Логотип
Шәхес

Габдулла Тукай турында 10 кызыклы факт

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай якты дөньяда нибары 26 ел гомер кичереп, татар әдәбияты өчен искиткеч бай иҗат калдырган сөекле шагыйребезнең тормышы гаҗәеп вакыйгаларга, кызыклы фактларга бик бай. Шул кызыклы фактларның кайберләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

1. Тукай 1903 елда 17 яшендә беренче тапкыр объектив каршына баса. Фотога төшәргә яратмаса да, архивларда ике дистәгә якын фотосы бар.

2. Язылган һәр шигырь юлы өчен Габдулла Тукайга 50 тиен көмеш яисә алтын белән түләгәннәр. Үз заманында Тукаев иң күп түләнүче шагыйрь булган.

3. Язмаларын газета-журналларга биргәндә төрле псевдонимнар кулланган. Галимнәр Тукайның 70 кә якын тәхәллүсе булуын раслый. «Кырмыска», «Шүрәле», «Догачы», «Мөсафир», «Милләтче»... Күп алар!

4. Татар, гарәп, фарсы, төрек, рус телләрендә иркен аралаша һәм яза белгән.

5. Замандашы Шәрәф Каюмов язганча, Тукай Җаек мәдрәсәсендә беренче булып штиблетлар кигән. Модага ияргән яшьләр Тукайдан күреп штиблетка күчкән.

6. Халык җырларын бик яраткан. 1910 елда «Шүрәле» тәхәллүсе белән 28 җырны туплаган «Халык моңнары» дигән китап бастырып чыгарган.

7. Җаекта яшәгән елларында Тукайның 2-3 туташны ошатып йөрүен язалар һәм аларның барысының да исеме Фатыйма булуын искәртәләр.

8. Казанга күченеп килгәч, шагыйрь күңеленә һәм иҗатына йогынты ясаган туташлар исемлегендә Зәйтүнә Мәүлүдова гына була.

9. Вафаты алдыннан нәширләрдән алырга тиешле булган 500 сум акчасын ике сәләтле баланы рус уку йортларында укытыр өчен сарыф итәргә дип васыять әйтеп калдыра.

10. Тукай вафат булганнан соң Казанда тышлыкларына Тукай сурәте төшерелгән конфетлар, шәмнәр, сабыннар чыгара башлаганнар.
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар