«Көтә белгәннәр» полкына әнием ягыннан әбием – МӨБАРӘКҖАНОВА Мөгаллимә Шәфигулла кызының (1917–2007) исеме дә язылырга тиеш.
«Көтә белгәннәр» полкына әнием ягыннан әбием – МӨБАРӘКҖАНОВА Мөгаллимә Шәфигулла кызының (1917–2007) исеме дә язылырга тиеш.
Әби бер-бер артлы ике баласын югалта. Чит җирләргә чыгып китәргә шушы хәл дә этәрмәдеме икән аларны? 1939 елны алар, Госман бабам белән ялланып, Саба районы Саба авылыннан Сахалинга китеп баралар. Анда озак яшәмиләр, 1940 елны Себергә – Красноярски шәһәренә күченәләр. Бөек Ватан сугышы башланырга 3 ай калганда бабайны хәрби сборга алалар: су асты разведкасында хезмәт итәргә әзерлиләр. Тиздән илдә, дөньяда зур хәвефле үзгәрешләр булачагын сизгәндер инде, Госман бабай әбигә хәбәр сала: «Тиз генә җыен да, авылга, әниләргә кайтып кит!» – ди.
Корсагы борынына җитеп килә торган әбиебез, берни аңламаса да, юлга кузгала. Эшелоннан эшелонга күчә-күчә кайта.
Шәмәрдән станциясенә төнлә килеп төшә ул. Вокзалга иң якын бер йортка: «Кундырып чыгарыгыз әле!» – дип ишек шакый. Ишекне бер әби ача.
Корсаклы икәнсең... Кертмим! Әле генә бер хатынны кунарга керткән идем, бәбиләп чыкты! – ди.
Әби: «Кертегез инде!» – дип бик ялынгач кына жәлләп кертә. Ә әбинең төнлә тулгагы башлана... Таң белән кызы – минем әнием Тәгъзимә дөньяга килә. 7 июнь була бу...
Икенче көнне фатирга керткән карчык, баласын төреп кулына тоттыра да, әбине попутка машинага утыртып авылына озатып җибәрә. Яңгырлы, җилле көн була. Әби: «Кулымдагы баланың кайда башы, кайда аягы икәнен дә белмичә тотып кайттым. 20 чакрым буе тавыш-тыны чыкмады. Исән түгелдер дип уйлаган идем», – дип сөйли иде.
Кайтуга колхоз эшенә чыга әбиебез. Читкә чыгып киткәнче, 6 айлык бригадирлар курсын тәмамлаган була ул. Ә бу уку ул чакта зурдан санала – анда белем алучылар колхоз рәисләре булып эшлиләр. Тик әбинең алай югарыга үсәргә мөмкинлеге булмый: кулында кечкенә бала, авыру кайнана...
1943 елны бабай яралана. Казан читендәге госпитальләрнең берсендә дәвалана ул. Әби аны эзләп янына барып кайта. Ә яралары төзәлеп, аякка баскач, фронтка озатыр алдыннан, бабайга 3 көнгә авылга кайтып килергә рөхсәт итәләр. Әби авырлы булып кала – Һәҗәр апа туа.
Шул ук елның азагында бабай тагын каты яралана. Бу юлы инде аны тылга озаталар.
Мин генә аны теләп кайтардым, – дип сөйләгәне булган әбинең. – Күк капусы ачылган вакытлар бар, шул чакта теләк теләсәң кабул була дип әйткәннәрен ишеткәнем бар иде. Төнлә ишегалдына чыгып Ходайга ялвардым: «Кайтсын иде... Аягы гына җәрәхәтләнеп кайтсын иде...»
Бабай сугыштан аяк сеңерләрен өздереп кайта...
Сугыштан соң тагын 4 балалары туа аларның: Шаһинур, Мөхәммәтнур, Вәлинур, Фирая. Шаһинур абый гына вафат, калган барлык балалары да исән-сау әбиебезнең.
Кайнанасы әбиебезне бик яраткан. Чиста, пөхтә булган өчен хөрмәт иткән. «Сыер саварга чыкканда да өс-башын алыштыра иде, маллар янына кияргә аерым күлмәк тотты», – дип сөйли аның турында әни.
Мөгаллимә әбием – туган авылы Тимершыкның беренче укытучысы була. Шәфигулла бабай кызлары барысы да укымышлы саналган. Әби башта авыл балаларын – гарәпчә, аннан латинча шрифтта, соңрак кирилицада укырга-язарга өйрәтә. Авылның беренче депутаты була.
Бабай белән 62 ел бергә яшәделәр алар. Икесе дә туксанны узып бу дөньядан киттеләр. Госман бабайдан калып әби тагын 6 ел яшәде әле.
Рәмзия КАШАПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк