Логотип
Матурлык

Интеллекты югары хатын-кыз сумкасында бу 8 предмет һәрчак була

Сезнең сумкада да бармы ул әйберләр?

Тарак

Үзен карап йөртүче пөхтә-җыйнак хатын-кыз матур образының нинди детальләрдә яшеренгәнен яхшы белә. Шуңа сумкасында һәрвакыт кечкенә тарак йөртә.

 

Блокнот һәм ручка

Һәм, әлбәттә, үзе белән блокнот, ручка да алырга онытмый. Очрашулар вакыты, мөһим бурычлар гына түгел, көтмәгәндә башка килгән идеяләр дә теркәлә ул блокнотка. Ручка, блокнот вакытны дөрес бүләргә, күп нәрсәне истә тотарга, гармониядә яшәргә ярдәм итә.

 

Кул кремы

Нәфис куллар су, коры һава һәм салкын тәэсиренә бик бирешүчән була. Шуңа күрә кечкенә генә тюбикта крем йөртү дә урынлы. 

 

Шешә белән су

Су эчүнең дөрес режимын саклау сәламәтлек өчен бик файдалы. Организмы турында даими кайгыртып торган хатыннар бик яхшы аңлый моны. Тиешенчә сыеклык тире сәламәтлеге өчен бик мөһим, ул шулай ук организмны туклыклы матдәләр белән туендыра.

 

Көзге

Зирәк кызлар тышкы кыяфәтләренә һәрвакыт игътибарлы. Кибет витринасына карап чәчләрен рәтләми инде алар. Кирәк вакытта кечкенә көзгеңә генә күз саласың.

 

Хуш исле май

Шулай ук сумкагызда урын алсын. Аның берничә тамчысы да кәефне күтәреп җибәрә, гармония тудыра.

 

Дымлы кечкенә салфеткалар

Антибактериаль салфеткаларның кирәк булмаган чагы юк бугай! Транспортка утырсаң да, төрле әйберләргә кулың тисә дә, киемнәр тапланса да, шул салфеткаларны эзли башлыйбыз сумкадан. 

 

Кечкенә аптечка

Дарулар йә җәрәхәтне дезинфекцияли торган сыеклыклар гел кирәк булып тора!  Акыллы хатыннар үзләренә кирәк даруны беркайчан да онытып калдырмыйлар, алар гел сумкада була.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар