Логотип
Шәхес

Кем булган ул Дәрдмәнд?

Бүген шагыйрь, эшмәкәр, меценат Дәрдемәнднең туган көне. Кем ул Дәрдемәнд: бүгенге заманда яшәсә, исеме Forbes исемлегенең башында торырлык миллиардермы, әллә нечкә күңелле шагыйрьме? Ватанын ташлап китә алмаган шагыйрь… Аның турында кызыклы фактлар:

Бүген  шагыйрь, эшмәкәр, меценат Дәрдмәнднең туган көне. 
Кем ул Дәрдмәнд: бүгенге заманда яшәсә, исеме Forbes исемлегенең башында торырлык миллиардермы, әллә нечкә күңелле шагыйрьме? Ватанын ташлап китә алмаган шагыйрь…

Аның турында кызыклы фактлар:

1. Дәрдмәнд – аның тәхәллүсе, ягъни псевдонимы. Бу күренекле татар классигының, шагыйрьнең чын исеме – Закир Рәмиев. Ул – үз заманының күренекле эшмәкәре, атаклы меценаты.

2. Закир Рәмиев һәм аның әтисе Мөхәммәтсадыйкның Башкортстанның Баймак районы Юлык авылы тирәсендә 20 дән артык алтын табу приисклары була. Рәсми мәгълүматлар буенча, Рәмиевләрнең 5 тонна алтын табулары мәгълүм. Аларны Россиянең «алтын корольләре» дип йөртәләр.

3. Табышларының бер өлешен Рәмиевләр һәрвакыт халык мәнфәгатьләре өчен тоталар. Мәсәлән, алар авылда хастаханә төзиләр, берничә мәчет, мәдрәсә салалар. Боларның барысын да үз акчаларына тоталар. Ел саен сәләтле татар һәм башкорт яшьләрен белем алыр өчен чит илләргә җибәрәләр. Әлбәттә, аларның бөтен чыгымнарын Рәмиевләр үзләре күтәрә!
Эре сәнәгатьче Закир Рәмиев акчасына Оренбург шәһәрендә «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы нәшер ителә.

4. Илдә революция башлангач, Мәҗит Гафури «Шагыйрьнең алтын приискларында» дигән әсәр яза. Ул анда  Закир Рәмиевне кансыз, комсыз капиталист итеп сурәтли. Бу, әлбәттә,  заказга язылган әсәр була. 
 Дәрдмәнд Мәҗит Гафури турында бер генә җөмлә әйтә: «Һәр очкан кош шоңкар түгел, һәр язган кеше шагыйрь түгел».  
Хакимияткә совет власте килгәч, Дәрдмәнднең әсәрләре тыела, аны «буржуй», «капиталист-эксплуататор» дип кенә атыйлар. Шигырьләре халыкка ил белән Хрущев идарә иткән елларда гына кире кайта башлый. 
Аның шигъри мирасы мең юлдан аз гына артыграк. Әйе, бу күп түгел, әмма Дәрдмәнд затлы шагыйрь дип саналган. Халык арасында иң танылган шигыре  –  «Кораб». Безнең телдә иң еш кабатланган шигъри юллары исә – «Сөт калыр, Ватан китәр!»

5. Закир Рәмиев Оренбург мөселман сәяси фракциясен төзи. Беренче чакырылыш Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана.

6. Октябрь революциясенә мөнәсәбәте, әлбәттә, тискәре була. Ул аны шайтан белән чагыштыра. Илдә барган бу үзгәрешләр турында «Шайтан кан төкерде» дип яза.
Яңа власть аның бар мал-мөлкәтен тартып ала –  Закир Рәмиев бернәрсәсез кала. 

7. Россиянең иң бай татары чынлыкта ачлыктан үлә. 1921 елны ул Орскка кызын күрергә дип китә. Юлда авырый башлый һәм үлеп тә китә. Орскта җирләнүе мәгълүм, әмма кабере билгесез. Ул күмелгән зират урынында соңрак завод төзиләр.

8. Хатыны белән алар 9 бала тәрбияләп үстерәләр. Улы – Искәндәр Рәмиев репрессиягә эләгә һәм атып үтерелә. Закир Рәмиевнең оныгы Бәшир Рәмиев  – техник фәннәр докторы, ул ЭВМны беренче уйлап табучы дип санала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар