Бүген – 22 июль – күренекле татар язучысы, драматург, публицист һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйны искә алу көне.
Ул хәзерге татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе санала
Сезгә Гаяз Исхакый тормышыннан кайбер фактларлар тәкъдим итәбез.
1. Ул 1878 елның 22 февралендә Чистай өязе Яуширмә авылында туган. Әтисе Гыйлаҗетдин хәзрәт тирә-юньдә танылган дин эшлеклесе, әнисе Камәрия абыстай шулай ук дини гаиләдән чыккан, затлы нәселле ханым була.
2. Бу гаиләнең балалары тугач та озак яшәмичә бер-бер артлы үлә торганга күрә, Мөхәммәтгаяз әти-әнисе өчен аеруча көтеп алынган, кадерле бала була. 5 яшеннән укырга-язарга өйрәнә, татар, гарәп, фарсы телендәге китапларны укый.
3. Башлангыч белемне туган авылы Яуширмәдә әтисеннән ала, 12 яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр.
4. Тумыштан сәләтле, максатка омтылучан, зур ихтыяр көченә ия булган яшүсмерне бу уку йорты канәгатьләндерә алмый: Чистайда 3 ел укыганнан соң, 1893 елда, әтисе рөхсәте белән аны ташлап китә һәм, Казанга килеп, Күлбуе мәдрәсәсенә урнаша.
5. Татар мәдрәсәләре өчен укытучылар әзерли торган Казан укытучылар мәктәбендә ул 1898 елның көзеннән 1902 елга кадәр укый. Анда кабул ителү өчен рус телен яхшы белү кирәк булганга, ул бирегә кергәнче башта бер хәлфәдән шәхси дәресләр ала. Бу уку йорты яшь Исхакыйны бөтенләй яңа бер дөньяга алып керә, аның мәдәни һәм сәяси карашларына көчле йогынты ясый, интеллекты формалашуда гаять зур роль уйный.
6. Булачак әдип М. Горький әсәрләрен даими укып бара. Нәкъ Укытучылар мәктәбендә укыганда ул русчадан татарчага әдәби тәрҗемә иҗатын башлап җибәрә. Аның тәрҗемәсендә А. Пушкинның «Капитан кызы», Н. Гогольнең «Борынгы алпавытлар» повестьлары гасыр башында татар телендә басылып чыга.
7. 1902 елны Учительская школаны тәмамлаганнан соң Г. Исхакый Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә укытучы булып урнаша.
8. 1903 елның җәендә ул Казанга кайта һәм университетка керергә әзерләнә башлый. Ләкин әтисе авырып китү сәбәпле аны туган авылына чакыртып кайтаралар һәм халыктан җыйган приговор нигезендә мулла итеп куялар. Әмма ул анда озакка калмый, бер елдан соң муллалыгын ташлап, яңадан Казанга китә, сәясәт, иҗтимагый көрәш дәрьясына чума.
9. Г. Исхакый Бөтенроссия мөселманнары съездын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаша. Съезд 1917 елның 1-11 маенда Мәскәүдә уздырыла. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән меңгә якын делегат катнаша. Корылтайда төп докладларның берсен Г. Исхакый ясый. Ул «Безнең юлыбыз» дип атала һәм соңыннан басылып та чыга
10. Совет хакимиятен кабул итми. Большевиклар эзәрлекләвеннән качып, Себер якларына (Петропавловск шәһәренә) китә, «Маяк» газетасын чыгаруда катнаша (1918–1919).
11. 1917 елда ул Идел-Урал дәүләте төзү идеясенең иң актив тарафдарларының берсе була. Бу идея аның публицистикасында һәм сәяси эшчәнлегендә мөһим урын алып тора.
12. Патша хакимияте аны сәяси эшчәнлеге өчен күп тапкырлар эзәрлекләгән. Исхакый 18 мәртәбә кулга алына, төрмәләрдә утыра һәм сөргендә була.
13. Туган илен ташлап киткәндә әдипкә әле 40 яшь кенә була.
14. Г. Исхакый башта Кытайда (Харбин), аннары Франциядә (Париж), Германия (Берлин) һәм Польшада (Варшау) яши. 1939 елның җәендә Гитлер Германиясе Польшага басып кергәч, Польша хөкүмәте киңәше буенча ул Төркиягә күчеп китә һәм гомеренең ахырына кадәр башта Истанбулда, соңыннан Анкарада яши.
15. Әдипнең «Идел-Урал» исемле мәшһүр тарихи-сәяси әсәре үз вакытында ук дөньякүләм яңгыраш ала, күп телләргә тәрҗемә ителә. 1933 елда Берлинда – татар, Парижда – рус һәм француз телләрендә, 1934 елда Токиода – япон, Варшауда (1938) – поляк, ә инде 1988 елда Лондонда яңадан рус телләрендә басылып чыга. Бу хезмәт Г. Исхакый талантының тагын бер кырын ача: аның мәшһүр сәясәтче генә түгел, тарихчы-галим булуын да күрсәтә
16. 1940 елның башында Г. Исхакый янына Анкарага кызы Сәгадәт (1905–1989) белән кияве Таһир Шакир (Чагатай) күчеп киләләр.
17. Гаяз Исхакый үз әсәрләрен һәм публицистик язмаларын 20 дән артык тәхәллүс белән бастырган. Алар арасында Иделле, Казанлы Гаяз, Бикбулат, Чыңгыз, Ураллы һәм башкалар бар.
18. Ул – татарның беренче антиутопиясен язган. Аның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре милләтнең телен һәм мәдәниятен югалту куркынычы турында кисәтә.
19. Исхакый рус язучысы Максим Горький белән даими аралашкан. Горький аның иҗатын югары бәяләгән һәм әсәрләрен рус телендә бастырырга ярдәм иткән
20. Әсәрләре СССРда озак еллар тыела – совет чорында Гаяз Исхакый «халык дошманы» дип игълан ителә. Аның китаплары басылмый, исеме телгә алынмый диярлек. Әдәби мирасы киң катлам укучыга бары 1980 нче еллар ахырында гына кире кайта.
21. Г. Исхакый исемен аклау эшенә әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин һәм язучы Әмирхан Еники зур өлеш кертәләр.
22. Гаяз Исхакый 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була, Истанбулдагы Әдирнәкапы зиратында җирләнә. Аның каберен бүген дә татарлар һәм төрекләр зиярәт итә.
23. Гаяз Исхакыйның 1931 елда Берлинда яздырылган тавышы безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Бу – XX гасыр башы татар зыялылары арасындагы бик сирәк аудиоязмаларның берсе. Ул Гаяз Исхакый сайты архивында саклана.
24. 1991 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендә бүләге булдырылды.
25. Чистай районы Яуширмә авылында язучының музее эшли. Казан урамнарының берсе аның исемен йөртә.
Фотода: Гаяз Исхакый кызы Сәгадәт белән. Берлин. 1931 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк