Кеше туа, яши, өйрәнә, иҗат итә... Үзеннән соң җир йөзендә нинди дә булса эз калдыра. Композитор Зиннур Мөхәммәтдинов – әнә шундый кешеләрнең берсе. Татарстан дәүләт арүхивында аңа кагылышлы документлар саклана.
Ул миңа ике туган бабам тиешле. Белүемчә, бабамның музыкаль белеме булмаган. Ләкин белем алуы турындагы таныклыгы булмау гына аңа гармунда өздереп уйнарга һәм көйләр иҗат итәргә һич кенә дә комачауламаган. Архивтагы документлар арасында Зиннур бабамның җидееллык мәктәпне тәмамлавы турында таныклык та бар.
Язмышны аңа карата артык миһербанлы булган дип әйтеп булмый. 1943 елны 17 яшьлек егетне Бондюг районы военкоматы сугышка озата. Озакламый сугыш тәмамлана, иркен сулыш алып, алдагы хыялларга таба барырга юллар ачыла. Зиннур Мөхәммәтдинов иң беренче эше итеп Казан театр училищесына укырга керергә карар кыла.
Ләкин... 1949 елның 29 мартында аны Магадан өлкәсенә сөрәләр. Язмышның усал шаяртуы, очраклылык... Колыманың алтын приискларында алтын юдыра ул. Нинди шартларда яшәүләрен һәм эшләүләрен әйтеп тору кирәкме икән? Алай да исән кала ул. 1959 елда, ниһаять, иреккә чыгарыла. Әмма бары 1975 елда гына аклана.
Туган якларына кайтып, киномеханик һөнәренә өйрәнә, авыл клубында кино күрсәтүче булып эшли башлый. 1983 елда «ТАССР»ның иң яхшы киномеханигы» дигән мактаулы исемгә лаек була. 1987 елда исә аңа икенче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены бирелә.
Ул чорларда бабам турында матбугатта күп язалар. Үзен композитор буларак сынап караган Зиннур Мөхәммәтовның көйләре сәхнәләрдән яңгырый. «Тормыш җыры» пьесасына көй яза. Заманында бу җырны халык теленнән дә төшерми. Күрше авылларда яшьләр куйган «Чишмә буенда» спектакле дә гаҗәеп уңыш казана. Аның да көен Зиннур яза. Тиздән ул «Егет моңы» дип исемләнгән тагын бер җыр иҗат итә. Тора-бара аның исемен «Вәгъдә» дип үзгәртәләр. Чын-чынлап халык җыры булып тарала ул. Аны Зиннур Мөхәммәтов язганын хәтта үз туганнары да 1989 елның 12 мартында «Социалистик Татарстан» газетасыннан укып кына беләләр.
1991 елны «Сөембикә» журналының ноябрь санында Зиннурның «Каз өмәсе» дигән җыры басылып чыга. Җырның сүзләрен Саҗидә Сөйләманова язган.
Эльмира ДОСМАНОВА,
Татарстан Республикасының Дәүләт архивы хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк