Логотип
Шәхес

2017 ел югалтулары: арабыздан киткән татар шәхесләре

Автор: Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА, Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
2017 ел хәвефле ел булды, ул халкыбызга зур югалтулар китерде, милләтебезнең асыл ул-кызларын алып калды. Татар халкына хезмәт иткән бөек шәхесләребез арабыздан китеп барды.

 

Артистлар

15 июньгә каршы төндә, Казанда, озак авырудан соң, ТАССРның атказанган, халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова вафат булды.

 

“Әлфия Авзалова - легендар җырчы, сирәк очрый торган матур тембрга ия, аның иҗатын төрле буын тыңлаучылары ярата. Әлфия Авзалова - татар вокал сәнгатен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткән шәхес. Әлфия Авзалованың осталыгын һәм намуслы хезмәтен аның мактаулы исемнәре, дәүләт бүләкләре раслый. Әлфия Авзалова халыкның чиксез мәхәббәтен казанды, республиканың музыка өлкәсендә абруйга ия иде, Татарстанның музыка сәнгатенә тугры һәм данлы хезмәт күрсәтте.  Халыкның яраткан җырчысының, талантлы шәхеснең якты рухы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак", - диелгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дәүләт эшлеклеләре һәм иҗат әһелләре имзалаган кайгынамәдә. 

 

Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе:

"Әлфия Авзалова җыр сәнгатендә иң тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Кешенең үзеннән тора: Әлфиянең җорлыгы, тырышлыгы, тормышта югалып калмавы шушы казанышлары барлыкка килүгә нык ярдәм итте. Булганның булганы булып чыкты ул. Әлфиянең гомере - җырлап узган гомер. Моң патшабикәсе дию аңа зур бәһа дияр идем. Әлфия кирәк чагында  14 телдә җырлап бирә алган. Андый шәхесләр сирәк бит ул. Татар моңы башка телләрдә җырланганда да үзенчәлеген югалтмый".

 

Роберт Миңнуллин, халык шагыйре:

“Уйланып тордым әле, беркем дә бөек булып тумый. Бөекләрне халык үзе сайлап ала, үзе бөек итә, үзе күккә күтәрә. Күпме тырышсаң да, нинди генә талант булсаң да, үзең теләп кенә бөек була алмыйсың. Халык үзе бөек итә һәм Әлфия апаны озаткан кебек үзе матур итеп озата. Әлфия апа белән бергә бөекләр заманы узды дип уйлыйм. Халык башка, җыр башка, заман башка. Киләчәк күрсәтер. Алга таба нинди генә талантлы кешеләр килсә дә, Әлфия апа үз биеклегендә кала”.

 

Кадим Нуруллин, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры:

“Без чын дәрәҗәдә милләт баласын югалттык. Аның турында зур хәрефләр белән “бу зур кеше иде”, дип язып куерга мөмкин. мөгамәләдә иде. Әлфия апа Авзалова - милләтебезнең чат иткән хатын-кызларының барлык сыйфатларын да үзенә җыйган шәхес. Шуңа күрә Әлфия апа турында матур сүзләр генә әйтергә мөмкин. Мин, йөрәгемә кулымны куеп, аның милләт кешесе булуын әйтәм. Аның безнең арабыздан китүе дә кече атна көнне, Рамазан аенда булды. Әлфия Авзалова – изге шәхес”.

Әлфия Авзалова белән хушлашу Филармония концертлар залында булды. Аны озатырга 2000ләп кеше килгән иде. 84 яшендә вафат булган күренекле җырчы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнде.

 

 

 

 

 

27 июльдә, 58 нче яшендә, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи – Биктаһированың гомере өзелде

“Үзенең иҗат дәверендә Хәния Фәрхи бик күп яшь артистларның сәләтен ачты. Аның тырыш эшчәнлеге һәм югары һөнәри осталыгы “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Халыкның яраткан җырчысы, талантлы кызы турында якты хатирәләр күңелләрдә озак сакланыр”, – диелгән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дәүләт эшлеклеләре һәм иҗат әһелләре имзалаган кайгынамәдә.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев:

"Аның җырлары, бер караганда, бик гади, сүзләре дә, музыкасы да гади, әмма иң мөһиме – аның моңы татарча, үзебезнеке. Безнең җырчыларыбыз бик күп, аларның җырларының сүзләре дә татарча, әмма ләкин моңнары татарча түгел. Хәния Фәрхинең иң зур асыл сыйфаты: ул татар моңын югалтмады, заманча җырларга татар моңын салды. Аңарда ритм да, татар моңы да бар иде – бөтен уңышы шунда".

 

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озату Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булды. Аның белән хушлашырга меңләгән кеше килде. 

Күренекле журналист, продюсер Илфак Шиһапов якты дөньядан 30 майда китте. Ул үз фатирында, урын өстендә ятып вафат булды.

“Шәһри Казан” газетасы редакторы Гөлнара Сабирова:

"Илфакның милли җанлы, олпат шәхес икәнен еллар узган саен гына тирәнрәк аңларбыз. Ул нинди генә жанрда иҗат итсә дә, йә елата, йә көлдерә иде, берәүне дә битараф калдырмады. Илфакның иң зур сәләте – кешене битараф калдырмауда. Илфак яшәргә ашкынды, шушы ашкынуы аны талкыткандыр да. Ялгышлары да бар иде. Ул үзенең хаталарын таныды, аңлады».

"Безнең гәҗит" газетасының оештыручысы һәм баш редакторы Илфат Фәйзрахманов:

“Илфакның кызыксынмаган өлкәсе юк. Ул тарихчы, журналист, продюсер һәм автор иде. Мин аңа карап “ менә ничек булдыра бу егет” дип, көнләшеп карый идем. Илфак бөтен эшне ашыгып эшләде, туры сүзле иде. Аның халыктан яшерер сере юк иде. Ачык, киң күңелле кеше иде”

 

Илфак Шиһапов белән хушлашу аның соңгы эшләгән эш урыны – “Шәһри Казан” газетасы редакциясендә булды. Соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында Илфак Шиһаповның озак еллар бергә яшәгән хатыны, җырчы Илсөя Бәдретдинова, журналистлар, язучылар, сәнгать әһелләре, җырчылар белән беррәттән, гади халык та күп иде. Ул туган ягында – Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында җирләнде.

Татарстанның халык артисты, танылган композитор һәм баянчы Ганс Сәйфуллин озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова:

“Ганс ага татар эстрада сәнгатендә зур урын алган легендар шәхес иде. Ул Усман Әлмиев, Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова, Таһир Якупов, Эмиль Җәләлетдинов, Илһам Шакировлар белән бергә татарлар яшәгән төбәкләргә татар музыкасын илтте. Ганс Сәйфуллин татар эстрадасы тарихына баянчы булуы өстенә, популяр җырлар авторы буларак та кереп калды. Бүген татар эстрадасының нигезен тәшкил иткән бик күп яшь җырчыларыбызга Яшьләр җыены аша халыкка танылырга булышты. Ганс Сәйфуллин үз артыннан якты эз калдырып китте. Талантлы музыкант, баянчы, композитор турындагы якты хатирәләр күңелләребездә мәңге сакланыр”.

 

Зөфәр Билалов, Татарстанның халык артисты:

“Ганс абый үз чорының легендар шәхесе иде. Туксанынчы елларда “Яшьләр җыены” оештырып Татарстанда һәм Башкортстанда зур җыр бәйрәмнәре ясаган кеше. Үз вакыты өчен бу бик күңелле чара иде. Ганс ага белән соңгы арада да күрешкәләргә туры килде, хәлен белешеп тордык. Иртәрәк китеп барды, татар җыр сәнгате өчен эшләрлеге бар иде әле”.

 

ТАССРның атказанган, Татарстанның халык артисты, композитор Ганс Сәйфуллин белән хушлашу чарасы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. Ганс Сәйфуллин 13 майда Баулыда җирләнде.

 

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Ринат Гобәйдуллин 8 гыйнвар көнне вафат булды. 65 яшьлек Гобәйдуллин автомобиль руле артында барганда үзен начар хис итә башлаган.

 

Равил Галиев, Татарстанның атказанган артисты:

“Ринат абый бик игътибарлы кеше. Яшь талантларны күреп ала белә. Башлангыч чорда җырчыларга сәхнә серләрен өйрәткән кеше ул. Минем тормышымда ул иң әһәмиятле рольләрнең берсен уйнады. Аның җырларын күп җырладым. Бүгенге көндә дә репертуарымның 30 проценты – аның җырлары. “Адашкан мәхәббәт”, “Тутырып карамадың” кебек җырлар шундыйлардан.

Резидә Шәрәфиева, Татарстанның халык артисты:

“Ринат абый минем тормышымда зур сәхнәгә аяк басарга ярдәм иткән шәхес. Зур сәхнәгә чыгарган ата кеше дияргә була аны. Аңа хөрмәтем бик зур. Бик аяныч, әлбәттә. Әле ялт итеп торган Ринат абый иде, авырмый иде, кыяфәтләре дә матур иде. Бик кинәт кенә үлде, шаккаткыч хәл. Хәзер берни эшләп тә булмый, җырларын дәвам итәрбез. Аның “Чаллы сиреньнәре” җыры бик популяр булды инде, гимн кебек, һәркайсыбызга таныш җыр. Аны Ринат абый үзе генә дә яратып башкарды. Равил Галиев, Ринат Хәмәдиев, Раил Абдрахманов шушы җырны бергә чыгып та җырлады»

 

Композитор белән хушлашу 9 гыйнвар көнне Чаллының "Энергетик" мәдәният йортында булды. Ринат Гобәйдуллинны туган ягы – хәзерге Ютазы районы Иске Урыссу авылында җирләделәр.

 

Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор, ЮНЕСКО академигы, Германия, Франция, Италия Гран-при иясе, виртоуз балалайкачы, музыкант, җырчы Рафыйк Таҗетдинов 21 май көнне вафат булды.

 

Азат Тимершәех, җырчы:

“Рафыйк үләргә тиеш түгел иде. Ул абайлап кына бетермәгәндер. Тормышны бик ярата торган кеше иде. Тик тора белми торган, һәрчак эзләнә, чаба, таба. Көтмәгәндә китеп барган зур артистыбыз. Ул бит дөнякүләм билгеле артист. Әле апрель аенда булган концертына да соңгы көнгә кадәр үзе чыга алыр иде кебек».

 

Рәдиф Җамалетдинов, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры:

“Без якташлар, еш аралашмасак та, күрешеп тора идек. Мин аның иҗаты белән кызыксынып тордым. Ул безнең районыбызның зур шәхесе, зур талантыбыз».

 

Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор, халыкара конкурсларның Гран-при иясе, виртуоз балалайкачы, музыкант, җырчы Рафыйк Таҗетдинов Константиновка бистәсендәге Мөселман зиратына җирләнде.

 

Күренекле татар драматургы Ризван Хәмид 17 сентябрьдә вафат булды. Ул йөрәге тотып, иртән йокысыннан уяна алмаган. 

Данил Салихов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе:

“Ризван Хәмид ниндидер Югары уку йортларында укытмаса да, аның шәкертләре бик күп иде. Ул безнең драматургиягә юл күрсәткән аксакалыбыз иде”.

Илфак Ибраһимов, язучы:

“Ризван ага татар драматургиясенә олы хезмәт куйган, яңалык алып килгән кеше. Ул татарда психологик драма жанрына нигез салды.Ул, драматург буларак, сәхнәгә замандашларны алып менде, шул ук вакытта ул тарихи әсәрләргә игътибар итте. Режиссерларга аның драматургиясенә мөрәҗәгать итеп, бик әйбәт спектакльләр тудырырга мөмкинлек бар”.

Мансур Гыйләҗев, драматург, киносценарист:

“Без аның белән замандаш булмасак та, фикердәшләр идек. Ризван Хәмидне остазым дип саныйм. Ул гомере буе драматургиягә тугры булды. Ризван ага гаҗәеп юмарт, гаҗәеп тугры, гаҗәеп ихлас кеше иде. Бүгенге көндә бу сыйфатлар милләтебезгә генә түгел, җәмгыятькә дә җитешми.  ”.

Күренекле драматург Ризван Хәмид соңгы юлга Татарстан урамындагы йортыннан озатылды. Подъезд тирәсенә татар зыялылары - язучылар, артистлар, режиссерлар, галимнәр җыелган иде. Арада Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Чаллы театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов һәм башкалар бар иде. Ул Киндери татар зиратында җирләнде.

Галимнәр

Галим, архитектор Нияз Халит 66 яшендә вафат булды. Ул яман шеш белән авырган.

 

Илшат Сәетов, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, политология фәннәре кандидаты:

“Белгеч буларак үз аланында бик яхшы белгеч иде. Архитектура тарихы буенча китаплары чыга иде. Аның белән түгәрәк өстәлләрдә күрешергә туры килде. Бик төпле уйлый торган, төрле якка бәрелмичә, үз фикерен әйтә торган кеше иде. Гомумән әйткәндә, бик абруйлы кеше иде. Дәүләттән, өстән бирелгән исемнәр белән түгел, ә белеме белән халык арасында ихтирам казанган”.

 

Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры:

“Нияз Халитның хезмәте – безнең өчен зур кыйммәт, шулкадәр зур байлык, шуңа күрә бу югалту безнең өчен бик авыр. Нияз ул – бердәнбер, уникаль, кабатланмас кеше иде. Аның кебек, татар мәчетләре, татар архитектурасы тарихын беркем белми. Шунысы да борчый: аның эшен дәвам итүчеләр булырмы?”

 

Архитектура белгече, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры Нияз Халитов белән хушлашу иртәгә үзе эшләгән университетта узды. Ул Киндерле зиратында җирләнде.

 

Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган химигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы киңәшчесе, Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Азат Зыятдинов 24 сентябрьдә үз өендә вафат булды.

 

Римма РатниковаТатарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары:

“Сайлаулар чорын уздык. “Азат Шәймуллович, бүген радиога партияара дискуссиягә барырга кирәк” дип әйтәм – бара, телевидениегә, заводка коллектив белән очрашуга, авыл җирлегенә барырга кирәк булса да – “эх” тә итмичә юлга чыгып китә... Милләтебез, телебез өчен борчылып яшәде, бәлки, шулар йөрәгенә килеп кадалып, гомерен кыскарткандыр да”.

 

Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан Фәннәр академиянең президенты:

"Азат Зыятдиновның гомер юлы Түбән Кама, Казан белән бәйле булды. Ул химия технологияләре, нефть химиясе өлкәләрендә зур казанышларга иреште. Түбән Камадагы эшләнмәләре уңышлы гамәлгә кертелгәне өчен, аңа Татарстан Республикасының фән өлкәсендә дәүләт премиясе тапшырылды. Ул 100ләп эшләнмә, 170тән артык фәнни эш авторы”.

 

Азат Зыятдинов белән хушлашу 25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә булды. Галим белән хушлашырга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутатлары, галимнәр, язучылар катнашты. Азат Зыятдиновның җәсәден Балтач районы Таузар Иленә алып кайтып күмделәр.

 

9 октябрь көнне кич Илнур Абдуллинның кинәт үлеме турында билгеле булды: галимнең 64нче яшендә гомере өзелде.

Илнур Абдуллин КНИТУ да (элекке КХТИ) пиротехник һәм композицион материаллардан эшләнмәләр технологиясе кафедрасы мөдире булып эшләгән. Ул уку йортында озак еллар мәгариф, фән һәм производство интеграциясе юнәлешен җитәкләгән, проректор булып эшләгән. 2017 елның 27 сентябреннән КНИТУның яңартылган җитәкчелеге составына кергән, алай гына да түгел, спецхимия өлкәсендә баш галим булган.

Мәрхүмне Питрәч районына кергән Званка авылындагы үзе яшәгән йортыннан озаттылар. Ишегалдында Җеназа намазы укылганнан соң, җәсәде Самосыроводагы мөселман зиратында җир куенына салынды.

Журналистлар

"Татарстан яшьләре" газетында күп еллар баш мөхәррир булып эшләгән Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң вафат булды. Аңа 66 яшь иде.

 

 

Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе:

“Исмәгыйль Шәрәфиев бар гомерен һәм көч-егәрен газиз Татарстаныбыз халкына, милләтебезгә хезмәт итүгә, татар матбугатын үстерүгә багышлаган булдыклы редактор, талантлы журналист һәм язучы, татар халкының лаеклы улы. Исмәгыйль Сәлмән улы – татарның иң уңышлы, иң яраткан газетасы “Татарстан яшьләре”н чыгаручы күренекле шәхес, мөстәкыйь фикерле, җор телле оста журналист буларак республикабыз тарихында, татар халкының күңелендә мәңгегә калачак”.

Римзил Вәлиев, җәмәгать эшлеклесе:

“Исмәгыйль минем бик якын кешем. Беркайчан да кызыл сүз сөйләми торган, сәяси уеннарга катнашмый торган натураль кеше иде».
 

"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев 22 июнь көнне Салмачидагы өендә каты авырудан соң вафат булды. Әтнәдә җирләнде. Исмәгыйль Шәрәфиевка 66 яшь иде.

 

Журналист Галәветдин Зыятдинов (Алик) яман шеш авыруы белән 3 еллап авырган, ярты еллап авыр хәлдә булган. 

Раиф Гыймадиев, телевидение журналисты:

"Ул гади, авыл кешеләре турында программалар әзерли иде. Үзе дә бик гади, ачык кеше булганга, аны тамашачылар да бик яраталар иде. Бүген авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче урта һәм өлкән буын белгечләр барысы да Алик Зыятдинов тапшыруларын карап үскән, тәрбияләнгән кешеләр. Алар арасында Алик Зыятдиновны белмәүче кешеләр юк".

Мәрхүм белән хушлашу Серов урамы 35 йортта булды. Аны соңга юлга озатырга килүчеләр арасында замандашлары, хезмәттәшләре, телевидение хезмәткәрләре, язучылар бар иде. Алик Зыятдиновны Теләче районының Кече Мирәтәк авылы зиратына мөселманча җирләделәр.

 

Журналист һәм радио дикторы Эльвира Ибраһимова (Мотавалова) 2 февральдә төш вакытында, Казан-Малмыж федераль трассасында авариягә очрап вафат булды.

Ул «Биектау FM»нан соң “Татарстан”, “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалларында, “Болгар”, “Азан”  һәм “Шәһри Казан” газеталарында эшләде. Соңгы вакытларда “Ярдәм” мәчетендә эшләде, мәчет каршында эшләүче “Иман” радиосының баш мөхәррире иде. Шагыйрә, нәфис сүз остасы.
 

Эльвира Мотавалова белән хушлашу аның туган ягы Балтач районы Таузар авылында булды.

сылтама: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    УРЫННАРЫ ОҖМАХТА БУЛСЫН МӘРХҮМ-МӘРХҮМӘЛӘРНЕҢ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигрәк иртә китте Илфак Абый... Көн саен тыңлыйм җырларын. Искиткеч талант иясе иде.

      Хәзер укыйлар