Логотип
Гаилә

Стрессыз сәяхәт. Бала белән мөмкинме бу? 

Кыскача гына җавап бирсәк, әлбәттә, мөмкин түгел! Балалар белән ялга бару – ял түгел бит инде ул... Шулай да, сәяхәт башланганчы ук әзерлек башласагыз, стрессны бик нык киметергә була. 

Кыскача гына җавап бирсәк, әлбәттә, мөмкин түгел! Балалар белән ялга бару – ял түгел бит инде ул...
Шулай да, сәяхәт башланганчы ук әзерлек башласагыз, стрессны бик нык киметергә була. 

  • Бала белән сәяхәт турында алдан ук ешрак сөйләшегез. Иң элек юл хакында сөйләгез: кая, ничек, нәрсә белән барасыз, ничә сәгатькә сузылачак ул юл... Юлда нәрсә белән шөгыльләнер идең дип кызыксыныгыз. Үзе белән яраткан уенчыгын, китапларын, буягычларын алырга рөхсәт итегез. Аннары сәяхәттә нәрсәләр күрәчәгегезне, кайларда булачагыгызны сөйләгез. Балагызга нәрсә күрергә кызык булыр икән? Бу хакта аның үзеннән сорагыз, берничә чара тәкъдим итегез.
  • Җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырыгыз: нәрсә эшләргә ярый, нәрсәләр тыелганын аңлатыгыз. Үзегез тотмаган кагыйдәләрне үтәвен таләп итмәгез. 
  • Алдан ук сәяхәт кагыйдәләре булдырыгыз, балагызга аларны алдан аңлатыгыз. Аларны ешрак исенә төшереп торсагыз, сәяхәт башланганчы бала отып та калыр.
  • Балагызга сәяхәтнең авыр якларын да аңлатыгыз. Ул арып та китәргә мөмкин, бәлки, кайвакыт күңелсез дә булыр. Югалу куркынычы турында да кисәтергә онытмагыз. Шундый хәлләр булса нишләргә кирәк икәнен алдан уйлап, өйрәтеп куегыз. Мәсәлән, бала сезнең телефон номерын яттан белергә тиеш.

Әлбәттә, бөтен очракны да алдан кисәтү мөмкин түгел. Ләкин үзегездән торганын эшләсәгез – кирәкле дарулар, игътибар җәлеп итәрлек уенчыклар алсагыз, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатсагыз – бик күп стресстан сакланып кала алырсыз. 

«Родителям о важном» телеграм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар