Шәхес
Әлфия Авзалова турында 25 факт
Әлфия Авзалова – халкыбызның легендар җырчысы. Аның турында ишетмәгән, белмәгән, ул башкарган җырларга гашыйк булмаган татар кешесе юктыр. Еллар узган саен ул калдырган мирасның кыйммәте зурая гына бара.
- 1933 елның 15 гыйнварында, Башкортстан АССРның Калтасы районы Яңа Кабан авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.
- Әлфиягә 5 яшь булганда әнисе Миңьямал тиф авыруыннан вафат була. Нибары 26 яшендә... Әлфияне әнисенең апасы Закирә үзенең тәрбиясенә ала һәм туган ягына – Актаныш районы Актаныш авылына алып кайтып китә.
- Әлфиянең 3 яшьлек сеңлесе Флүрәне балалар йортына бирергә мәҗбүр булалар. Ул арада Бөек Ватан сугышы башлана – кызларның әтиләре яу кырында башын сала.
- Закирә апаны кырдан бер уч ашлык алганы өчен биш елга төрмәгә утырталар, шуннан соң Әлфия дә балалар йортына эләгә.
- Өч елдан соң апасын төрмәдән чыгаралар һәм ул кызчыкны кире үзенә ала.
- Ятимлектә, ачлыкта үткән Әлфиянең балачагында бердәнбер шатлыгы җыр була. Үсә төшкәч, ул райондагы агитбригада составында концертлар куеп йөри. Актаныштагы баянчы Марзия Юнысова аны вокалга өйрәтә.
- 1952 елда Әлфия Авзалованы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты итеп эшкә алалар.
- Ул зур сәхнәгә «Шахта», «Гөлҗамал», «Өй артында шомыртым», «Сарман», «Казан сөлгесе», «Зөләйха», «Шәл бәйләдем» кебек борынгы халык җырлары белән ташкын булып килеп керә.
- 1957 елдан ул Татар филармониясе артисткасы – гомеренең 55 елын биредә хезмәт итә.
- Нотага аны филармониянең сәнгать җитәкчесе Раиса Волкова өйрәтә.
- Әлфия Авзалова репертуарында 14 телдә (башкорт, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, һинд, гарәп, фарсы һ. б) башкарылган 500 гә якын җыр була.
- Үзенең концерт группасын ул «Казан утлары» эстрада уен кораллары ансамбле белән берлектә оештыра. Һәм озак еллар Советлар Союзы буйлап гастрольләрдә йөри. Урта Азиядә, Балтыйк буе Республикаларында була. Мәскәү, Ленинград һәм Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләре, КамАЗны төзүчеләр, авыл хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясый.
- 1961 елда Мәскәүдә үткәрелгән эстрада артистларының Бөтенроссия конкурсында җиңү яулый.
Әлфия Авзалова ТАССРның – халык, РСФСРның атказанган артисткасы.
- 1992 елда аңа «Туган туфрак», «Бер шатланам, бер моңланам» концерт программалары өчен Татарстанның Г. Тукай исемендәге республика дәүләт бүләген бирәләр.
64 яшендә катлаулы операция кичерә, әмма төшенкелеккә бирелми. Көч туплагач, тернәкләнгәч, яңадан концертлар куя башлый.
- 1995 елда җырчының «Үзем турында» дигән автобиографик китабы дөнья күрә.
- 2002 елда Бауман урамында нигезләнгән татар йолдызлары аллеясында беренчеләрдән булып аның йолдызы уела.
- 2009 елда язучы Рабит Батулла сценарие буенча, аның турында «Моң патшабикәсе» дигән документаль фильм төшерелә.
- Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә Казанда вафат була. Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.
- 2018 елда туган ягы Актанышта – аның музее, 2020 елда һәйкәле ачыла.
- Казанның Салават күпере микрорайонында бер урамга аның исеме бирелә. Актанышта да бер урам аның исемен йөртә.
- 2018 елда Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс оештырыла. Җырчының иҗатын саклау фонды төзелә.
- Казанда «Туган авылым» милли комплексында Әлфия Авзалова исемендәге иҗат үзәге ачыла. Анда җырчының уникаль коллекциясе, шулай ук аның иҗади мирасы турында фото, аудио һәм видеоматериаллар саклана. Бу үзәкне аның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова җитәкли.
- Режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев 2018 елда «Әкият» курчак театрында Әлфия Авзалова турында музыкаль спектакль куйды. Пьеса легендар җырчының тормыш һәм иҗат биографиясе нигезендә язылган.
- 2004–2017 елларда данлыклы җырчы яшәгән йортта (Туфан Миңнуллин урамы, 8 а) аның истәлегенә мемориаль такта ачылды.
-
2019 елда «Әлфия Авзалова» дигән китап дөнья күрде. Ул берничә өлештән тора. Аның бер өлешендә җырчының 1995 елда аерым китап булып нәшер ителгән истәлекләре, икенчесендә аның таланты алдында баш иючеләрнең хатирәләре урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Сеңлесе Флүрә белән табышканнармы икән, аралашып яшәгәннәрме
0
0
0
0
Легенда, онытылмас легендабыз, анын турында укыган саен укыйсы килеп тора!!! Урыннарын жэннэт турнире булсын, Хормэтле тиндере булмаган Элфия апабыз,юксынабыз, сагынабыз!!!
0
0