Логотип
Шәхес

Лима Кустабаеваның 80 яшьлек юбилее хөрмәтенә концерт

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле утыз ел буе сәнгать җитәкчесе булган Россиянең халык артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Кустабаеваның юбилее хөрмәтенә концерт куйды.


«Мин бәхетле, чөнки монда дуслар, иҗатташларым җыелды. Бу – иң зур бәхет. Яраткан ансамблем белән горурланам, алардан бик канәгатьмен, дөрес юлдан баралар», – дип хисләре белән уртаклашты Лима Кустабаева. Дәүләт ансамбле аңа баласы кебек. «Балаларым» дип әйтә әле бүген дә аларны. 30 ел буе ансамбльне җитәкләп, халкыбыз мәдәнияте сагында торган, милли традицияләребезне ансамбльгә кайтарган шәхес ул.


«Лима Галиевна коллективка баш хормейстер буларак килә, ә соңрак сәнгать җитәкчесе вазыйфасын ала. 1985 елда ул мине балет артисты итеп эшкә алды. Һәм бүген аның хөрмәтенә бәйрәм оештыру минем өчен зур мәртәбә. 1986 елда Чайковский исемендәге концерт залында Лима Галиевна җитәкчелегендәге коллектив, башка җыр һәм бию ансамбльләре арасында конкурста беренче урын яулап, лаеклы танылу ала. Бу җиңү коллектив үсешенең яңа юнәлешен билгеләде. Ансамбль башка илләргә, шул исәптән ерак чит илләргә гастрольләргә чыга башлады», – диде ансамбльнең хәзерге сәнгать җитәкчесе, РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов.


Лима ханым эшләгән елларда ансамбльдә бик күп вокаль-хореографик программалар төзелә. Алар арасында – «Сабантуй», «Минем Ватаным», «Безнең мирас», «Якты көзге», «Урал көйләре», «Минем Сәйдәш», «Каз канаты», «Корбан бәйрәме», «Шәрык клубы». Фәйзи Гаскәров һәм Гай Таһировның «Аулак өй» һәм «Казан кунаклары» кебек элек булдырылган программаларын яңарта һәм үстерә. «Сабантуй» программасы ансамбль тарихында яңа этапның башлануын билгеләүче беренче мөстәкыйль эше була.


Юбилей хөрмәтеннән уздырылган концертның икенче бүлегендә нәкъ менә Лима ханым сәхнәгә кайтарган, милли гореф-гадәтләрне, татар җанын сурәтләгән «Аулак өй» вокал-хореографик композициясе күрсәтелде.


Юбилярны котларга Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова килде. Ул Татарстан Рәисе аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Мәдәният министрлыгы исеменнән министр урынбасары Дамир Натфуллин, Казан  шәһәре мэры исеменнән вице мэр Гүзәл Сәгыйтова  котлады.


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җылы котлауларын җиткереп, конгрессның мәртәбәле бүләге – Халыкара берлек медален тапшырды. Сәхнәгә шулай ук юбилярның гаиләсе – ире Зирек Йосыпов, улы Тимур, килене, оныклары күтәрелде. Әбисен котлап, Әүхәдиев исемендәге музыка училищесында укыган оныгы Камилә җыр башкарды. Ул аның дебюты иде. «Татарда хатын мактамыйлар. Бу хакта татар мәкале дә бар. Татар ирләре аны белә. Быел безнең өйләнешүебезгә, Аллаһы боерса, 55 ел була. Шушы ике «бишле» саны белән безнең яшәебезне, безнең мәхәббәтебезне бәялибез. Рәхмәт, әнисе, син һәрвакыт янымда һәм җанымда булдың», – дип, гомер иткән хатынын җылы итеп котлады Зирек әфәнде.


Концертта Лима ханым ансамбльдә эшләгән чакта куелып, Алтын фондка кергән биюләр һәм җырлар башкарылды. Башкорт кызын хөрмәтләп, ансамбль башкорт биюе һәм «Гөлнәзирә» җырын да башкарды. Сәхнәдә шулай ук Лима ханым иң хөрмәт иткән композитор Салих Сәйдәшевнең «Ил» драмасыннан җыр яңгырады.


«Бу концерт – Лима Галиевнага коллективка эшләгән эшләре өчен рәхмәт йөзеннән музыкаль-хореографик бүләк. Аның ансамбль формалашуга керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. Ул безнең балетмейстерлар Фәйзи Гаскәров, Гай Таһиров, Әдһәм Нарыков һәм башкалар калдырган мирасны саклап калды һәм баетты. Һәм бүген дә ул кыйбланы югалтмыйча алга барабыз», – диде Айрат Хәмитов.
Фото: Елена Гредюшко

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар