Логотип
Шәхес

«Иң шәп әңгәмәдәшләрем - журналлар...»

Бүгенге шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе Ренат ХАРИСның туган көне. Сезнең игътибарга аның турында 31 кызыклы факт тәкъдим итәбез.

1. 1941 елның 6 маенда Ульяновск өлкәсенең Богдашкино районы Кәшә (Зирекле Күл) авылында, укытучылар гаиләсендә туа.

2. Әтисе Мәгьсүм сугышка алынганда нәни Ренатка берничә ай гына була. Ата кеше сабыеның бердәнбер фоторәсемен үзе белән ала һәм фронтлар буйлап күкрәк кесәсендә йөртә. «Шушы сабый хакына исән үттем сугыш мәхшәрен», – ди ул соңыннан.

3. 1963 елда Ренат Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң Арча педагогика училищесында рус теле һәм әдәбияты укыта.

4. 1965 елда «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый, бераздан «Яшь ленинчы» газетасына (бүгенге – «Сабантуй» газетасы) җаваплы сәркатип булып күчә.

5. 1971 елдан ул – ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең  җаваплы сәркатибе. Сүз уңаеннан – Ренат Харисны Язучылар берлегенә бер китабы да булмаган килеш алалар. 

6. 1973–1982 елларда ул Татарстанның мәдәният министры урынбасары булып эшли. Казан хореография училищесын һәм Чаллы сәнгать училищесын ачуда аның турыдан-туры катнашы бар. 

7. 1982 елда Ренат Харисны «Казан утлары» журналының баш мөхәррире итеп куялар. Ул җитәкчелек иткән чорда журнал профессиональ яктан яңа баскычка күтәрелә. 

8. 1991 елда ул «Татарстан хәбәрләре» газетасына нигез сала, аның баш мөхәррире була. Редакциягә иң талантлы журналистларны (Ислам Әхмәтҗанов (соңрак – матбугат министры), Габделбәр Ризванов, Хәмзә Бәдретдинов, Илсөяр Хәйруллина, Миншәех Зәбиров һ. б)  туплый. 

9. Ренат Харис өч чакырылыш дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. 1995–1999 елларда  ул Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары була.

10. Дәүләт флагын, Дәүләт гербын, Дәүләт гимнын булдыру буенча ТР Конституция комиссиясенең эшче төркемен җитәкли, Бөтендөнья татар конгрессы, Ф. Шаляпин исемендәге опера фестиваленең идея һәм концепция авторы.

11. 1999–2004 елларда дәүләт телләрендә ТР законнарын тәңгәлләштерү (идентификацияләү) комиссиясен җитәкли. 

12. Яраткан шагыйре – Дәрдмәнд. 

13. Тәүге жыентыгы «Җир һәм Кеше» исеме белән «Беренче карлыгачлар» сериясендә 1968 елда дөнья күрә. Шигырьдәге үзенчәлекле кыю эзләнүләре белән әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә юнәлтә һәм бәхәсләр уята.

14. «Әйтмә миңа», «Мәңгелек язым», «Гашыйк бул син миңа», «Зәңгәр томан», «Ак кәгазь» – Ренат Харис шигырьләренә язылган иң күренекле җырларның берничәсе бу.

15. Ул – татар сәнгате тарихында оратория жанрын башлап жибәрүче: «Кеше» ораториясе текстын ижат иткәне өчен 1972 елда Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек була.

16. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе аңа 1997 елда «Хисемнең исеме» дигән китабы өчен бирелә. 

17. Ренат Харис – «Матур өй», «Лап-лап», «Әбәк» кебек балалар өчен популяр китаплар авторы да. Рәссам Фәридә Хәсьянова рәсемнәре белән бизәлгән бу китапларда инде берничә буын татар балалары үсте. 

18. Аның шигырьләре төрле елларда «Новый мир», «Огонек», «Юность», «Дружба народов», «Москва», «Молодая гвардия», «Октябрь» кебек үзәк журналларда дөнья күрде. 

19. Шагыйрьнең шигырьләре рус, инглиз, белорус, башкорт, чуваш һәм башка  телләргә тәрҗемә ителгән.

20. Ренат Харис үзен тәрҗемәче буларак та таныта. Г. Державин, А. Пушкин, М. Лермонтов, Ф. Тютчев, С. Есенин, И. Северянин, М. Цветаева, А. Ахматова, Н. Хикмәт, Г. Лорка, Р. Гамзатов, П. Хузангай, О. Сөләйманов, Ю. Семендер һәм башкаларның әсәрләрен ул татар теленә тәрҗемә итә. 

20. Ул – рус телен камил белгән әдипләребезнең берсе. Публицистиканы, әдәбият белеменә кагылышлы мәкаләләрен рус телендә яза һәм аларны беркайчан беркем дә үзгәртми. 

21. Ренат Харис чуваш телен дә камил белә. 

22. Ул дүрт дистәгә якын поэма иҗат итә, аларның бер өлеше опера, балет, оратория, кантата һәм теле- һәм радиоспектакьләр булып китә. Ренат Харис – Леонид Любовский, Резеда Ахиярова һәм Эльмир Низамов кебек  композиторлар белән бергә иҗат ителгән «Шагыйрь мәхәббәте», «Сөембикә», Кара пулат», «Алтын Казан» опералары, «Йосыф кыйссасы», «Алтын Урда» балетлары либреттолары авторы.

23. 2005 елда ул «Йосыф турында риваять» балеты өчен, композитор Леонид Любовский, балет артисты Нурлан Канетов белән бергә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт бүләгенә лаек булды.

24. 2018 елда ул Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе язмышына  багышланган «Сөембикә» либреттосын иҗат итте. 

25. 80 яшендә ул өч поэма язды. Аларның берсе «Татар Декамероны» дип атала һәм ул ун эротик новелладан тора.

26. 2004 елда Ренат Хариска Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде. 

27. «Г. Державин. Родники» китабы өчен ул Державин премиясе белән белән бүләкләнде. 

28. Шагыйрь булмаса, ул музыкант та була алыр иде, чөнки нәселләрендә атаклы музыкантлар бар. Ул үзе дә гармунда көйләрне оста яңгырата.

29. Ул рәссам да булып китә алыр иде. Поэзия белән беррәттән, Харис иҗатында аерым урынны графика да алып тора: 1996 елда Максим Горький исемендәге әдәби-мемориаль музейда аның график рәсемнәр күргәзмәсе узды.

30. «Минем иң шәп әңгәмәдәшләрем – берничә журнал», – ди ул. Шундый әңгәмәдәшләренең берсе – «Наш современник» журналы. 

31. Рәшит Ваһапов фонды биргән премиясен ул Казанның 175 нче мәктәбендә булган фаҗига вакытында үзен батырларча тоткан ханымга – иң кирәкле вакытта кнопкага баскан һәм коридор буйлап «ишекләрегезне ябыгыз» дип кычкырып йөргән Тәскирә Әхмәдуллинага бирә. Тәскирә ханым – аның якташы, ул да Буа районыннан: Күл-Черкен мәктәбендә шагыйрьнең әти-әнисе озак еллар укыткан. Тәскирә ханым – Ренат Харис әтисенең  укучысы да булып чыга.

Фото: Д. Бунтуков. «Сөембикә» журналы архивыннан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар