларның күбесе рус милли костюмнарыннан, кокошниктан һәм зур чуклы шәлләрдән килә.

Фото: Интернеттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар