Шәхес
Гөлнара Зиннәтуллина турында 20 факт
Бүген телевидение журналисты, мөхәррире һәм алып баручысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Зиннәтуллинаның туган көне. Исән булса, бу язда аңа 74 яшь тулыр иде...
- Гөлнара Зиннәтуллинаның 1952 елның 7 апрелендә Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килгән. Алар гаиләдә алты бала үскәннәр.
- Әти-әнисе икесе дә укытучылар була.
- Мулла кушкан исеме – Гөлнар. Малай исеме белән йөрмим дип, паспорт алганда ул аны Гөлнарага үзгәртә.
- Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, ул Казанның 10 нчы интернет-мәктәбенә укырга килә. Авылы якын булгач, сыйныфташларын гел үзләренә кунакка алып кайтып йөри.
- Гөлнара сигезенче класста укыганда әтисе Хабул инфаркттан вафат була.
- Телевидение ишеген атлап кергәндә аңа нибары 12 яшь була. 10 нчы интернат-мәктәп телестудия белән янәшә урнашкан. Берсендә телевидение режиссеры Гөлсем Исхакова интернатка балалар тапшыруын алып баручы эзләп керә. Гөлнарадан да бер текст укытып карыйлар һәм шул ук көнне үзләре белән телевидениегә алып чыгып та китәләр.
- 18 яше тулгач, Гөлнара телевидениедә режиссер ярдәмчесе булып эшли башлый.
- Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогика институтына укырга керә, әмма аны ташлап, кире эшенә кайта. Соңрак, белемсез булмый инде, дип, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга кереп, анда читтән торып белем ала.
- Татарстан телевидениесендә ул 47 ел эшли.
- 1978 елдан башлап балалар өчен «Бергәләп өйрәник», «Күңелле уеннар», «Карга боткасы», «Каз өмәсе» һәм башка тапшырулар оештыра, аларны алып бара. Аның программалары тәэсирендә меңәрләгән бала тәрбияләнә. Муса Маликов, Чулпан Әхмәтҗанова, Венера Шәмиевалар аның тапшыруларында катнашып тәҗрибә туплаган, аннан сәнгать дөньясына аяк баскан шәхесләр.
- 1994 елдан башлап халык арасында үзенең «Түрдән узыгыз», «Иртә түгел, соң түгел», «Шәрәфигә ияреп», «Яшәсен театр!», «Яшәү яме» кебек авторлык программалары белән танылды.
- «Иртә түгел, соң түгел» һәм «Яшәү яме» тапшырулары цикллары өчен 2000 һәм 2007 елларда журналистларның «Бәллүр каләм» бәйгесе лауреаты булды.
- «Шәрәфигә ияреп» тапшыруын төшергәндә, торгынлык чорында ук телевизион төркеме белән Г. Камал театрының танылган артисты Равил Шәрәфигә ияреп, күп кенә чит илләрдә – Төркия, Швейцария, Италия, Испаниядә… йөри.
- Ире Ренат белән алар бер сыйныфта укыйлар.
Физкультура дәресләрендә Ренат – иң беренче, ә Гөлнара иң ахырдан баса: ул класста иң бәләкәй буйлысы була. - Алар ире белән икесе дә Кучкар йолдызлыгы астында дөньяга килгәннәр. Ире туган көнен – 29 мартта, ә Гөлнара 7 апрельдә билгеләп үткән. Зиннәтуллинар өеннән атна буе кунак өзелмәгән.
- Гөлнара Зиннәтуллинаның яраткан шөгыльләре: тегү, чигү, бәйләү, майлы буяулар белән рәсем ясау. Улы Илдарны ул гел үзе бәйләгән киемнәр кидертеп үстергән. Теләсә кайсы мода журналыннан җаны теләгән модельне бәйләп кия алган.
- Соңгы сигез елын ул яман шеш авыру белән авырды.
- Бакчада эшләүне дә аның яраткан шөгыльләренең берсе дисәң дә була. Хәтта бик каты авырган чагында да ул бакчасыннан аерылмый.
- Гөлнара Зиннәтуллина 2020 елның 8 сентябрендә арабыздан китте. Аңа 68 яшь иде. Үзенең дусларына ул: «Социаль челтәрләрдә минем кебек авыручы меңәрләгән кеше белән аралашам. Алар һаман балкып яши бит, дип, миңа карап көч ала. Вафат булган хәбәрне язсагыз, аларның өметен өзәрсез. Мине исән дип белсеннәр», – дип әйтеп калдыра. Үзе авыр хәлдә булганда да башкалар хакында уйлый.
- Үзенең туган ягында – Лаеш районы Хәерби авылы зиратында, әнисе Марзия янына җирләнә.
Газинур Хафизов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк