Аякларга массаж – стресска каршы иң яхшы процедура-ларның берсе. Шунысы мөһим: белгеч кабинетында гына түгел, аны өй шартларында да ясарга мөмкин. Үкчәгә, балтырга дөрес итеп ясалган массаж бөтен аруны бетерер, көне буе йөреп арыган аяклар җиңеләеп китеп, шешләре кайтыр.
Аякларга массаж – стресска каршы иң яхшы процедура-ларның берсе. Шунысы мөһим: белгеч кабинетында гына түгел, аны өй шартларында да ясарга мөмкин. Үкчәгә, балтырга дөрес итеп ясалган массаж бөтен аруны бетерер, көне буе йөреп арыган аяклар җиңеләеп китеп, шешләре кайтыр. Аны көн саен ясап, соңрак аякларыгызны бераз булса да күтәреп ятарга гадәтләнегез. Массажны тәмле исле крем йә май белән ясасагыз, ләззәт икеләтә артыр. Шунысы да бар: аяк табанында 70 меңнән артык нерв очлары һәм органнар белән бәйләнеше булган нокталар бар. Димәк, ул яктан да файдалы булачак. Массаж техникасын даими экспертыбыз Ләйсән САБИТОВА өйрәтә.
Аяк табаны астыннан бот төбенә кадәр баскалап чыгабыз. Бу күнегүне өч тапкыр ясыйбыз.
Балтырны ике куллап ышкыйбыз да «кычыткан» күнегүен ясыйбыз.
Тубык сөягенә аерым игътибар бирергә кирәк. Аның тирәсен яхшылап массажлыйбыз, ике кул белән тотабыз да кулларны капма-каршы якка әкрен генә тартабыз.
Тубык сөяге сеңерен бер кул белән нык-лап тартып тотып, аяк очын әле үзеңә таба, әле читкә хәрәкәт иттерәбез. Бу күнегүне биш-алты тапкыр ясыйбыз.
Аяк бармакларының һәрберсен буын тирәсендә әле бер якка, әле икенче якка боргалыйбыз.
Аяк бармаклары арасына кул бармакларын тыгып, җайлап кына өскә таба тартабыз.
Үкчәдән башлап бармак очларына кадәр бармак буыннары белән берничә кат ышкып чыгабыз.
Аннан соң шуны ук бары баш бармаклар ярдәмендә генә эшлибез.
Аяк бармаклары арасыннан өскә таба кул бармаклары белән йөртеп чыгабыз да, аяк йөзен ике якка таба ышкыйбыз.
Ике кул белән аяк очыннан тотып, бар-макларны бер-берсеннән аергалап алабыз. QR-код аша кереп, күнегүләрне видеодан да карап ясый аласыз.
Фото һәм видео: Анна Арахамия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк