Логотип
Шәхес

Мәхәббәт формуласы

Мостай Кәрим «Раузага» дип аталган бу шигырен 1956 елда язган. Күрәсең, аның күңелендә Раузасын югалту куркынычы үзен гел искәртеп торган.

Күпме еллар инде йөретәмен
Сине йөрәгемдә,
Йөрәгемне каты чәнчү алды
Капыл үткән төндә.
Әллә авыр кайгың бармы синең?
Әллә бармы шигең?
Мин курыктым, югалтам дип сине,
Йөрәк куйса шиңеп.

Мостай Кәрим «Раузага» дип аталган бу шигырен 1956 елда язган. Күрәсең, аның күңелендә Раузасын югалту куркынычы үзен гел искәртеп торган.
Хатынына багышланган шигырьләре күп түгел сыман аның. Ләкин бу ике кешене, ул гаиләне якыннан белүче гаилә әгъзасы буларак, андый шигырьләре аз булса да, аның барлык иҗаты Раузасы белән бәйләнгән дип ышандырып әйтә алам. Язмамны шулай дип әйтергә нигез булырлык бер очрактан – алар тормышындагы бик авыр бер вакыйгадан башлыйсым килә...

1964 елның матур җәе... Минем булачак кайнанам белән кайнатам Кавказ тауларында, андагы танылган язучы, шагыйрь Алим Кешоковның 50 яшьлек юбилеенда кунак булалар. Бәйрәмнән соң Эльбруска баралар һәм аннан кайткан вакытта юл казасына очрыйлар. Ниндидер бер могҗиза белән генә тарлавыкка төшми калалар. Шофер рульне кискен борып, нарат агачына бәрелә. Машинаның алгы тәрәзәсеннән очып чыккан Рауза йөзе белән ташларга барып төшә. Кайнатай җиңелчә генә яралана, ә Раузасының башында ачык яра, тез сөякләре чәрдәкләнгән, аңсыз... Тырнауз хастаханәсендә аңа операцияне Хәсәнби Каранашев исемле яшь хирург ясый. Операция уңышлы үтә. Мостайның Раузасы аякка баса. Таулар иле белән хушлашканда Мостай Кәрим хирургка: «Сез минем хатынымны гына түгел, иҗатымны да коткардыгыз!» – ди. Әгәр дә ул юл казасы фаҗига белән беткән булса?! Бу турыда уйлавы да куркыныч... Әле бит бу 1964 ел гына. Алда иҗат белән тулы 40 елдан артык гомер бар. Күпме әсәр язылган ул вакыйгадан соң! Димәк, Мостай Кәримнең һәр әсәре, шигырьләренең һәр юлы, тормышының бар уңышы мәхәббәтенең исән, янында булуына мәдхия, хәтта ул мәхәббәтнең җимешләре дисәк һич тә ялгыш булмас. 

Мостай Кәрим бер истәлегендә: «Миннән еш кына «Нәрсә ул бәхет?» «Нәрсә ул мәхәббәт?» дип сорыйлар, – дип яза. – Мин бу сорауны артык гади, бик акыллы булмаган сорау дип атар идем. Чөнки бәхет белән мәхәббәт ул бармак эзләре кебек. Һәр кешедә үзенеке, ул беркайчан да кабатланмый. Кемгәдер бәхет өчен тулы кояш кирәк, ә кемдер бәләкәй генә нур чаткысы белән дә бәхетле». 

Мине дә бу гаиләгә мәхәббәт китерде. Мин – аларның бердәнбер уллары Илгизнең хатыны, ике оныкларының әнисе. Шуңа күрә аларның мәхәббәте турында язарга, искә төшерергә шушы язмалык кына булса да хакым бардыр дип уйлыйм. Гомеремнең илле елы бу гаиләдә, шуларның утыз биш елы әткәй, әнкәй дип йөрткән кешеләремнең яктылыгында, аларның барлыгын тоеп яшәү рәхәтлегендә узды. Якыннарыбыз инде арабыздан киткәч,  күпләребезнең, их, менә моны сорыйсы калган икән, дип үкенгән чаклары байтак. Юклыкларына ышанмаган күңел, киңәшергә теләгәндә дә, ниндидер шатлыклы хәбәр белән бүлешәсе килгәндә дә, үзләре инде бакыйлыкка күчкәч тә,аларга омтыла. Бер минуттан барысы да искә төшә... Их, дип үкенеп куясың. Мин үзем әткәйдән күп нәрсәне тыңларга, сөйләтергә өлгердем. Язмамның геройлары илле елдан артык бербөтен булып, бер-берсен аңлап, хөрмәт белән, чын ярату, мәхәббәт белән яшәгән кешеләр. Аларның очрашу, беренче күрешүләре турында язылган истәлекләр бар. Ул турыда әткәй бик тәфсилләп сөйләгән иде. (Ә менә әнкәйнең аларның танышу тарихы турында сөйләвен хәтерләмим.) Кайбер әңгәмәләрдә аңа: «Сез инде ничә ел бергә яшисез, туйларыгыз ничек үткән иде?» – дигән сорауны биргәннәрен укыганым бар. 

Ул сорауга әткәй болай дип җавап биргән иде: «Безнең бергә яшәүнең төгәл генә әйтерлек датасы да юк. Туйлар да булмады безнең... Ә менә танышу – анысы гәҗәеп бер тарих!» 

Әткәй бу тарихны сөйләргә ярата иде. Чөнки язмыш дигән нәрсәнең барлыгын исбатлаган тарих аларның танышуы. Минем кайнатам язмышка ышана торган кеше иде. Әле балачагында ук, абыйсы Мортазаны өйләндергән вакытта ун яшьлек Мостафага Олы әнисе: «Сиңа да маңгаеңа язылганы насыйп булыр, тик кәләшеңне ерактан алырсың ахрысы – каш араларың бик киң. Берсе – мәгърипкә, икенчесе мәшрикъка караган», – дип әйткән була. Менә шушы «маңгаеңа язылган» дигән нәрсә аның күңеленә керә дә утыра. 

1938 елның май ахыры иде, – дип сөйләвен башлаган иде кайнатай. – Әле басылып та чыкмаган поэмам өчен акча түләделәр. Баедым! Базардан өр-яңа чалбар, аз гына киелгән туфлиләр сатып алдым. Өс-баш бөтен булгач, дәрт тә тик ятмый икән... Әнә шул иләс-миләс чакта сабакташ дустым Вафин Закир әйтеп салмасынмы: «Ничава гына егет күренәсең бит әле син хәзер. Шәрип авылында менә синең өчен генә туган бер кыз бар. Укытучы. Киттекме шуны күзләргә?» – диде. Исемен дә әйтте.

Башта бераз югалып калдым. Кыз-кыркын янында йөргәнем юк иде. Шулай да: «Киттек!» – дидем. Төш ауганда без инде Шәриптә идек. Дустымның иптәше дә без кайтуны чамалап торган, ахры. Табынны әзерләгән. Ләкин минем тамактан аш үтми – тизрәк теге кыз белән танышасым килә. Алар өч кыз каршыдагы өйдә торалар икән. Өчесе дә яшьләр, икесе – укытучы, берсе фельдшер. Минем ике күзем тәрәзәдә генә...

Ләкин, кызганыч, алар бу юлы очраша алмыйлар. Чөнки «аның өчен генә туган кыз», каникуллар башлану сәбәпле, Уфага, апасына кунакка киткән икән.

Дустының хатыны башка бер кызны димли башлый. «Анысы тегесеннән дә матуррак, син бит әле берсе белән дә таныш түгел, нинди аерма бар соң?» – дип үгетләргә тотына. Ләкин «үзе өчен туган кыз» артыннан кайткан Мостай болай дип уйлый: «Булмагае тагын. Миңа калса, пар канатлы фәрештә булсын! Минем өчен генә тумагач... Болар бит ирле-хатынлы алдатып, мине отарга уйлыйлар, нык торырга кирәк. Үземнекен күрмәс әүвәл ятка күз салу хыянәт түгелмени?» Чөнки ул Закирның: «Шәрип авылында синең өчен генә туган бер кыз бар», – дигән сүзләрен бик нык инанып кабул иткән була. Ул кызның үзен көтмичә китеп барганына әзрәк үпкә сыман бер хис тә барлыкка килә әле күңелендә.

Киткәндә кайнатай кызның Уфадагы адресын сорап ала. Ләкин: «Ярый барырмын, табармын, ләкин үземнең шушы әрсезлегемне нәрсә дип аңлатырмын?» – дип уйлый да, адресны укып та тормыйча, кәгазьне ерткалап җилгә очыра... Һәм бу хакта: «Менә шулай, бу язда мәхәббәт миннән эзен яздырды», – дип яза.

...1939 ел. Кайнатайның беренче китабы дөнья күрә, ул эшкә урнаша, акча килә башлый. Студентның иң зур хыялы – тулай торактан фатирга күчү хыялы да, ниһаять, тормышка аша. Алар «Отряд кузгалды» дип аталган беренче китабын чыгарган Вәли Нәфыйков белән икәүләп фатирга күченәләр. Ул фатир – «Социалистическая» белән «Достоевский» урамнары киселешендәге почмакта урнашкан 47 нче санлы ике катлы агач йортның икенче катында яшәүче Һәдия апаның бер бүлмәсе була. Фатирга урамнан текә генә агач баскыч менә, ишек төбендә бавыннан тарткач чылтырый торган кыңгыравы да була. Кем килгәнен беләсе килгән кеше, өстәге тәрәзәдән карый да, аска төшеп тормый гына, келәгә бәйләнгән бауны тартып, ишекне ача. Ә инде кыңгырау бавын ят кеше тартса, тәрәзәдән башны тыгып, өстән генә: «Сезгә кем кирәк иде?» – дип сорыйлар. 

 

1943 ел. Сугышка китәр алдыннан. Иң авыр көннәр. Кайнатай берничә көнгә генә Уфага кайткан. 1942 елның 10 гыйнварында уллары Илгиз туган булса да, алар әле һаман да язылышмаган. Менә шушы кайтуда Мостай: «Сугышта үлә-нитә калсам, баланың әтисе дигән графа буш булыр», – ди, һәм алар язылышалар. Сугыш дәһшәте, аерылу кайгысы, ниндидер шом аларның йөзләренә чыккан...

Беренче тапкыр килгәндә, Һәдия апа ишекне ачып аларны кертә дә, яши торган бүлмәләрен күрсәтә. Бүлмәдә зур өстәл, икесенә ике карават куелган була. Менә шунда кунакка килеп йөри башлый инде барлык язучылар. Кайнатай ул хакта: «Дусларым белән кайткач, Һәдия апай юкны бар итеп, барны күп итеп табын әзерли торган иде», – дип искә ала. Минем бу урында Һәдия апа хакында да бер-ике сүз әйтәсем килә. Аның белән мин дә таныш идем. Бик гадел, бераз кырыс, аш-суга оста апа иде ул. Гаиләдә аны «Туган абыстай» дип йөрттеләр. Кайнатайның фатирда тора башлаган вакытларын искә алып, Һәдия апаның миңа болай дип сөйләгәне булды: «Мостай көн дә бер язучыны ияртеп кайта иде. Барысы да ач, ялангач... Рәшит Нигъмәти дигәненең киеп йөри торган шинель итәкләре тузып, чәчәкләнеп, чукланып беткән булыр иде. Җитмәсә, үзендә туберкулез. Мостай янына килеп, һәммәсе дә тамакларын туйдырып китәләр иде».

Менә язмамның иң мөһим урынына да килеп җиттем шикелле. Ул хакта кайнатай бик тәфсилле итеп искә ала: «Утыз беренче декабрь иде. Мин эштән чыктым, тик ул көнне институтка бармадым. Ябалак-ябалак кар ява. Шуңа сокланып, хозурланып өйгә кайтып киттем. Капкадан кергәч тә көзен яфракларын коймый калдырган чия агачы тирәсендә талпынышып уйнаган кар бөртекләреннән аерыла алмый карап тордым. Башны күтәрми генә кыңгырауның бавын тарттым. Өстә ишек ачылып ябылды, ләкин келә күтәрелмәде. 

– Сезгә кем кирәк иде? – диде миңа ят булган бер яңгыравык тавыш.
Менә шушы тавыш мине кинәт кенә урады да алды... Мин дерт итеп, башымны югары күтәрдем. Тәрәзәдә кара-кучкыл йөз балкыды. Балкыды да сүрелде. Ярым каушап, ярым шаярып:
– Сез кирәк, төшегез монда! – дип әйтеп салдым.
Келә һаман ачылмый. 
– Сызгыра белсәгез, сызгырыгыз! Сызгырсагыз төшәм! – диде дә кызыкай, матур борынын җыерып, елмаеп куйды.

Мин гомергә сызгырырга өйрәнә алмаган кеше. 
– Сызгыруын сызгырмам, тик гәүдәгезне күрсәм, менә шулай суырып алырмын! – дип, иреннәремне бөрештереп һаваны суларга керештем.
Келә келт итте, мин баскычтан югарыга үрмәләдем. Ләкин, нигәдер, озак мендем. Йөрәгем ашкына иде бит, нигә шулай әкрен кыймылдадым икән... әле һаман да аңламыйм...»

 

Фатир берничә бүлмәле була. Ул баскычтан менгәнче, ишек ачкан кыз бүлмәсенә кереп китәргә өлгерә. Ә зур бүлмәдә кайнатайның әтисе Сафа бабай белән бертуган энесе Ильяс авылга кайтып китәргә әзерләнәләр икән. Алар авылдан азык-төлек китергән булалар.

Капчык авызын бәйләргә дип Сафа бабай теге ишек ачкан кызны чакырып чыгара. Кызның сүс бау белән бик оста итеп капчык авызын бәйләгәнен карап тора да:
– Афәрин, сылу кызыкай! Кулың эшкә килешеп тора икән! Миңа синең капчык авызын бәйләвең хаҗәт түгел, эшкә ничек тотынганыңны күрәсем килгән иде! – ди.

Авылныкылар юлга кузгала. Һәдия апа исә әле эштән кайтмаган. Өйдә алар икәү генә кала. Кайнатай бу тылсымлы минутлар турында болай дип яза: 
«– Танышыйк әле. Минем исемем Рауза! – диде кыз кулын сузып.
Мин аның кечкенә кулын учыма алдым.
– Рауза? Шәриптәнме?
– Ничек инде ул: «Шәриптәнме?» – Ул кулын тартып алды. 
– Шәриптән! Сез ишек ачканда ук күңелем сезне таныды.
– Әйе, былтыр мин анда укыттым... Һәдия апа сөйләдеме?
– Ул сөйләмәде... үзем... Узган ел дустым Закир Вафин мине Шәрипкә сезнең белән танышырга алып кайткан иде. Ә сез Уфага китеп баргансыз... Мин ифрат боектым. Күрмәсәм дә, үзеңә гашыйк булып киттем. Дөрес эшләгәнмен икән».

Хәзер инде шунысын да әйтергә була: Рауза, чыннан да, Шәрип авылында Мостай очрата алмаган, ул чакта Уфадагы апасына кунакка киткән кыз булып чыга. Һәдия апа белән Раузаның әтисе Суфиян бертуган булалар. Менә шулай очраша алар.

Шушы очрашудан соң алар, сугыш елларын санамаганда, гомер буе бергә. «Бу очрашуга без гаҗәпләнмәдек тә кебек, – дип яза кайнатай. – Шәриптә аймыл булуыбызга торып-торып исебез китте. Инде байтак еллар узгач та, әгәр дә Уфада гына очрашкан булсак, Шәрип тарихы булмаса, бәлки, безнең очрашу исәнме-саумыдан артып китмәгән булыр иде, дип уйлыйм. Чөнки ул вакытта Раузаның күзе төшеп йөргән егете булган. Ә менә минем Шәриптә «үземә дигән насыйбы булмагач, башкасы кирәк түгел» дип, бүтәннәр белән танышудан баш тартуым Раузага тирән тәэсир иткәндер. Нәкъ илле ике ел без бергә, бу могҗиза түгелмени?!» Бу юлларны ул 1990 елда яза. 

Әнкәй бакыйлыкка күчкәч, әткәй тагын өч елга якын яшәде. Гаиләдә әнкәй һәрвакыт беренче урында торды безнең. «Менә әнкәгез нәрсә әйтер?», «Әнкәгез генә килсен әле!» – дип, безне «куркыта» да торган иде әле. Каләменнән төшкән әсәрләре иң башта Рауза кулында булды. Раузасы аның беренче укучысы, беренче редакторы, беренче тәнкыйтьчесе дә! Ләкин кирәк вакытларда әткәй үз сүзен өздереп әйтә дә торган иде. Алар – бер-берсен хөрмәт итеп, мәхәббәт, ышаныч белән яшәгән гаилә. Әнкәй беркайчан да гайбәт тыңламаган. Ирең тегеләй, ирең болай дип, сүз ташучыларны ярты сүздә кисеп, үзеңне генә бел дип, кире бора торган булган.

 Аларның тормышы башланган ике катлы агач йорт турында язуым да юкка гына түгел. Анда язмышка ишарә ясаган байтак кына мизгелләр бар. Уфадагы ул урам бүген Мостай Кәрим исемен йөртә, хәзерге көндә аның урынында күп катлы йорт торуга карамастан, йорт саны да элеккегечә калган – 47 нче булып. Аннан ерак түгел әткәйгә – Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә куелган мәһабәт һәйкәл бизи ул урамны. Шулай итеп, мәхәббәт тулы тормышы кайдан башланса, бүген дә шул урамда халкының да мәхәббәтен казанып басып тора ул. 

1943 ел. Сугышка китәр алдыннан. Иң авыр көннәр. Кайнатай берничә көнгә генә Уфага кайткан. 1942 елның 10 гыйнварында уллары Илгиз туган булса да, алар әле һаман да язылышмаган. Менә шушы кайтуда Мостай: «Сугышта үлә-нитә калсам, баланың әтисе дигән графа буш булыр», – ди, һәм алар язылышалар. Сугыш дәһшәте, аерылу кайгысы, ниндидер шом аларның йөзләренә чыккан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар