Күренекле галим-тюрколог, тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор Диләра ТУМАШЕВАның тууына бүген 100 ел. Татар хатын-кызлары арасында беренче тапкыр филология фәннәре докторы, профессор, шулай ук Казан дәүләт университетында факультет деканы булган затлы-зыялы шәхес ул. Игътибарыгызга Диләра Тумашева тормышыннан кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.
1. 1926 елда Төмән шәһәрендә зыялы гаиләдә туа.
2. Кыз фамилиясе Җаббарова.
3. Әнисе Әминә Галләмова – Пермь татары. Иж-Бубый мәдрәсәсен тә аңлаган. Себер авылларында татар теле укыта.
4. Әтисе Гариф Җаббаров чыгышы белән Арча районы Наласа авылыннан. Төмәндә һөнәр училищесы директоры була.
5. Рус мәктәбендә укыган кызын татар теленә әнисе өйрәтә: махсус дәфтәр ачтырып, диктантлар, иншалар яздыра.
6. Төмән китапханәсендәге бөтен татар китапларын укып чыга.
7. Музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга өйрәнә. Әнисе музыкант булуын тели.
8. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының төрки телләр факультетына укырга керә. Тюркология кафедрасында аспирантурада укый.
9. Ире – танылган театр режиссёры Равил Тумашев. Казан вокзалында Мәскәүгә билетка чират торганда танышалар.
10. Балалары Ләйсән һәм Айдар – тел галимнәре. Оныклары Сәйяр Абдулхаков – Фундаменталь медицина һәм биология институтында кафедра мөдире.
11. Фәндә ике юнәлештә эшли: беренчесе – хәзерге татар әдәби теле морфологиясе, икенчесе – Себер татарлары диалекты.
12. Шәкертләре белән Себергә диалектологик экспедициягә баргач, көймәләрдә елга-күлләр гизә, тракторларда тайга урманнарын үтә, хәтта сазлык эчендә утырган авылларга вертолетта очарга туры килә.
13. Француз, төрек, немец телләрендә камил сөйләшә.
14. Сәйдәшевнең моңлы йомшак көйләрен, Бетховенның дәртле музыкасын ярата һәм пианинода уйный.
15. Якташы, галимә Флора Әхмәтова-Урманче белән аралашырга ярата.
16. Бакый Урманче Диләра Тумашева портретын майлы буяулар белән яза.
17. 1971 елда Диләра Тумашевага Ленин ордены тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк