Гаиләдә тавыш чыкмасын өчен нишләргә кирәк? Гап-гади 4 киңәш  

 

 

 Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый инде ул анысы. Моны барыбыз да беләбез. Әмма аерма шунда гына: кемнәрдәдер ул савыт-саба көн саен шалтырый, һәм тавышы бик еракларга барып ишетелә. Ә икенчеләрдә чыңлап кына куя... Кызганыч, ир белән хатын арасында тавыш чыгарга кайчак кечкенә генә сәбәп тә җитә. Шул кечкенә сәбәпне ничек итеп вакытында туктатып калырга, зурга җибәрмәскә соң? Моны эшләү мөмкинме икән? 

Ә нигә мөмкин булмасын ди?! Тырышканда, моңа ирешеп булачак. Әмма икеңнең дә  – ирнең дә, хатынның да теләге һәм күпмедер көч куюы гына кирәк. Әйе, сезгә тәкъдим иткән бу киңәшләр, чынлап та, бик гади. Аларны белмәгән, ишетмәгән кеше дә юктыр. Әмма кабат искә төшерү берәүгә дә комачау итмәс. Укыгыз һәм тормышта шул кагыйдәләр буенча яшәргә тырышыгыз.   

 
Ир белән хатын бер-берсенә ышанырга тиеш. 

Гаиләдә ир белән хатын арасында бернинди дә сер булырга тиеш түгел. Бер-береңә сөйләмәгән серләрең, әйтеп бетермәгән сүзләрең була икән, бу кайчан да булса ике арада аңлашылмаучанлык тууга, бәхәс чыгуга, аралар суынуга китерергә бик мөмкин.  

Бер-берең белән барлык темаларга да ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнегез. Ә моңа якын дусларга әйләнгәндә генә ирешеп була. Яныңдагы хәләлеңнән уйларыңны, борчуларыңны яшерергә гадәтләнмәгез. Көн дәвамында ниләр булган – барысын да сөйләгез, уртаклашыгыз. Ихлас булудан курыкмагыз. Сез ничек булсагыз – ул да шулай җавап бирер.   

 

 
Бер-берегезгә юл куя белергә тырышыгыз. 

Акыллырак булыгыз: конфликтлы ситуация килеп туганда, моны эшләү бик авыр булса да, дәшми калырга тырышыгыз. Якын кешегез, яраткан кешегез хакына кайчакта юл куя, нәрсәдәндер баш та тарта белегез. Үзегез хәтта хаклы булганда да гафу сорарга көч табыгыз. Бу очракта сез гауганы зурга җибәрүдән генә туктатып калмыйсыз, үзегезнең никадәр көчле кеше икәнегезне дә күрсәтәсез. Өстәвенә, тормыш юлдашыгыз каршында ихтирам, хөрмәт яулауның бер юлы да әле бу.  

 

 
Бер-берегезне һәрвакыт гафу итегез.  

Гафу итү – бар начар нәрсәне дә оныту дигән сүз ул. Гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр моннан башка корыла алмый. Ирегезнең (хатыныгызның) соңгы вакытта сезгә карата эшләгән аерым бер начарлыгын гына түгел, гомер буе кылган барлык начарлыкларын гафу итү турында сүз бара монда. 

 

 
Бер-берегезнең үткәндәге ялгышларын гел искә төшереп тормагыз. 
Һәм, әлбәттә, бер-берегезне яратыгыз. Ике арада чын ярату, чын хисләр булганда гына барлык сынауларны да кичеп чыгарга мөмкин.  

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    3355
    1
    39
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3463
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3137
    1
    29
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5897
    2
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4555
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек