Һәр хатын-кыз чын, эчкерсез һәм мәңгелек мәхәббәткә омтыла. Ничек кенә сөйләнеп йөрмәсен, чынлыкта һәр ир-ат та диярлек шуны тели. Кешеләр очраша, таныша, бер-берләренә гашыйк була. Бар да әйбәт кебек. Аннары кинәт шул икәүнең берсе араларны өзә. Сәбәп нәрсәдә соң? Ирләр ник чыгып китә?
Һәр хатын-кыз чын, эчкерсез һәм мәңгелек мәхәббәткә омтыла. Ничек кенә сөйләнеп йөрмәсен, чынлыкта һәр ир-ат та диярлек шуны тели. Кешеләр очраша, таныша, бер-берләренә гашыйк була. Бар да әйбәт кебек. Аннары кинәт шул икәүнең берсе араларны өзә. Сәбәп нәрсәдә соң? Ирләр ник чыгып китә?
Аралар өзелүнең төп сәбәбе – хыянәт. Бик сирәк ирләр генә яраткан хатын-кызның хыянәтен аңлый һәм кичерә ала. Чынлап яратса, гафу итә дип уйлау ялгыш фикер. Нәкъ менә киресенчә шул: ир никадәр көчлерәк яратса, хыянәт шулкадәр авыррак җан әрнүләре китерә, ул аны берничек тә гафу итә алмый.
Кызыксыну югалу. Еш кына хатын-кыз үз хыялындагы ирнеке булуга ирешкәч, тынычлап кала, үзенә таләпләре кими. Бу тышкы кыяфәткә генә карамый, белемеңне, офыкларыңны киңәйтү, хатын-кыз буларак һәрчак кызыклы булып күренүләр дә керә боларга.
Яраткан кеше хатын-кыз тормышында, әлбәттә, мөһим урында, әмма бөтен яшәешеңне аңа гына багышлап булмый бит инде. Хатын-кызга үзенең дә шәхес булуын онытырга ярамый. Аның үз мавыгулары, үз шөгыле, үз дөньясы. Ул укырга, күп нәрсәне үзләштерергә, һәрчак яңалыкка омтылырга тиеш. Шул чакта гына ир кеше аңа сокланып караячак һәм өр-яңадан гашыйк булачак.
Тоталь тикшереп торулар. Хатын-кызларның иң зур хатасы – ирне һәрчак тикшереп, күзәтеп торырга омтылу, бертуктаусыз аны тәнкыйтьләү. Иреңнең кесәләрен актару, телефонында чокчыну, электрон почтасын һәм запискаларын уку катгый тыела. Хатыны никадәр азрак бәйләнсә, ире шулкадәр ныграк ышана һәм барысын да үзе сөйли. Яраткан кешеңне гел хуплап, үсендереп торырга, игътибар белән тыңларга һәм аңа ярдәм итәргә кирәк.
Дуслык булмау. Белеп торыгыз: ир-ат хатын-кызга бернәрсә дә тиеш түгел, һәм хатын-кызлар да шундый ук хокукта. Алар бергә, чөнки икесенә дә шулай яхшы. Яраткан кешең өчен яхшы дус та була белергә кирәк. Шулай булганда ул беркайчан да китмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Ничек инде берни тиеш тугел. Болай уйлау hомумэн дорес тугел. Жаваплылык кайда?
0
0
0
0
Тиеш булмагач,нигэ тормыш корырга?Болай да урод гаилэлэр белэн донья тулган,э монда жыен сантыйлар сузе сойлисез,хэер,сантыйлар сузе тугел бу.Ирекле ,свободное отношение белэн яшэуче кеше язган моны.Иллэ дэ дэ шэп шунысы:ир дэ,хатын да телэсэ кайда этлэнеп йореп кайта да,узенчэ яши.Кем ашарга тели шул пешерэ,кемгэ акча кирэк шул эшлэп таба,кем чиста кием киясе килэ,шул узенекен юа.Э балалар уртак,аларны кем карарга,ашатырга,юарга,тэрбиялэргэ тиеш? Ир синен белэн яшэргэ телэми икэн,олаксын.Доньяда рэтле ирлэр дэ житэрлек.
0
0
0
0
НИЧЕК. инде тиеш. тугел. бу. хатын. экият. сатмасвн. инде. эле. кесэ. телефоннарны. тикшереп. торсан да. бик. таманга. туры. килэ. Ир атка. беркайчан да. ышанырга. ЯРАМЫЙ. аларнын. чирек сузе дэ дорес тугел. бардыр ул. бик. сирэк
0
0
0
0
16 яшьлек кызнын фикерлэре бит бу
0
0
0
0
Дорес тугел.Ир белэн хатын булганнар икэн,алар бер-берсенэ игътибарлы булырга,хормэтлэргэ,якларга,сакларга тиеш.
0
0