Бүген ике гаиләнең берсе кредитта «утыра». Банк хезмәткәрләренең кызыктыргыч, «файдалы» тәкъдименә кабып, халык көннән-көн бурычка бата бара. «Үлеп котылсаң гына», – ди, ярты миллион кредиты белән урамда эшсез калган ханым. Ул үзе теләп төшкән капкыннан чыгу юлын башкача күрми дә...
– Шуларның берсе: «Хәерче икәнеңне беләбез. Әмма синең малаең бар. Кара аны, тиз арада проблеманы хәл итмәсәң, безгә үпкәләмә», – дип яный, – ди ханым, елый ук башлап. – Куркам мин.
Ул сөйләгәннәрне күз алдыннан үткәрә-үткәрә, бу хәлдән чыгу юлларын эзлим. Нишлибез? Кредитны кичектереп торырга була. Тизрәк эшкә урнашырга!
– Ә мин беләм ни эшләргә кирәклеген, – ди ханым. – Үз-үземә кул салам. Шулай котылам!
Йөрәгем жу-у итеп куя.
– Ничек инде, ә балаң, әниең?
– Ә кем әле аларны калдырам, ди. Бергә китәбез, – ди ул, гап-гади бер әйбер турында сөйләгәндәй. Йөзенә күтәрелеп карыйм. Аның зур итеп ачылган күзләрендәге тәвәккәллекне күреп, сискәнеп китәм.
Мин аңа иң авыр хәлләрдән дә чыгу юллары табылуы, бала хакына түзәргә кирәклеге һәм тагын әллә ниләр турында ашыга-ашыга сөйлим.
– Банклар белән төзегән килешүләрне дә ертып ташлаган идем, ичмасам, – ди ханым, шундый карар кылуына үкенә башлап.
Әйтәсе дә юк, бөтен ил белән кредитта без. Кредитлы тормышның рәхәте дә, бәрәкәте дә шуның кадәрле генә. Үзебез теләгән эшләрдә эшләп, теләгәнчә хезмәт хакы алып, теләгәнчә яшәү бәхетенә ирешкәнебез юк әлегә. Шуңа да уйлап чыгарылган «бурычка яшәү» михнәтләрен җилкәбездә татыйбыз да. Шуңа да кредит алабыз да түли алмыйбыз. Чөнки процент ставкалары башны тишә. Әлеге танышымның да бер банкка әҗәте ярты ел эчендә 46 мең сумнан 71 мең (?!) сумга җиткән. Аермасын сизәсезме?! Ничек кенә әле?! Халык көне-сәгате белән үскән ставкалардан, коллекторлар һөҗүменнән башын кая алып качарга белми. Ә кайбер банклар, кредит алган кешенең түләү мөмкинлеген дә тикшереп тормыйча, уңга-сулга кредит тарата. Кыскасы, банк беркатлы халыктан акча кысуның яңадан-яңа әмәлләрен уйлап табып кына тора.
Соңгы вакытта югарыда утыручы чиновниклар үзләре дә кредит ставкаларының югары булуына ризасызлык белдерә. Процентларны киметү максатында Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән Россия банкы кайбер чаралар да кабул итте. Тик, белгәнебезчә, файдасы гына шуның кадәрле. Ник дигәндә, беренче яртыеллыкта, мәсәлән, халык арасында киң таралган куллану кредитлары ставкасы нибары 1,5-2 процентка гына төште. Ә моннан исә ни сиңа, ни миңа, дигәндәй. Нәтиҗәсе булсын дисәң, кискен-катгый чаралар кирәк. Әйтик, автокредит ставкаларын субсидияләү сыман... Инде менә кредитны амнистияләү хакында сөйли башладылар. Ләкин моны дөрес аңларга кирәк: бу – банк синең кредитыңны кичерде, дигән сүз түгел. Аны син, һичшиксез, түлисең! Син бу бурычтан беркая да качып котыла алмыйсың! Сүз кредитларын кичектереп түләгән кешеләр турында бара. Бу чара миллион ярым халыкны янә кредит базарына кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Кредитын кичектереп түләгән кешегә кредит бирмәскә дигән законның юкка чыгуы банк-лар өчен отышлы гына.
Кредит тарихы милли бюросыннан алынган саннарга караганда, илдәге 4,5 миллион кредитның яки илдәге бөтен кредитның 10 проценты кичектерелеп түләнә. Беренче яртыеллыкта андый заемның күләме 11 процентка кадәр үскән. Гомумән, кредит базарында хәлләр әйбәт түгел. Бәлкем, шуңадыр да суд приставлары: «Кредитларын кайтармаучылар ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин», – дип кисәтә. Бусы инде – соңгы чара. Тик төрмәдә утырып чыгу да сине бурычыңнан азат итми. Моңарчы андый катгый чаралар кулланылмый иде. Хәзер менә бар, кредит түләүдән читләшеп йөрүчегә ике елга төрмә яный. Дөрес, аларны күбрәк штрафка тарталар, йә мәҗбүри эшкә билгелиләр. Кайтарылмаган бурычлар саны илкүләм алганда, миллиардлар белән исәпләнә.
Татарстанда кичектерелгән кредитларның гомуми күләме 7,4 миллиард сум тәшкил итә. Республикада ипотека шартнамәсен үтәмәүчеләрне фатирларыннан куып чыгару очраклары да арта бара.
2011 елда банк яки кредит оешмаларының 33 дәгъвасы канәгатьләндерелгән булса, былтыр аның саны 62 гә җиткән. Димәк, ипотека кредитын түләмәсәң, фатирсыз калуың да ихтимал. Булдыра алсаң, иң яхшысы – кредит алмаска, банкны баетып ятмаска. Ә алдың икән, түләргә, түли алмыйсың икән, һичьюгы паникага бирелмәскә! Банктан янаулы хатлар килә башласа да шөбһәгә төшәргә ярамый. Мондый чакта түләүне кичектерү юлларын эзләргә кирәк. Шунысын истән чыгармыйк: мал-мөлкәткә бары тик суд приставы гына арест сала ала. Еш кына банклар бурычны кайтару мәшәкатен коллекторлар кулына тапшыра. Ул моны бу хакта килешүдә искәртелгән булган очракта гына эшли ала. Каршымда утырган ханым боларның берсен дә белми. Хәзер инде белмәс тә. «Килешүләрне ертып ташладым», – дип тора бит әнә...
Ул янымда булып киткәннән соң, өч атналап вакыт узды. Саубуллашканда, ханым мин биргән киңәшләрне тотарга – мәшгульлек үзәгенә барып исәпкә басарга, аннан алган белешмәне банкларга илтеп тапшырырга, кредит түләүне кичектереп торуларын сорап, гариза язарга вәгъдә бирде. «Мин шалтыратканда телефоныңны ал», – дидем. «Үлеп котылсаң гына...»ны уеңа да кертеп карама», дип кисәттем дә әле. Ул минем белән килеште. «Чарасызлыктан», – дип, бу уеннан кире кайтуын белдергән иде. Ләкин менә кайчаннан бирле аның белән элемтәгә керергә азапланам, телефонын ала да шундук сүндереп куя. Коллекторлар шалтырата дип уйлый микән инде?! Башлар гына исән булсын. Ә авырлыктан чыгу юлы барыбер бер табыла ул...
Кредит – ул шундый нәрсә инде: аны алганчы, иң элек, бирәсеңне уйла. Алган кадәрле генә түгел, күпкә арттырып бирәсеңне уйла. Процент ставкалары кәгазьдә бер төрле, ә түләгәндә икенче төрле булуы да ихтимал.
Документлар тутырып йөргәндә иң беренче бездән: «Поручительләрегез кем?» – дип сорыйлар. Бурычлы зат үтәргә тиешле йөкләмәне тулысынча яки өлешчә үтәүне үз өстенә алучыларны шулай дип атыйлар. Шуңа күрә алардан да бөтен документларны тутыруны таләп итәләр. Күпвакыт кемгәдер поручитель булып барганда килешүдәге мөһимнән-мөһим юлларга без игътибар итеп җиткермибез дә. Ә юкка?! Поручитель булып кул кую ул – шушы кредитны түләүне, әгәр заемщикка бер-бер хәл була калса, яисә ул түләүдән баш тартып, качып йөри башласа, синең җилкәгә йөклиләр дигән сүз.
Бервакыт шулай танышым сөйли. Тавышыннан ук сизеп торам – нидер булган. «Күз алдына китерәсеңме шундый хәлне: миңа күршемнең кредитын түләргә кушалар», – ди.
– Күршеңә поручитель идеңме? – дим.
– Әйе, – ди танышым, – аның нәрсәсе бар дип уйладым. Үзенең күптән инде күренгәне юк.
– Эләктең, алайса. Кредит – синеке, – дим.
Мондый очракта адвокат белән киңәшергә тәкъдим итәр идем. Чөнки, әлеге дә баягы, килешүдә поручитель файдасына булган җөмләләр дә аз түгел. Тик бу хакта белергә генә кирәк. Әлбәттә, айлар, еллар буе банк юлында йөрү – үзенә күрә бер стресс ул. Акча дөрес җибәрелдеме, барып җиттеме, кредитыңны түләп бетергәнче (хәер, банкның моңа хокукы юк), берәр сюрприз ясап куймаслармы? Әле вакытында исәп-хисапны өзеп барсаң да таманга гына туры килә. Кредит белән яшәве дә авыр, кредит алмасаң да, авыр. Процент ставкаларын киметсәләр генә
инде...
Коллекторлар агентлыгы төшенчәсе безгә Америка Кушма Штатларыннан килеп кергән. Асылда ул кредитор белән бурычлы кеше арасында (билгеле бер процентка бурыч кайтаруны үз өстенә алган) арадашчы ролен уйный.
Безнең илдә беренче коллекторлар агентлыклары банкларның бала (иярчен) предприятиеләре буларак эшли башлаган. Һәм алар бары банкларның бурычларын кайтару белән генә шөгыльләнгән.
Күп кенә илләрдә аларның хокуклары закон белән чикләнгән. Мәсәлән, АКШта закон буенча коллекторның бурычлы кешегә төнлә шалтыратып, теңкәсенә тияргә, аны эзәрлекләргә, гомумән, хакы юк. Бездә исә андый законнар әлегә юк. Әмма аларның эшчәнлеге кеше хокуклары турында каралган чикләрне узарга тиеш түгел.
Коллекторлар башта телефоннан шалтырата. Аннан бурычы турында искәртеп хат җибәрә. Болар да нәтиҗәсез калса гына, өйгә килә. Хокук сагында торучылар фикеренчә, коллекторлар эшчәнлегенең бездә хокукый нигезе юк. Алар Россия Федерациясенең Гражданнар Кодексына таянып эш итә. Шулай булгач, коллектор төнге вакытта тынычлык бозып шалтыратса, аның үзен административ җаваплылыкка тартып була.
фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк